Главная » 2011 » Декабрь » 1 » Көмеш каләм :МББУ “-Сарман гимназиясе”нең 7 нче А сыйныфы укучысы Хәсәнова Дания
16:24
Көмеш каләм :МББУ “-Сарман гимназиясе”нең 7 нче А сыйныфы укучысы Хәсәнова Дания

МББУ "-Сарман гимназиясе”нең 7 нче А сыйныфы укучысы  Хәсәнова Даниянең "Минем шәҗәрәм” бәйгесенә тәкъдим ителгән иншасы. 

      Мөселман булган кеше үзенең әти һәм әнисе ягыннан бабалары исемнәрен җиде буынга кадәр белеп, алар рухына дога укырга тиеш була. Әгәр дә син галим икәнсең, тугызынчы буын бабаңны белү мәҗбүри булган.

      Мин үземнең унбер буынымны беләм. Беренче буында мин ъзем Хәсәнова Дания Илдар кызы. Бүгенге көндә Сарман гимназиясенең 6 нчы сыйныфында укыйм. Икенче буын булып минем әнием Хәсәнова Гөлнара Гөлүс кызы тора. Ул ОАО "Таттелеком” оешмасында белгеч булып эшли. Өченче буында әниемнең әтисе Фазуллин Гөлүс Мөбәрәк улы тора. Ул ОАО "Таттелеком” оешмасының җитәкчесе иде, 2088 нче елда вафат булды. Дүртенче буын бабамның әтисе Фазуллин Мөбәрәкҗан Фәйзулла улы тора. Ул 1919-1972 нче елддада яшәгән. Бишенче буын Фәйзулла бай булган. Алтынчы буында Юныс бабай, җиденче буындп Гыйбадулла бабай, сигезенче бунда Зәйнулла бабай торган. Ул 1810-1876 нчы елларда яшәгән. Тугызынчы буын Гобәйдулла Габдерәшит бабай. Унынчы буында Госман бабай торса, унберенче буын Алмакай бабай булган.

         Вакыт чаба. Яңадан-яңа буыннар җиргә килә тора. Буыннарны онытмыйк, һәрчак истә тотыйк, алар белән горурланыйк. Туган җиребезне, илебезне, авылыбызны онытмыйк.

 

 

Просмотров: 520 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...