Главная » 2011 » Ноябрь » 15 » Әлибаш авылында бәйрәм булып узды
07:25
Әлибаш авылында бәйрәм булып узды

Әлибаш авылында татар һәм чуваш халыкларының җыр моңнары яңгырады. "Соң булсада , уң булсын" -  дип Әлибаш поселениясендәге дүрт авылдан пенсионерлар, гомере буе  авыл тормышында хезмәт иткән әби-бабайлар "Олылар көне” бәйрәменә җыелдылар. Авыл хуҗалыгы рәисе Мансур улы Рәмис Мансуров, мул итеп , ике халыкны да тигез итеп, хәләл ризыклар белән өстәлләрне хәстәрләткән.  Халык белән очрашырга Комсомол район хакимияте башлыгы Геннадий Волков, Чувашстан дәүләт Советы депутаты Кияметдин Мифтахутдинов килделәр.

Килгән халыкның сораулары бар иде. Төп сорауларның берсе Кияметдин Мифтахутдиновка бирделәр : "Хезмәт ветераны өчен законның чыгуы бик яхшы, тик менә 40 ел хатын-кызларга, 45 ел ирләргә , бик күп. Өлек без, төрле елларда , төрле колхозларда эшләгәннәр архивларда сакланмаган. Нужасын күрдек, рәхәтен генә куреп булмый " диде бер агай. Аннан бер апа:  "Альтернатив газеталарда язалар, киләчәктә газ балоннары кулланудан алына, аны беркаян да алып булмаячак икән, дөресме ул? без ничек яшәрбез?”. К.Мифтахутдинов халыкны бәйрәм белән  котлады һәм сорауларга җавап бирде: "Хезмәт ветераны законын булдырыр өчен башлап Президент Федоров белән эшли башлаган идек, соңыннан Михаил Васильевич Игнатьев белән тормышка ашырдык. Республикада 2600 кешегә шушы уңайлыкны тудыра алдык. Киләчәктә икенче этап, эшләгән елларны эш стажын  35 ел хатыннарга , 40 ел  ирләргә калдырырга. Моның өчен Чувашстан Республикасы финанслар министрлыгына исәп-хисәпны санап, анализларга кушылган.  Әзрәк вакыттан өстәмә яңа закон чыгарга тиеш. Икенче сорауга җавап шундый. Чыннанда, газ балоннарын кулланучылар арасында , ярты елда гына , дистәләгән хәсрәтле очраклар булды. Дистәләгән үлем очраклары булды. Шулай да, газ балоннары сатуда булмый дигән сүз түгел. Аны лицензияле организацияләр сатарга тиеш булачак. Аның өчен тәртип кирәк, ә ул булачак”.

Бәйрәм барышында халык исеме йөреткән "Мишәр” фольклор һәм эстрада ансамбле группасы халык һәм замана авторларының җырларын җырлап килгән кунакларны шатландырдылар. Гомере буе шофер булып эшләгән бер агай, соңыннан сәһнә янына килеп, микрофонны алып, килгән артистларга рәхмәтен әйтте: ” Мин өлек автобус белән артистларны күп йөретә идем. Менә, Илдус Шәйдуллин кечкенә малай иде, ул вакытта ук ул җырлаганда бөтен халык аның янынаомтыла иде, аны ишетергә, күрергә. Менә 20 еллар вакыт үтте, ул инде олыгаеп киткән, үзе укытучы-җырчы. Мин, чуваш булсам,  гел "Мишәр” ансамбленең һәм Илдус Шәйдуллинның иҗаты белән танышып күзәтеп барам, аларның шулай дөнья гизеп йөрүләренә шатланам. Рәхмәт! Безнеңдә күңелләр күтәрелде, җаннарыбызга нур иңде”.

Тамара Федоровна Фәткуллина, авыл клубында  эшләп пенсиягә чыгып Канаш шәһәрендә яши. Соңгы сүзне ул алды: "Мин Канашта яшим, мондый бәйрәмнәрдә бик катнашканым юк. Бүгенге бәйрәмне оештыручыларга, бигрәктә, авыл хуҗалыгы беркемгә дә кирәкмәгән чакта , үзебезнең  авыл хуҗалыгын дәртләнеп югары дәрәҗәдә алып баручы Рәмис Мансуровичка, гомере буе халык өчен янып-көеп йөрегән, киләчәктә дә күп эшләр эшлиячәк (моңа мин ышанам)  Кияметдин Садыртдиновичка, халыкның җәүһәренә әйләнгән "Мишәр” ансамбленә һәм үзебезнең артистларга олы рәхмәтләремне белдерәм. Халкымны һәм сезне күреп шатландым һәм яңа көч алдым. Алланың рәхмәте яусын, йөрегән юлларыгызга ак җәймә, аек фикер, саулык –сәләмәтлек!”.

Просмотров: 543 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...