Главная » 2012 » Февраль » 12 » Котлыйбыз!
11:40
Котлыйбыз!
Урмай авылында яшәүче Минзәки улы Рәфис Хисаев һәм  Тукай авылында  яшәүче Агъләм кызы Гүзәл Фәсхөтдинованың нихаклашу , туй көннәре булып үтте. 

Хөрмәтле Рәфис һәм Гүзәл! Без сезне иң олы бәйрәмегез - никах һәм туй көнегез белән котлыйбыз. Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән котлыйбыз. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлрәк, йөзегез кояштай нурлы , тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын. 

Без Сезне яңа тормышка аяк басуыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Кая гына барсагызда, шатлык сезгә юлдаш булсын.
Йөзегез кояш кебек көлеп торсын.
Тормышыгызда роза чәчәкләре кебек
Кешеләрне сокландырып торыгыз.
Икегез дә пар килгәнсез
Котлы булсын туегыз.
Бәхет белән балкып торсын
Сезнең тормыш юлыгыз.
Изге мәхәббәт хисләрен
Вакламыйча саклагыз.
Тормыш дигән олы юлдаш
Гел янәшә атлагыз!
Шатлык белән тулып торсын
Сезнең тормыш кесәгез.
Бер тамырдан үскән гөлдәй
Гел янәшә яшәгез.
Котлы булсын туегыз. Уртак булсын уегыз, бәхетле булыгыз!


Зарыгып коткэн туй конегез килде,
Бар доньяны голгэ, нурга кумде.
Пар балдаклар балкый бэхет юрап,
Барыбыз да сокланабыз сезгэ карап!
Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз,
Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз.
Яшәгез сез бер-берегезне яратып,
Бу җиһанга сөю нуры таратып!
Җир йөзендәге иң изге теләкләр белән әти-әниләрегез, барлык туганнарыгыз, дус - ишләрегез, сайт укучылары исеменнән Фәрит Гыйбатдинов!
Просмотров: 792 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 3.7/3
Всего комментариев: 2
2 Милэушэ, Урмайдан  
0
Абау дустым!
Бигрэк матур киенгэнсен!
Тьфу! Кузем тошмэсен
Кульмэген дэ килешкэнен
Сайлап кия белгэнен
Узгэрде йорюлэре
Узгэрде келулэрен
Эллэ кайлардан куренэ
Бик бэхетле коннэрен
Алдагы бэхет коннэрен
Бэхетле утсен шулай.
Кияугэ гел карап торасын
Бигрэк яратасын бугай
Э син кияу?
Хэзер безнен зур нэселдэ
Кияу булдын тугелме?
Кадерен бел, ким-хур итмэ
Саклый бел безнен кызны.

1 Айсылу  
0
Гузэл, Рэфис!!!
Гаилә кору – зур юлларның башы,

Юлларыгыз һәрчак ак булсын.

Тормышыгыз гөрләп чәчәк атсын,

Чәчкәләре мәңге саф булсын.

***

Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп,

Яшәгез сез бергә-бергә.

Тыныч тормыш, тату гаилә -

Бездән теләк шул сезгә.

***

Кавыштыгыз яшьлек иртәсендә,

Иңгә иңне куеп, аңлашып.

Ерактагы картлык көнегезгә,

Барып җитегез сез парлашып.

***

Ин изге телэклэр белэн Гайнуллиннар, Кушаевлар гаилэсе.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...