Главная » 2011 » Декабрь » 1 » МББУ “Сарман гимназиясе”нең 6 нчы Б сыйныфы укучысы Бәйрамов Алмаз
16:16
МББУ “Сарман гимназиясе”нең 6 нчы Б сыйныфы укучысы Бәйрамов Алмаз

МББУ "Сарман гимназиясе”нең 6  нчы Б сыйныфы укучысы Бәйрамов Алмазның "Минем шәҗәрәм” бәйгесенә тәкъдим ителгән иншасы. 

     Шәҗәрә сүзенең бүгенге татар әдәби телендә төп мәгънәсе нәсел-ыру тарихы дигән тәгъбиргә туры килә. Нәсел-ыру тарихлары белән кызыксыну инсаният дөньясындагы күп халыкларга мәгълүм. Шәҗәрәләр белән шөгыльләнү һәм аны белү төркиләрдә, гарәпләрдә, германнарда, урысларда киң таралган.

      Һәркемнең үзенең нәсел агачын – шәҗәрәсен белергә хакы бар. Шәҗәрә туганнарны, әби-бабайларны белү өчен, үз нәселең белән горурлану өчен кирәк. Безнең өйдә дә нәсел агачы бар. Ул әни ягыннан төзелгән. Беренче буын булып мин үзем Бәйрамов Алмаз торам. Бүгенге көндә Сарман гимазиясенең 6 нчы сыйныфында укыйм. Икенче буында әнием Бәйрәмова Шәмсия тора. Ул базарда     сатучы булып эшли. Өченче буында әниемнең-әтисе-әнисе Фәрхетдинов Мәксуд һәм Әминә киләләр. Бүгенге көндә алар лаеклы ялда. Дүртенче буында бабайның әтисе-әнисе Миңлегали һәм Фәрхениса тора. Бүгенге көндә алар инде безнең арада юк. Бишенче буында Фәрхетдин бабай булган. Аннан соңгы буынга китсәк. Гыйләҗетдин, Хәбибулла, Гобәйдулла, Габдерәшит, Госман бабайлар Алмакай нәселенә барып тоташа. Алмакай нәселенең 1650-1700 нче елларда яшәве билгеле. Бүгенге тыныч, матур тормышта яшәвебездз без әби-бабайларга рәхмәтле булырга тиешбез. Шәҗәрә агачы безнең киләчәк буыннарга да үрнәк булырлык итеп дәвам ителсен иде. Мин үземнең борынгы заманнардан ук килгән нәсел агачының бер тармагы булуым беләм горурланам.

Просмотров: 698 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...