Главная » 2011 » Ноябрь » 26 » Котлыйбыз!
17:51
Котлыйбыз!
Кадерле әниебез, әбиебез Сахрова Минзәйнәп Заитовнаны олы юбилее белән котлыйбыз! Аңа 27 ноябрьда 55 яшь тула.
Әни,
сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.

Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!

55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…

Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нәҗеметдин, балаларың, оныкларың.
Просмотров: 1203 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 3
3 Ферзана и Ремзия  
0
Кадерле дустыбыз, коллегабыз Минзәйнәп!
Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, иреңнең, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Сиңа саулык телибез. Күңел күгеңдә кара болытлар йөрмәсен. Бәла-каза кермәсен, гөрләшеп, муллыкта, җан рәхәтендә картаерга язсын Ходай!
Гомерең хәзинэсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Моңайма еллар утә дип,
Елмай син – бәхетле бул!
Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән Фәрзана и Рәмзия.

2 Фенис  
0
Кадерле Минзейнеб апа!!!! Сезне 55яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!Хем дөньядагы иң изге теләкләрне юллыйбыз.Аллахы Төгалә сезгә озын гомер,шатлык-куанычлар,кайгы-хәсрәтсез көннәр насыйп итсен.Туганнарың,дусларыңны белән бергәләшеп, күп еллар сау-сәламәт яшәвеңне телибез. Котлы булсын,апа,туган көнең,Нурлар чәчсенХәрчак Йөзләрең.Сәламәтлек.бәхет,шатлык белән Үтсен сезнең Язың.көзләрең.

1 Милэушэ  
0
Хормэтле Укытучым Минзэйнэп апа!!! Котлыйбыз сезне юбилеегыз белэн!!!!
Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,

Якты көннәр мәңге үтмәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.

Бәхет чишмәләрең мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң атсын.

Җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелегездәге яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып озын озак еллар яшәгез. Гаилә бәхете һәм хезмәт уңышлары теләп, барлык классташларым исеменнэн Милэушэ Сулейманова

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...