Кемнең гомер язмышы ничек, эчәчәк суы кайда, никахы кем белән икәнне, аның тәкъдирен беркем дә әйтә алмый. Аллага тәгалә аңа язып
куйган, без шуңа риза булып чын мәхәббәттә яшәргә генә тиешбез. Менә, Казан шәһәрендә
туып-үсеп, Казан мәдрәсәсен тәмамлаган Якуб улы Фәрит Гариповта муаллим булып
Урмай авылына бер җәйгә генә килә. Баксаң, аның исәбе, әти-әнисенең туган авылы Арча
якларына кайтып балаларны укытырга иде. Мәдрәсәнең олы хәзрәтләре Урмай авылына кайтып бер җәй генә укыт дип үгетләгәннәр. Яшь муаллим Фәрит хәзрәт шуңа ризалашкан, тик инде 6 ел ул Урмай авылыннан
китә алмый, хәтта китәргә теләге дә юк.
Аның Аллага тәгаләгә булган мәхәббәте , аның тормышын Урмай авылы белән
бәйләгән. Монда ул теләктәшләр тапкан, алар аны үз итеп каршы алганнар,
яратканнар. Аның тормыш иптәше дә Урмай авылыннан булып чыкты, хәтта туачак баласы , кызы Тәслимә дә Урмай
авылы кызы булып туды.
Менә шул шатлыктан, Фәрит хәзрәтнең Аллага тәгаләгә булган иксез – чиксез мәхәббәте аркылы, Урмай авылы гореф-гадәтләренә таянып бала
бәйрәме "Бәбәй чәе” ашына , авылның үзәк
мәчетенә Фәрит муаллимнең дуслары, шәкертләре, остазлары җыелды. Казан шәһәреннән
Фәрит муаллимнең әтисе Якуб әфәнде һәм
әнисе кайтса, Чабаксар шәһәреннән остазы Марат әфәнде, Канаштан Ринат әфәнде,
Чичкан авылыннан республика мөселманнары Диния нәзәрәте Казые Сәетзада хәзрәт
Гыймаев, Урмай авылы мөхтәсибе Хамидулла хәзрәт, Урмай авылының тагын бер
мәхаллә Имамы Фәнис хәзрәт һәм башка бик күп кенә хаҗилар, кунаклар, шәкертләр килгән
иде. Шатлыклы күренеш, үзәк мәчеттә балаларны укыту өчен беренче катта укыту сыйныфлары
булдырганнар. Нинди шатлык, авылның өч мәчет каршында да Ислам дине дәресләре укытыла башланды. Үзәк мәчетттә, егерме ел беркемдә кулланмаган бинаның бу элешен, ремонтлаганнар, шәп итеп евротакталар белән тышлап укыту өчен
бина ясаганнар.
Бәбәй чәе мәҗлесен Коръән укып башладылар. Шунсы ихтирамга лаеклы, олы Казый,
Хаҗи Сәтезада хәзрәт Коръәнне укып башлап
җибәрсә, шәкертләр дәвам иттеләр. Килгән кунаклар догада булып Тәслимәгә иманлы бала булып үсәргә,
әти-әнисенә, әби-бабаларга мәхәббәттә, саулыклы гомер кичерергә теләктә булдылар.
|