Главная » 2011 » Ноябрь » 26 » Котлыйбыз!
22:00
Котлыйбыз!
Мәктәбебезнең иң гүзәл, чибәр, сөйкемле, сабыр, мәрхәмәтле,кешелекле, тырыш укытучыбызга 55 яшь.
Хөрмәтле Минзәйнәп апа! Сез хатын-кызга хас булган иң яхшы сыйфатларны үзегезгә туплагансыз һәм бүгенгесе көнгә кадәр шул сыйфатларны югалтмыйсыз, күпләргә үрнәк булып торасыз. Балалар йөрәгендә сүнмәс йолдыз булып янасыз.
Куанычтан –куанычка атлап, шатлык чәчеп, бәхетле тормышта яшәгез! Һәрвакытта көләч, шат, ягымлы, сау-сәламәт булыгыз. Бәхетләрдән-бәхетләргә генә алып барсын йөргән юлыгыз.

Минзәйнәп апа!
Узган елларыгызны барлыйбыз.
Бераз көнләшеп тә, сокланып та
Яратып та Сезгә карыйбыз.

Көнләшәбез, чөнки мондый хөрмәт,
Бик күпләргә әле эләкми;
Хезмәтегез халык күз алдында
Матур сүзләр монда кирәкми.

Ничә буын Сезнең образны
Маяк итеп алган юлына
Ничә буын рәхмәт әйткән зурлап,
Аттестатын тотып кулына.

Пушкин, Есениннар җырлаган
Хисләр белән Сез дә янасыз;
Бөек рус теленә мәхәббәтне
Күңелләргә җайлап саласыз.

Хезмәткәрләр күңелендә Сезгә,
Бары хөрмәт, рәхмәт хисләре;
Гомерегезнең зая узмаганын
Әйтеп тора матур эшләрең.

Иң изге теләкләр белән Урмай урта мәктәбе администрациясе.
Просмотров: 682 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 1
1 2000г  
0
Апа туган кенегез белэн!Озын гомер саулык,шатлык,бэхет, гель шулай матур булыгыз!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...