Бүген, Пәйгамбэребез Мөхәммэт Г.С. туган көннәрендә, Тукай авылында яшәүче Рәшит улы Риназ Шакуров белән Урмай авылында яшәүче Фазыл кызы Ләйсән Шәйдуллинаның буген никах-савым, иртэгэ туй көннәре.
Кадерле Риназ һәм Ләйсән! Без сезне иң олы бәйрәмегез - парлашып никахлашкан көнегез һәм туй көнегез белән котлыйбыз. Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән котлыйбыз. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлрәк, йөзегез кояштай нурлы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын.
Бәхет кенә СЕЗГӘ юлдаш булсын Алга таба гомер иткәндә. Сокланырлык эшләрегез кала Гомер йомгакларын сүткәндә. Шатланышып яшәгез,хәсрәт күрми, Тыныч булсын һәрчак күңелегез. Сәламәт булып, ак бәхетләр белән Гел шатлыкта үтсен гомерегез! Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлрәк, йөзегез кояштай нурлы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Һәр туачак таңнар иртәсе сезгә бәхет, шатлык алып килсен, йөрәгегездәге мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен! Җир йөзендәге иң изге теләкләр белән әти-әниләрегез,барлык туганнарыгыз, дус- ишләрегез исеменнән сайтны алып баручы туганың Фәрит Гыйбатдинов
|