Главная » 2011 » Декабрь » 7 » КОТЛЫЙБЫЗ!
19:39
КОТЛЫЙБЫЗ!

Чичкан авылында  яшәүче Минзәкрәм  улы Рамил Юнисовның 8 нче декабрьдә  туган көне! Рамил  әфәндене татар җәмәгатчелеге  Комсомол районында бик яхшы белә.  

Рамил әфәнде туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз! Кеше гомеренең язын, җәен яки көзен билгеләү, мөгаен, мөмкин түгелдер. Һәр чорның үз матурлыгы, үз яме бар. Бүгенге көндә син үзең дә инде чын ир кеше,   гаилә башлыгы, балаларыңның  газиз әтисе, табигатьнең иң гүзәл баласы,  тормыш иптәшеңнең һавасы, балаларыңның кояшы, туганнарыңның челтерәп аккан чишмәсе.  

 «Икмәк — ата, су — ана», — диләр, ә кешелек дөньясын елгалар, инешләр, диңгезләр бизи. Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә. Син, илеңә, тормыш иптәшеңә яшәеш чыганагы булып, балаларыңа җан өргәнсең, аларга Иман биргәнсең. Тормыш иптәшең Венера белән «балаларым», —дип күпме көннәр, күпме төннәр хафаланып йөргәнсең.   

 Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк.  

Гашыйк  таңга, зәңгәр кичләргә.  

 Син яшисең шундый матурлыкка  

 Тагын матур бер ямь өстәргә.  

Рамил Минзәкрәмович! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, ир-атның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телим. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай батыр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен!  

 Изге теләкләр белән Урмай авылыннан Зәйнетдиновлар, Пахаловлар, Хаертдиновлар гаиләсе  исеменнән сайтны алып баручы Фәрит Гыйбатдинов

Просмотров: 972 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...