Главная » 2009 » Ноябрь » 1 » Котлыйбыз
12:35 Котлыйбыз | |
Хөрмәтле Фәрит Абдуллович! Чын күңелдән күркәм бәйрәмегез- 50 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Чәчләргә чал, адымнарга салмаклык, уй-фикерләргә тагын да тирәнрәк мәгънә, тәҗрибә һәм гыйлемлек өстәп килгән бу бәйрәмегез тормышыгызда күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясарга җирлек биргән көн. Узган һәр көнегез милләтебезгә игелек, изгелек эшләп үтелгән. Бүгенге көндә Сез халкыбызның мәрхәмәтле, йөзек кашы булырдай күркәм бер улы. Киләчәктә дә гел шулай иман нуры сибеп, татар халкын берләштереп, туры юл күрсәтеп яшәргә язсын. Исәнлек, сау-сәләмәтлек, гаилә бәхете, озын гомер, яраткан хезмәтегездән тәм табып, ләззәт алып озак еллар бергә яшәргә язсын дип телибез. Иң изге теләкләр белән сезне яратып, хөрмәт итеп әниең, тормыш иптәшең Вәгыйзә, кызларың Рәзинә, Динә, улың Фәнил, кияүең Фатыйх, оныгың Җамал һәм барлык туганнар. | |
|
Всего комментариев: 11 | 1 2 » | ||||||||||
| |||||||||||
1-10 11-11 | |||||||||||
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...