Главная » 2011 » Декабрь » 1 » Көмеш каләм :МББУ “-Сарман гимназиясе”нең 7 нче А сыйныфы укучысы Хщкимуллина Регина
16:18
Көмеш каләм :МББУ “-Сарман гимназиясе”нең 7 нче А сыйныфы укучысы Хщкимуллина Регина

МББУ "-Сарман гимназиясе”нең 7 нче А сыйныфы укучысы  Хәкимуллина Регинаның "Минем шәҗәрәм” бәйгесенә тәкъдим ителгән иншасы.  

     Шәҗәрә - нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән схема. Ата-бабайлар узган юл – үз халкың тарихы, ил тарихы ул. Җиде буыныңны белергә, белмәсәң, алар турында турында мәгълуматларна эзләп табарга кирәк.

     Мин кечкенәдән әти-әни авызыннан нәсел агачыбыз турында ишетеп үстем. Әлеге шәҗәрәдә мин җиденче буын. Мин Сарман гимназиясендә 7 нче сыйныфта укыйм. Әнием Зөлфия Янурыс авылында туган. Бүгенге көндә Каташ Каран авылында башлангыч сыйныф балаларына белем бирә. Безнең бабайлар нәселе элек-электән эш сөючәнлеге белән дан тоткан. Итек басу, мич чыгару осталары булган. Әтиемнең әтисе Мансур бабай Янурыс авылында 1938 нче елда туган. Бабайның сеңлесе Нәҗибә апа Сарманда яши. Бабай гомер буе тракторда эшләгән һәм хәзер дә итекләргә олтан сала. Бу һөнәр аның әтисе Тимергали бабайдан күчкән. Мансур бабайга алты яшь булганда, сугыштан ул әйләнеп кайтмаган. Тимергали бабай оста итекче булган. Өченче буын нәселебезне Ильяс бабай дәвам итә. Ул кешеләргә мич чыгарган. Аны авылда бик хөрмәт иткәннәр. Дүртенче буын Әюп бабай. Ул гомер буе кохозда эшләгән. Бишенче буын Гыйздатулла бабам.

    Әйе, вакыт йөгерә... Яңа буыннар җиргә килә тора. Нәсел-нәсәбеңне онытмас өчен, үзеңнең гаилә шәҗәрәсен белергә кирәк. Әгәр дә бабайларыбызны онытсак, берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар. Шуны хәтердән чыгармаска иде.

   Әгәр дә нәсел җебебез өзелмәсен, керләнмәсен дисәк, хәрам малдан, намус кушмаган эштән тыелыйк. Шул кагыйдәләрне үтәү үз нәселең турында кайгырту була да инде. Үзебезнең нәсел агачына беркайчан да тап төшермик. Киләчәк буыннар безне бары тик яхшы яктан гына искә алсыннар.. Без - киләчәге бар милләт.

         Бу дөньяда кеше булып туганбыз, кеше исемен йөртәбез икән, кешелек сыйфатларын югалтмыйча яшәргә язсын.

 

Просмотров: 580 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...