Главная » 2011 » Декабрь » 23 » Җәләй улы Киям Пахаловны котлыйбыз 50 яшьлек юбилее белән!
10:28
Җәләй улы Киям Пахаловны котлыйбыз 50 яшьлек юбилее белән!
Чабаксар шәһәрендә яшәүче һәм ЗАО "Дуслык" генераль директоры, Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрият Советы әгъзасе Җәләй улы Кияметдин Пахаловны 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иң изге, иң матур теләкләрне юллыйбыз.
"Ир кеше - иген басуы, хатын - иген тулы келәт", диләр. "Иген" не кадерләп саклаучы "келәт"ең белән бергә, балаларыгызның, Марат, Азат, Самат, тәүфыйклыгына, туганнарыгызның бәхетенә куанып,томыш иптәшең Гөлназ белән  соң сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә язсын.
50 яшең ишек килеп каккач, мендем димә яшьнең түренә.
Күңелеңдә калсын яз чуагы, гомер үтә диеп сүрелмә.
Сабыр да син, гади, кешелекле, кылган эшең бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен синең көннәр
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Иң изге теләкләр белән Комсомол районы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, дустың Фәрит Гыйбатдинов һәм аның гаиләсе.
Просмотров: 2741 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 4
4 Ильгизер Басыров  
0
Кыям бейрем белен сине. Саулык, бехет хем озын гомер. Салям синен семьяга.
Сможешь выйд на связь.
Нет не обижусь.
Счастье тебе и твоим близким.

3 Мәктәп администрациясе.  
0
Хөрмәтле Кыяметдин Җәләевич!
Сезне кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмегез, туган көнегез белән тәбриклибез. Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез. Кылган гамәлләрегез үзегезгә,гаиләгезгә күңел тынычлыгы китерсен.
Урмай-урта мәктәбе өчен Сез иң кадерле кешееләрнең берсе. Мәктәпкә искиткеч зур булышлык күрсәттегез: информатика кабинетыгыз укучыларны гына түгел,хәттә килгән кунакларның да исләрен җибәрә.
Укучыпар,укытучылар күңелендә Сезгә,
Бары хөрмәт, рәхмәт хисләре;
Гомерегезнең зая узмаганын
Әйтеп тора матур эшләре.

Барсы өчен Сезгә чын күңелдән,
Чын йөрәктән рәхмәт диябез.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып җирдә яшәгез.

2 Фенис Иштяков  
0
Хөрметле Кыяметдин абый!
Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор. Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә. Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасыз.
Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең. Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар. Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне!!! 50 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!

Илленче көз сезнең бусагада
Илленчесе, түгел йөзенче
Узсын әйдә, картайсыннар еллар
Картайтмагыз бары күңелеңне.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә
Янып торсын җәйге учактай
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.
Иң изге теләкләр белән: Иштяковлар гаиләсе.

1 Классташларын исеменнен Зелхабире.  
0
Херметле Кыяметдин Желеевич!
Сине туган көнең белән котлап,
иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз:
көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул!
Уй-теләклә-рең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!
Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларың-ның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!
Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын —
Шул теләкләр бездән үзеңә.
Классташларын исеменнен Зелхабире. г. Новочебоксарск.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1518
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...