Урмай авылында яшәүче Әкрәм улы Ришат Гайнетдинов белән Чичкан авылыннан Миндамир кызы Ләйсән Сафиянованың кичә никахлашу бүген туй көннәре.
Кадерле Ришат һәм Ләйсән! Без сезне иң олы бәйрәмегез - парлашып никахлашкан көнегез белән котлыйбыз. Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән котлыйбыз. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлрәк, йөзегез кояштай нурлы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын.
Парлы типсен мәңге йөрәгегез, мәхәббәтнең ике кояшы. Кояш кебек түм-түгәрәк булсын, бәхетегез - гомер юлдашы. Матур булсын алгы көннәрегез, ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен. Һәркем сезнең тормыш юлыгызны, аңа күккә карап тиңләсен.
Җир йөзендәге иң изге теләкләр белән әти-әниләрегез, барлык туганнарыгыз, дус- ишләрегез һәм сайтны алып баручы Фәрит Гыйбатдинов.
|