Главная » 2011 » Ноябрь » 13 » Котлыйбыз!
07:06
Котлыйбыз!

Комсомол районы Урмай авылында яшәүче хезмәт ветераны, пенсионер-укытучы Габдулхак кызы Равия Чумарованың  туган көне-юбилее  белән котлыйбыз. Кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр, гаилә бәхете, шатлык телибез.  

Хөрмәтле Равия апа!

Күпме яшь тулса да тулсын,

Яшә әле, кояш кебек көлеп кенә

Яраткан гаиләңнең,

Кадерен белеп кенә.  

Җитмеш биш яшь — яшьмени ул,  

 Йөзе дә аның чик түгел! 

 Күпме генә яшәсәң дә,  

 Яшәүдән туймый күңел!  

Равия апа, синең юлларыңа,  

Бәхетләр яуса иде!  

Безнең өчен һәрчак шулай  

Яшь булып калсаң иде! 

Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Сез үз бәхетегезне үзегез тудырып, тормыш иптәшегез Тимергали абыйга (мәрхүм, урны оҗмахта булсын), балаларыгыз Марат, Салават, Азатка, киленнәрегез Дания, Фәния, Минданиягә, оныкларыгызга һәм  туганнарыгызга хәтта күршеләргә дә да өлеш чыгардыгыз. Рәхмәт сезгә һәрвакыт якты чыраегыз, тәмле сүзләрегез белән каршылаганыгыз, укыган догаларыгыз өчен. Киләчәктә дә ул хәзинәгезнең чишмәсе саекмасын, бәхетегезгә авырлыклар килмәсен. Өегез шулай элеккечә нурга чумсын.  

Иң изге теләкләр белән  сайт укучылары , күршеләр исеменнән,  барлык туганнарыгыз исеменнән укучыгыз Фәрит Гыйбатдинов,   һәм аның гаиләсе.

Просмотров: 748 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 3
3 Мәктәп администрациясе.  
0
Равия Габдулхаковна!

Чын күңелдән Сезне тәбриклибез,
Котлы булсын туган көнегез.
Куанычтан –куанычка атлап,
Шатлык чәчеп, бәхет игегез!

Һәрвакытта көләч, шат, ягымлы
Сау-сәламәт, таза булыгыз.
Бәхетләрдән-бәхетләргә генә
Алып барсын йөргән юлыгыз.

Юл күрсәттегез,Равия апа
География иленә.
Муеннан гашыйк һәр бала,
Сезнең бай белемегезгә.

Артист та Сез, якын дус та,
Әни кебек сизгер дә.
Тыйнак та, бик ягымлы да,
Булдыклы да, өлгер дә.

Рәхмәт Сезгә барысы, барысы өчен
Яшәү көче, дәрте сүнмәсен.
Сәламәтлек Сезне ташламасын
Авырлыклар бер дә килмәсен.

Барсы өчен Сезгә чын күңелдән,
Чын йөрәктән рәхмәт диябез.
Без әле дә Сезне якын итеп,
Үзебезнең Апа диябез.

2 gala  
0
Равия апа! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм!
Сезгә гомернең озынын, бәхетләрнең иң зурысын шатлыкларның иң олысын телим.
Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелегезне һәрчак яктыртып балкытып торсын.
Таң җилләренең назлысы ,җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар һәм яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын үзегезгә. Укучыгыз, күршегез Гөлфия.

1 Г. һәм М. Җамалетдиновлар  
0
Озын гомер бирсен Хак Тәгалә
Тыныч булсын һәрчак җаннарың;
Кочак-кочак бетмәс куанычлар
Алып килсен туар таңнарың.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...