Главная » 2011 » Декабрь » 1 » Көмеш каләм :МББУ “-Сарман гимназиясе”нең 6 нчы Б сыйныфы укучысы Хөснимәрдәнов Ренат
16:20
Көмеш каләм :МББУ “-Сарман гимназиясе”нең 6 нчы Б сыйныфы укучысы Хөснимәрдәнов Ренат

МББУ "-Сарман гимназиясе”нең 6 нчы Б сыйныфы укучысы Хөснимәрдәнов Ренатның "Минем шәҗәрәм” бәйгесенә тәкъдим ителгән иншасы. 

    Шәҗәрә сүзе татар телендә нәсел-ыру тарихы дигән мәгънәдә файдаланыла. Татар халкы бик борынгы заманнардан ук нәсел тарихын язуга зур әһәмият биргән. Шәҗәрә аркылы кешеләр ата-бабаларының дәвамчысы булуларына төшенгәннәр. Нәсел шәҗәрәсен белү аларда туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә, туганнарга, кардәш-ыруга, күрше-күләнгә хөрмәт һәм кайгырту-чанлык күрсәтеп яшәргә кирәклеген искәртеп торган. Ыруглык,  кан-кардәшлек — ата-бабаларыбыз тормышында көчле чагылыш тапкан хис.

    Нәсел тарихы – тормыш дәреслеге ул, чөнки һәр чорның авырлыклары иң беренче булып кешегә төшә, һәр нәсел аларны үзенчә кичерә, үзенә сабак туплый. Иман да, әхлаксызлык та гаиләдә бөреләнә, тәрбия алымнары бер буыннан икенчесенә күчә бара. Нәселеңнең тарихын белү киләчәгеңә карата җаваплылыкны арттыра, уйланылмаган адымнардан саклый.Шәҗәрәләрдә ил тарихы чагылыш таба, чөнки нәсел–ыру тарихы халкыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше ул.

      Шәҗәрә - нәсел агачы, тәрбиянең асыл ташы. "Карама асылына – каара нәселенә ", - дип юкка гына әйтмәгәннәр картлар. Кешеләр шәҗәрә аша үзләренең бабаларын әбиләрен таба алалар. Алар кем булганнаор, кайда яшәгәннәр, кайда эшләгәннәр. Туганнарны барлар өчен, тарихны белер өчен хөрмәт итү һәм горурлану өчен кеше үзенең шәҗәрәсен булдырырга тиеш. Әтием ягыннан мин 4 буынны беләм. Мин Хөснимәрданов Ренат, бүгенге көндә Сарман гимназиясенең 6 нчы сыйныфында укыйм, Әтиемнең әтисе Хөснимәрданов Ләис Мөхәммәтҗан улы, пенсиядә, элекке Ләке авыл советы рәисе булган. Бабамның әтисе Мөхәммәтҗан бабай, Бөек Ватан сугышы ветераны, " Дружба” колхозының хисапчысы булган. Аның әтисе Хөснимәрдан бабай.

       Һәр кеше үзенең туганнарын белергә һәм исемнәрен шәҗәрәгә кертергә тиеш.

Просмотров: 618 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...