Главная » 2011 » Март » 1 » Конкурс- инша: Зилә Зәйдуллина, Чичкан авылы
15:53
Конкурс- инша: Зилә Зәйдуллина, Чичкан авылы

Сиңа мәхәббәтем турында яздым, сөекле халкым...

                                       Кеше булса, эшләр эше булсын,

                                       Тормышының булсын мең яме.

                                       Изге хисе булсын күңелендә,

                                       Ә җанында һәрчак ил гаме.

                                      

         Туган як, туган җир, туган авыл...Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре була. Туган төбәгебезнең һәр агачы, һәр сукмагы, һәр кешесе безгә таныш, якын.

        Туган авыл, туган як темасы- язучылар һәм шагыйрьләр өчен дә мәңгелек тема. Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә, шагыйрьләргә илһам, иҗатларына ямь өсти. Һәр язучының, һәр шагыйрьнең әсәрендә туган як, якты образ булып, иҗатның буеннан буена сызылып бара.

         Зурмы, кечкенәме - һәр кешегә үзенең туган төбәге, аның табигате, кешеләре якын була. Без яшәгән җирдә дә элек-электән ата-бабаларыбыз гомер кичергән. Аларның йолалары, бәйрәмнәре буыннан буынга сакланып калган.

          Туган ягым - ул минем туып үскән авылым. Аның турында күп сөйләргә була. Шулай да мин туган авылыбызның кыскача тарихына тукталып үтәсем килә.

         Авылымның исеме- Чичкан. Ул Кындырла елгасының уң ягына урнашкан. Аңа моннан дүрт йөз ел элек нигез салына. Авылны "Тигәнәле” дип йөрткәннәр. Соңыннан исемен "Чечкен” дип алмаштыралар. Безнең авыл кешеләре бик тырыш, уңган. Алар терлекчелек, игенчелек белән шөгылләнгән. Корбан, Ураза бәйрәмнәрен, Сабантуйларны  көтеп алганнар.

        Елдан – ел зураеп-матураеп бара авылым. Хәзер Чичканда ике йөздән артык йорт бар. Йортлар  ак һәм кызыл кирпечтән ясалган. Өйләргә газ, электр, телефон да кергән.

        Һәр авылның күренекле шәхесләре бар. Алар турында горурланып сөйлибез без. Безнең Чичкан авылында да күренекле шәхесләр бар. Ә кемнәр белән горурлана алабыз соң без? Менә алар: язучы, прозаик, драматург – Ркаил Зәйдулла, Буа районы башлыгы, Татарстанның экология министры булып эшләгән Әгъләм Садретдинов, районыбызның баш агрономы – Илдус Минатуллин, подполковник, хәзерге көндә лаеклы ялдагы Сәетзәдә хәзрәт Гимаев һәм башкалар. Минем шуларның берсенә тукталып китәсем килә. Ул якташыбыз,мәктәбебезнең элекке директоры,хәзерге көндә "Слава картофелю” фирмасының җитәкчесе- Хасиятулла Сәмигулла улы Идиатуллин.

         Хасият абый Чичкан авылында 1965 елны дөньяга килгән. Ул гаиләдә бишенче бала. Мәктәптә укыганда ук бик сәләтле булган, якшы укыган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан. Спорт белән шөгыльләнгән. Ул җиде ел үзебез авылда, ә калган калган өч елны күрше Чурачык авылында укый. Чурачык урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Чуваш дәүләт педагогия институтының физика һәм математика факультетына укырга керә. Укуын Казанда дәвам итә һәм математика укытучысы дигән диплом алып туган якларына кайта. Башта ул Тугай мәктәбендә эшли башлый. Ә 1990 елдан алып 2001 елга кадәр Чичкан мәктәбенең директоры һәм математика укытучысы. Ул үзен укыту дәверендә дә талантлы педагог, акыллы киңәшче  итеп танытты. Туган як өчен җан атып, барлык көчен киләчәк буынны тәрбияләүгә биреп эшли ул мәктәптә. Хатыны Әльмира Хаяли кызы белән ике кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр. Балаларына да төпле белем, тәрбия бирәләр.

          Мәктәптән китүенә карамастан, Хасият абый һәрдаим мәктәбебез тормышы белән кызыксынып, акчалата ярдәм итеп тора. Мәктәбебез спорт залына көрәш матраслары алуда дисеңме, авылыбыз өчен кое казыту эшендә башлап йөрүче булсынмы, балалар өчен сәхнә күлмәкләре тектерүдәме, һәрдаим милли бәйрәмнәребезне үткәрүдә булышсынмы – һәммәсендә дә Хасият абыйның фидакарьлеге, татар җанлылыгы сизелә.

        Шундый намуслы эшләрен күздә тотып һәр елны үткәрелә торган "Шыгырдан укулары” конференциясендә 2008 елны Хасият абыйга "Патриот села” дигән номинациядә Фәтхи Бурнаш  исемендәге бүләк тапшырылды.

      Татар балаларын әкренләп бер урынга туплап, аларга шәхес буларак камилләшергә һәм үзләренең сәләтләрен ачарга мөмкинлек тудырган Хасият абыйның авылыбыз халкына кылган гамәлләрен тиңсез батырлык дип бәяләргә мөмкиндер. 

 

                                               Чичкан мәктәбенең 4 сыйныф

                                               укучысы Зилә Зәйдуллинаның

                                               конкурс эше

Просмотров: 10206 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.5/21
Всего комментариев: 2
2 филя  
0
миңа кирәккән иншагыз юк!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!

1 Хасият абыйның шәкерте  
0
Зилә сеңелем! Хасият абый турында бик белеп язгансың, аның кебек татар җанлы, ярдәмчел. кешелекле затлар арабызда күбрәк булсын иде.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...