Главная » 2011 » Ноябрь » 4 » КОРБАН БӘЙРӘМЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ КӨННӘРЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!
08:12
КОРБАН БӘЙРӘМЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ КӨННӘРЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

 Хөрмәтле   кардәшләр, сайт кунаклары! 

 Барыбызны да изге Корбан бәйрәме һәм халыклар бердәмлек көне  белән чын күңелдән котлыйм! 

 Ислам мәдәниятенең меңләгән еллык традицияләренә нигезләнгән әлеге бәйрәм кешелекнең шәфкать, игелек, мәхәббәт кебек тиңсез рухи хәзинәләрен чагылдыра, дин тотучыларның иманын ныгыта, әхлакый чисталыгын саклый. «Исламның камиллеге – сезнең бер-берегезгә генә түгел, хәтта белмәгән кешеләргә дә сәлам биреп сый-хөрмәт күрсәтү һәм мохтаҗларга ярдәм итү» дигән вәхи сүзләр бүгенге бәйрәм көнендә аеруча тирән мәгънәгә ия, Ходай каршында иң күркәм гамәлнең ихластан игелек кылу икәнлеген дәлилләп тора. 

 Республикабызның мөселман өммәте ислам диненең иң яхшы гореф-гадәтләрен саклап һәм үстереп, җәмгыятьтә югары әхлакый кыйммәтләр урнашуга ярдәм итә, милләтебезне рухи камиллеккә өнди, динле кешеләрнең үзара бердәмлеген ныгыта. Барлык диннәргә тигез караш тарафдарлары буларак, республикабыз мөселманнары Чуашстан халкының гасырлар буе тупланган бай мирасын яңарту һәм баету, төрле дин вәкилләре һәм гражданнар арасында дуслык-татулыкны ныгыту юнәлешендә хезмәтләрен киләчәктә дә дәвам итәрләр дип ышанам. 

 Изге Корбан һәм халыкларның бердәмлек бәйрәмнәре көннәрендә кылган догаларыбыз һәм игелекләребез кабул булсын, изге ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Күңелләребезгә – иман нуры, гаиләләребезгә иминлек һәм мәхәббәт хисләре иңсен. 

 Барчабызга да саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер, бәрәкәтле тормыш телим! 

 Чувашстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, ООО «Газпром межрегионгаз Чебоксары» -генераль директоры, якташыгыз  Кияметдин Мифтахутдинов

Просмотров: 869 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 2
2 С уважением  
0
Желаем успехов

1 Өмет  
0
Авылның киләчәге турында уйлыйсы иде. Шыгырданнар әнә "Экономик зона" дип, халык турында, аңа эш урыннары булдыру турында уйлыйлар, мәктәпләр, балалар бакчалары турында уйланалар, яңаларын ясаталар, зур өметләрен дөньяга аваз итеп салалар , иҗтимагый фикер тудыралар һәм хөкүмәтне авыл мәнфагатенә эшләтәләр. Без дә тик тормыйбыз, но күбрәк урында таптанабыз, вак эшләрне эшләп, бүгенге көн белән генә яшибез, киләчәк турында әзрәк уйланабыз, әзрәк хәрәкәтләнәбез. Кияметдин әбзи депутат буларак, югары эшләрдә эшләгәндә авылны һәм милләтне онытмыйсыз, бу сезнең яхшы сыйфатыгыз. Сезгә ышанабыз! Киләчәктә республикада , сайлауларда җиңеп чыгарсыз, Алла боерса, сез бердәнбер татар милләтеннән булган шәһес. Халкыбыз бүген дәртләнеп яши, үз көнен үзе күрә, сез булышсагыз иде тагын да. Иң мөхиме эш урыннарын булдыру. Авылыбыз шундый компактно урнашкан, күршедә татар авыллары, меңләгән ирләр һәм хатыннар, эшли торган халыкның саны бик күп. Менә шуларга киләчәктә , эш урыны булдыру, завод, фабрика кебек объект булдыру. Авылның социаль көн-күрешенә игътибарлырак булу кирәк. Бүгенгесе көндә мондый зур перспективалы авылларга хөкүмәттән бернинди ярдәм дә юк. Россиядә, күп кенә өлкәләрдә, авыллар үлем хәлендә, безнең кебек прогрессив авыллар турында беркем дә белми, алар бернинди программага эләгә алмый. Кияметдин Садртдинович! Сезгә ышанабыз, өметебезне баглыйбыз. Зур уңышлар, Алла Тәгалә үз ярдәменнән ташламасын! Сезгә республикабыз күләмендә авыл мәнфәгатләрен якларга аек акыл, көч, саулык сәләмәтлек Ходаебыз бирсен!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...