Главная » 2009 » Ноябрь » 13 » Мөгаллим Фәрит хәзрәтебез Русия Армия сафларыннан хезмәт итеп кайтты.
19:15 Мөгаллим Фәрит хәзрәтебез Русия Армия сафларыннан хезмәт итеп кайтты. | |
Мөхтәрәм авылдашлар! Авылыбыз мөселманнары өчен яхшы хәбәр бар. Армия сафларыннан хезмәт итеп мөгаллимебез Фәрит хәзрәт кайтты. Армиягә китәр алдыннан Казанның Ислам университетын тәмамлап безнең якларда практикада булып, балаларны укыткан иде. Кыска вакыт өчендә Фәрит хәзрәтне халкыбыз бик тиз үз итәргә өлгерде, бигрәктә җомга намазларында эчтәлекле вәгазьләре белән күңелләргз сихәт биргән иде, балаларны яратып укытуы белән шатландырган иде. Менә илебезгә булган бурычны җиренә җиткезеп, аны үтәп кайтты. Киләчәктә, үзе Казан егете булуына карамастан, әти-әнисенең ризалыклары белән, Урмай авылында балалар белән эшләргә , аларны укытырга булды. Чыннан да бу безнең өчен шатлыклы хәбәр. Укытуны дүшәмбе, безнеңчә баш көннән, Урмай авылының социаль мәдәният үзәгендә урнашкан татар фольклор бүлегендә укучы балалар белән башларга булды. Аннан әкертен генә башка балаларны да укытуга тарту исәп. Алар артыннан олы апалар, абзыйлар да Ислам дине буенча дәресләрне Фәрит хәзрәттән ала башларлар.
Олы чаралардан беренчесе Урмай авылының социаль мәдәният үзәгендә Корбан аена багышланган бәйрәмне уздыру. Бу көнне бер сыер, яки угезне корбан чалып, шунда корбан ашлары пешереп балаларны, ятимнәрне, олы яшьтәгеләрне сыйлап, мәдәни программа әзерләп ял иттереп җибәрү. Болар инде барысы да Урмай авылы иҗтимагый Советы, ЧР милли - мәдәният мөхтәрияте, Урмай авылының социаль мәдәният үзәге хезмәткәрләре һәм Урмай авылының 45 нче мәхәлләсе тырышлыгында үтәчәк. Фәрит хәзрәткә уңышлар телик, теләгәненә ирешсен, балаларыбызга аң зиһен бирсен. Хәерле сәгатьтә! | |
|
Всего комментариев: 2 | |
| |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...