Главная » 2011 » Декабрь » 1 » Көмеш каләм :МБББУ “Сарман гимназиясе”нең 7 нче А сыйныфы укучысы Хәкимуллина Зилә
16:32
Көмеш каләм :МБББУ “Сарман гимназиясе”нең 7 нче А сыйныфы укучысы Хәкимуллина Зилә

МБББУ "Сарман гимназиясе”нең 7 нче А  сыйныфы укучысы Хәкимуллина Зиләнең "Минем шәҗәрәм” бәйгесенә тәкъдим ителгән эше. 

Шәҗәрә сүзе ул – нәсел-ыру дигәнне аңлата. Татар халкы бик борынгы заманнардан ук нәсел-ыру тарихын язуга зур әһәмият биргән. Шәҗәрә аркылы кешеләр ата-бабаларының дәвамчысы булуларына төшенгәннәр.Шәҗәрәне белү аларда туган илгә, җиргә, телгә мәхәббәтсак караш тәрбияләргә, туганнарга, кардәшләргә, күрше-күләнгә хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтеп яшәргә кирәклеген кисәтеп торган.

Татар халкының күбесе – мөселманнар.Мөселман дине һәр кешедән җиде буын бабалары рухына дога укырга кирәклеген искәртә.

 "Ата-анага игелекле бала бул”, - диләр.

Олы кешеләр яшьләргә изге теләкләр теләгәндә, киңәшләр биргәндә: ата-аналарын, милләтен, ата-бабаларының изге туфрагын хөрмәт итеп, кадерләп караганнарны халык та хөрмәт итә, игелекле бала дип атый.

Туган-тумачаңны, нәсел-нәсебеңне белмичә, туган җирнең, туган илеңнең үткәнен, халкыңның тарихын белеп булмый.

Шәҗәрәләр безгә халкыбызны үткән юлын, чал тарихын сөйли. Кешеләрнең, гаиләләрнең өзелмәс җепләр белән уралган язмышлары аша без бүген төрле җирләрдә сибелеп яшәгән татарларның кан-кардәш икәнен күрәбез.

Мин нәсел агачымны белү, эзләү –изге эш дип уйлыйм. Шәҗәрәнең беренче буыны мин үзем, бүгенге көндә Сарман гимназиясенең 7 нче А сыйныфында белем алам.

Икенче буын минем әнием -  Сәвия. Ул район судында эшли.

Өченче буын минем Нәҗип бабам.. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда, Мортыш-Тамак авылында яши.

Дүртенче буын бабам – Габделкотдус. Ул 1901 нче елда, колхозчы гаиләсендә туган, 1941 нче елда сугышка китеп вафат булган.

Бишенче буын бабам – Габделкотдусныңң әтисе Сәхибетдин бабам булган. Ул 1852 нче елда гаиләздә икенче бала булып дөньяга килә.

Алтынчы буын бабам – Сәхибетдин бабамның әтисе –Сайран, 1821 нче елда туган. Ул бик ишле гаиләдә үскән.

Җиденче һәм аннан да алдагы бабаларымны мин әниемнең әбисе Өммегөлсем әбиемнең буыннан-буынга күчеп йөргән Коръән китабы тышында язылып сакланган язмадан карап беләм. Дөрес, анда гарәпчә язылган. Әбием аларны әниемә татар телендә әйтеп яздырган. Сайран бабамның әтисе Габделмәҗит  тора.. Ул 1785 нче елда туып, бик күп ат асраган, алма бакчасы үстергән. Шуларны сатып көн күргән. Сигезенче буын Ишгол бабам 1758 нче елда туган. Ә  инде аның әтисе Ишбулды 1730 нчы елда туган, ул буыныбызның 10 нчы чылбыры. 11 нче булып Ишмәмәт бабай тораю Ул 1700 нче елда туган. Шунысы кызганыч: мин сигезенче буыннан башлап бабамнарның нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен белмим.

Кеше нәселе имән агачы кебек: үзәге нык, таза була, ул яши, яңара. Ишмәмәт, Ишбулды, Ишгол, Габделмәҗит, Сайран, Сәхибетдин, Габделкотдус, Нәҗип бабамнардан калган нәсел агачыбыз, шәкер, бүген дә исән. Ә без оныклары, аны онытмаска, корытмаска һәм алдагы буынга түкми-чәчми тапшырырга тиешбез.

Просмотров: 729 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...