Главная » 2011 » Декабрь » 2 » КОТЛЫЙБЫЗ САВЫМ-НИКАХ ҺӘМ ТУЙ КӨННӘРЕГЕЗ БЕЛӘН!
14:07
КОТЛЫЙБЫЗ САВЫМ-НИКАХ ҺӘМ ТУЙ КӨННӘРЕГЕЗ БЕЛӘН!
Бүген,  Урмай авылындә яшәүче Зиятдин кызы Гөлназ Рахимзянова һәм Комсомол авылында яшәүче Бари улы Әнәс  Шәмсетдиновларның савым-никахлашу , иртәгә туй көннәре.
 Кадерле Әнәс, кадерле Гөлназ!
 Сез бүген, Мөхәррәм аеның беренче көннәрендә, Аллаһы Тәгалә каршында кылына торган иң гүзәл гамәл башкардыгыз. Никах укыттыгыз. Никах - ул кеше гомерендә бер генә була торган мәҗлес. Сез әлеге мизгелдән башлап гаилә булып саналасыз, Гөлназ - Әнәснең хатыны, Әнәс - Гөлназның ире дигән яңа, гомерлек статус аласыз. Бүгенге көннәрегез бүтән бер кайчан да кабатланмас, кадерле көнегез.
Сезнең бүген савым-никах, иртәгә туй. Һәм инде менә кияү белән кәләшнең әти-әниләренең дә иң бәхетле көннәре кебектер бүгенге көн. Шулай булгач сезне иң матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын күңелдән котлыйм һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телим.
 Бүген сөю диңгезендә
 Рәхәтләнеп йөзегез,
Мәрхәмәтле, бәрәкәтле,
Бүгенгедәй мәхәббәтле
Булсын һәрбер көнегез!
Никахыгыз һәм туй көннәрегез котлы булсын!
Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
 Гомер буе бергә атлагыз.
Йөрәкләрдә булган сөю хисен,
Сүндермичә, мәңге саклагыз.
Бергә типсен һәрчак йөрәгегез,
Зур тормышка илтсен юл башы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын,
Бәхетегез - гомер юлдашы.
Иң изге теләкләр белән ике яктан туганнар, әти-әниләрегез, бертуганнарыз, дус-ишләрегез исеменнән сайтны алып баручы җизнәгез Фәрит Гыйбатдинов
Просмотров: 783 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 2
2 Гелгенэ Хэм Илсур  
0
Бер-берегезне табып кавышкансыз,
Икегез дэ нинди сойкемле!
Кузгэ-куз карашып елмаясыз,
Бер гол чэчэклэре шикелле!

Бер-берегезгэ ныклы терэк,
Иптэш, сердэш булыгыз,
Давыл-янгырга бирешми
Гел янэшэ торыгыз!
Котлы булсын туегыз!

1 Сулеймановлар гаиләсе  
0
Әнәс һәм Гөлназ!
Чын күңелдән сезне никахлашу көнегез белән котлыйбыз.
Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз,
Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз.
Яшәгез сез бер-берегезне яратып,
Бу җиһанга сөю нуры таратып!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...