Главная » 2011 » Декабрь » 24 » КОТЛЫЙБЫЗ!
07:24
КОТЛЫЙБЫЗ!
Бүген Урмай авылында яшәүче Галимҗан кызы Алсу Ялюкова һәм Наил улы Ринат Сатиевларның  кичә никах-савым , бүген туй көннәре.  

Кадерле
Ринат, кадерле Алсу

 Сез  Аллаһы Тәгалә каршында кылына торган иң гүзәл гамәл башкардыгыз. Никах укыттыгыз. Никах - ул кеше гомерендә бер генә була торган мәҗлес. Сез әлеге мизгелдән башлап гаилә булып саналасыз, Алсу - Ринатның хатыны, Ринат- Алсуның ире дигән яңа, гомерлек статус аласыз. Бүгенге көннәрегез бүтән бер кайчан да кабатланмас, кадерле көнегез. Сезнең  никах көнегез, киләчәк көннәрдә кызыл туегыз.  

Һәм инде менә кияү белән кәләшнең әти-әниләренең дә иң бәхетле көннәре кебектер бүгенге көн. Шулай булгач сезне иң матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын күңелдән котлыйм һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телим.

Бүген сөю диңгезендә

Рәхәтләнеп йөзегез,

Мәрхәмәтле, бәрәкәтле,

Бүгенгедәй мәхәббәтле

Булсын һәрбер көнегез!

Никахыгыз һәм туй көннәрегез котлы булсын!

Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,

Гомер буе бергә атлагыз.

Йөрәкләрдә булган сөю хисен,

Сүндермичә, мәңге саклагыз.

Бергә типсен һәрчак йөрәгегез,

Зур тормышка илтсен юл башы.

Кояш кебек түп-түгәрәк булсын,

Бәхетегез - гомер юлдашы.

Иң изге теләкләр белән  сайтны алып баручы Фәрит Гыйбатдинов
Просмотров: 964 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 5
5 5  
0
поздравляем

4 курше милеуше шарапова  
0
Алсу хем Ринат, сезне никахлашу кенегез белен кайнар, котлыйм.
Гадел булсын сезнен тормышыгыз
Тигез булсын сезнен килечек.
Бер беренне сэеп дус яшесен
Бехет сезге узе килечек.
БЕХЕТЛЕ БУЛЫГЫЗ!

3 Рэзинэ  
0
Алсу хэм Ринат! туй конегез белэн сезне чын кунелдэн котлыйбыз))) Бэхетле булыгыз!!!

2 Алсу апан. А  
0
Буген - сезнен ин бахетле,
Ин шатлыклы конегез.
Матур булсын кунелегез,
Тамле булсын телегез.
Яратып кына яшагез
Берегезне берегез!
Ходай бирган махаббатнен
Кадерларен белегез.
Барысы да сокланырлык
Матур оя корыгыз.
Матур,жылы оягызда
Тату гына торыгыз!

1 защитник прав потребителей  
0
Алсу,Ринат без бик шат сезнен ечень.Тулы бехет сезге яш парлар!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...