Главная » 2011 » Декабрь » 7 » КОТЛЫЙБЫЗ!
20:27
КОТЛЫЙБЫЗ!

Изге хатын - оҗмах хуры, яман хатын - дөнья гүре..Бүген сайт укучыларына Урмай авылының герой-ана исеменә лаек булган, 7 ир-бала һәм 3 кыз бала анасы, 17 оныклы һәм 12 оныкчан оныклы булган Садыртдин кызы Зәүҗан Ямальтдинованы тәкъдим итәсе килә. Аңа шушы көннәрдә 80 яшь. Гомере буе  Урмай авылында яшәгән, тормыш иптәше Зиннәтҗан абый белән авылда хезмәт иткәннәр, йорт-җирләрен булдырып, ишле гаилә  төзеп, берсеннән-берсе уңган, акыллы балалар тәрбияләп үстергәннәр. Зиннәтҗан абый күп еллар җитәкче булып эшләгән булса, Зәүҗан апа күп еллар колхоз җирлегендә , аннан мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләп, 1985 нче елны лаеклы ялга чыккан.

 Бу батыр ананы, Зәүҗан апаны ихлас күңелдән 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 

Бәхет – ул  чәчәк кебек. Бер дә юктан гына барлыкка килми. Аны тәрбияләп үстерергә, наз һәм көч түгәргә, сабыр булырга кирәк. Шуннан соң гына ул чәчәк ата. Бәхет чәчәге – кеше гомерен бизәүче, шәхесен, үткәнен, бүгенгесен, киләчәген билгели торган чәчәк.

 Хөрмәтле Зәүҗан апа, синең дә бүген бәхет чәчәгең аткан мизгелләрнең бер чоры. Әйе, күр син, кара син янәшәңә, үзеңә, якыннарыңа нинди матурлык, нинди хөрмәт, дәрәҗә хөкем сөрә.  Болар барысы да - синең тырышлык, синең хезмәт, холык, сабырлык, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек нәтиҗәсе.

 Кайчан гына син әниеңнең кадерле кызы булсаң бүген инде тормыш иптәшеңнең сөекле хатыны, ике күз нурың, ул-кызларыңның изге әнисе, якыннарыңның хөрмәтле туганы хезмәттәшләреңнең үрнәк өлгесе.  Барысы да: күпме шатлык – куаныч, хәсрәт, сабырлык,бәхеттән канатланып йөргән көннәр, йокысыз борчулы төннәр – һәммәсе дә узган. Бүгенге бәхетле көннәреңне җиткерер өчен, шул бәхет чәчәге таҗларын күңелеңә матур, якты, «мин бәхетле»- дип яңгыратырлык итеп  җәйсен өчен узган.

 Узган ул, үткән – аны үзгәртеп булмый, ә менә киләчәккә өметләр баглап, планнар корып, ниятләр ниятләп була. Шуңа да без сиңа туган көнеңдә киләчәгеңнең бүгенгедән дә матурырак, бүгенгедән дә бәхетлерәк булуын телибез. Бар хыялларың тормышка ашсын, хәләл җефетең янәшәсендә, балаларыңның иң кадерле Әнисе булып саулыкта, байлыкта озын гомер кичерергә язсын. Йөрәк  түреңдәге бәхет очкыннары йөзеңдә елмаю булып һәрчак балкып торсын.

 Иң изге теләкләр теләп, унынчы ир-балаң Инсур, киленең Ләйсән, оныкларың Язилә, Иделә, Раяз исеменнән Комсомол район татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, сайтны алып баручы Фәрит Гыйбатдинов.

 

Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2
Просмотров: 4464 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.8/5
Всего комментариев: 3
3 Гараева (Сахрова) Венера Гпязетдиновна  
0
Зәүҗан Апа извини что поздно поздравляю тебя с твоим днем рождения , желаю тебе здоровья, мы тебя очень любим...

2 Айсылу  
0
Кадерле Эниебез,Эбиебез!!! Туган конен белэн котлыйбыз

Шатлык белэн, озын гомер белэн

Яшэвене генэ телибез

Доньядагы хэрбер яхшылыктан

Олеш чыксын сина мул гына

без телибез сина ак бэхетлэр,

Шатлыкларга илткэн юл гына

Бэйрэменэн матур хатирэсе

Кунелендэ калсын уелып

Табриклибез сине чын кунелдэн

Барыбыз да бергэ жыелып!
ИН изге телеклер белен киленен Сейрижан,оныкларын!!!

1 куршелэр  
0
сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
80 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле. Ин изге телэклэр белен янашадагы куршелэрен

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...