Главная » 2011 » Декабрь » 1 » Көмеш каләм : МБББУ “Сарман гимназиясе”нең 7 нче А сыйныфы укучысы Нәгыймова Гөлинә
16:48
Көмеш каләм : МБББУ “Сарман гимназиясе”нең 7 нче А сыйныфы укучысы Нәгыймова Гөлинә

МБББУ "Сарман гимназиясе”нең 7 нче А  сыйныфы укучысы Нәгыймова Гөлинәнең "Минем шәҗәрәм” бәйгесенә тәкъдим ителгән эше. 

Шәҗәрә - нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән схема, агач. Һәр кеше үзенең җиде буынын да яхшы белергә тиеш. Белмәсәң нәрсә була соң? Кызыксынып булса да, 4 яки 6 буынны гына булса да үзеңнең нәселеңә, үз әби-бабаларыңа хөрмәт белән генә булса да, белергә кирәк. Дәү бабаларың һәм әбиләрең безгә күпме яхшылык эшләгәннәр. Без бу якты дөньяда яшәсеннәр дип тырышканнар. Бөтендөнья сугышында үзләренең гомерләрен кызганмаганнар. Болар барысы да безнең өчен һәм башка балалар өчен. Шуның өчен генә булса да, хөрмәт йөзеннән  белү мәҗбүри. Шәҗәрә төзү эше белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Кемнәрдер аңа мөрәҗәгать итә, ә кайберләре үзләре барлап тора. Сарманның үзендә яшәп иҗат итүче Дамир Гарифуллин язучы гына түгел, ә шәҗәрәче дә әле. Ул "Сарман”газетасында Нәгыймовларның нәсел агачын да бастырган.

Шәҗәрәдә беренче буын булып мин торам. Мин әлегә Сарман гимназиясендә 7 нче сыйныфта укыйм, икенче буын булып минем әтием Фәрит тора, ул төзүче булып эшли. Аның әтисе Габделбар өченче буын бабай  тора. Әби гомер буе сыер савучы һәм терлекче булып эшләгән. Хәзер инде ул лаеклы ялда. Дүртенче буында Габделкәрим бабай торган. Ул хисапчы булып эшләгән. Бишенче буында Габделмәҗит бабай торган, ул мулла булган, балаларга сабак биргән., өч тапкыр хаҗга барган. Ләкин өченчесендә әйләнеп кайта алмаган. Хаҗи карт алтынчы буында, ә Гыйззәтулла бабай җиденче буында торганнар. Кызганычка каршы, мин аларның кем булып эшләгәннәрен белмим.

Бүгенге көндә шәҗәрәләр ясау зур мәшәкат түгел, чөнки мәгълуматны китаплардан да интернеттан да эзләп була. Алар белән куллана белергә генә кирәк.

Үз нәселеңне белеп, аны кәгазьгә төшерергә генә кирәк. Алдагы буынга аны түкмичз, чәчмичә тапшырасы гына кала. Нәселеңне белмәү ул үзеңне белмәү белән бер. Шуңа күрә борынгы бабабаларыбызга хөрмәт белән карыйк, рухларына дога булып ирешсен өчен нәсел-ыруыбызны вакытында барлыйк.

 

 

Просмотров: 654 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...