Главная » 2011 » Март » 26 » Котлыйбыз никах көнегез белән!
17:04
Котлыйбыз никах көнегез белән!

Бүген Комсомол авылында яшәүче Мансур кызы Гөлия Садртдинова белән Шыгырдан авылында яшәүче Нурулла улы Айрат Якушевның савым-никах көннәре.

Никах - ул кеше гомерендә бер генә була торган мәҗлес. Наках - ул  туй түгел. Кеше тормышында туйлар берничә: бәби туе, законлы никахлашу, тормыш туе һәм соңгы туй. Ә мәҗлес, никах мәҗлесе ул кеше гомерендә бер генә була. Әйе, бер генә һәм кабатланмас изге мизгеллләр.

Сез әлеге мизгелдән башлап  гаилә булып саналасыз, Гөлия Айрат  хатыны, Айрат -  Гөлиянең ире дигән яңа, гомерлек статус алдыгыз. Бүгенге көнегез  бүтән бер кайчан да кабатланмас, кадерле көнегез.

Ышанмагыз әгәр сезгә бу көнне тормышыгыздагы иң матур, иң истәлекле көнегез дип тәбрик итсәләр. Бу алай түгел. Менә күрересез, ир белән хатын булып тәүге тапкыр икәүдән-икәү генә калып, бер берегезгә карап елмаюыгыз мәңге истә калыр, тиздән, Аллаһы боерса, нәниләрегез дөньяга туыр - бу да иң матур көн кебек булып тоелыр, нәниегез беренче кат елмаер, тәүге адымнарын ясар, "әннә", "әттә" дияр... , ...мәхәббәтләрен табарлар һ. б. һ.б

Һәм инде менә Айрат белән Гөлиянең әти-әниләренең  иң бәхетле көннәре бүгенге көн.  Шулай булгач сезне иң  матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын күңелдән котлыйбыз һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телибез.

Иң изге теләкләр белән бөтен туганнар һәм сайт укучылары исеменнән Фәрит Гыйбатдинов

 

Просмотров: 886 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.3/7
Всего комментариев: 3
3 Линар хэм Рэзилэ  
0
БЕХЕТЛЕ БУЛЫГЫЗ!бер берегезне яратып, анлашып,бер берегезге юл биреп яшеугезне телибез.!!

2 Айрат хэм Гелия  
0
Бик зур рэхмэт сезгэ!!!

1 Фатих хэм Рэзинэ  
0
Гөлия Айрат!!!! Сезне бүгенге изге, матур бәйрәмегез – никах көнегез, белән ихластан тәбрик итәбез. Сезгә хәерле озын гомерләр, корычтай нык сәләмәтлек, татулыкта, тигезлектә бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп, бүгенге хисләрегезне гомерлеккә саклап, үзегезнең дәвамыгыз итеп сау сәламәт игелекле, иманлы, миһербанлы, шәфкатьле балалар үстерергә сезгә Ходай насыйп итсен!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...