Главная » 2011 » Декабрь » 7 » Котлыйбыз!
22:01
Котлыйбыз!
Урмай урта мәктәбендә эшләүче зур тәҗрибәле ,хөрмәтле укытучыбыз Шейдуллина Рафия Минулловнага 7 нче декабрьдә 55 яшь тула.
Хөрмәтле Рафия апа!
 Сезне күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сез безгә һәрьяклап үрнәк булып торасыз, без Сездән яшәү көче алабыз. Сезнең бүген дә тынгысыз, яшь күңелле, көчле энергияле булуыгызга сокланабыз. Тагын да озак еллар Әкрәметдин абый белән тигез тормышта, яшәүдән тәм табып, бала-оныклар игелегендә гомер итәргә насыйп булсын. Бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, сәламәтлек ташламасын Сезне. Сез – мәктәбебезнең горурлыгы. 

Сезнең өчен тормыш юлы – матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез Сезгә чын йөрәктән,
Сезнең хезмәт – безнең горурлык.
  Иң изге теләкләр белән мәктәп администрациясе һәм коллегаларыгыз!
Просмотров: 842 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 3
3 куршелэре  
0
рафия апа туган кеннегез белен,исэнлек саулык озын гомер,гайлэ бэхете телибез

2 кече зиганшиннар  
0
Кыдагый, туган кенен белән. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурсын,шатлыкларның иң олысын юллыйм. Якты, ал таңнар Синең куңелеңне хәр чак яктыртсын. Хаманда шундый киң, якты куңелле бул. Ходай рәхмәтеннән, ярдәменнәsн ташламасын!

1 бывшие ученики  
0
Сезге нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...