Главная » 2011 » Март » 13 » Конкурс-инша: Шыгырдан авылы, Илюзә Якушева
18:52
Конкурс-инша: Шыгырдан авылы, Илюзә Якушева

Утырам да уйланам, кем булырмын икән киләчәктә дим. Мин үскәч  нәкъ минем яраткан укытучым кебек буласым килә. Ул әйтерсең күктән төшкән фәрештә: буе зифа, һәр сөйләгән сүзе бер җепкә төзгән энҗе мәрҗән кебек. Ул сөйли башласа, меңләгән укучылар дисеңме, я әти-әниләр дисеңме, аның фикере белән килешеп, матур сөйләвен тыңлап таң калалар. Шуңа күрә, мин я апа кебек укытучы, я булмаса диктор булып эшләрмен дип уйлыйм.

Ул минем яраткан укытучым Гелсирин Гаделҗан кызы Әбәйдуллова. Ул минем генә идеалым түгел, аны барлык укытучылар да, авыл халкы да бик ярата.

Ул безнең күрше дә әле. Өендә дә, тирә-күршеләргә үрнәк гаилә. Гелсирин Гаделҗан кызы Әбәйдуллова- яраткан әни, сөйкемле хатын. Аның балалары да нәкъ әниләре кебек бик уңганнар. Кызы Гелия апа югары белемле – укытучы. Айгел 10 нчы  сыйныф укучысы – Чувашстан Республикасы Президент стипендианты. Уку отличныгы, җәмгыять эшләрендә дә бик актив катнаша.

Кече улы Айрат, әтисе кебек бик уңган, ул безнең урам малайларына үрнәк бала.

2010 елда алар гаиләсенә Батыр районында "Иң үрнәк гаилә-2010” дигән номинациясенә лаек булдылар.

Гелсирин апаның энесе Рөстәм Сүлти. Шагыйрь буларак халкым арасында дан казанган кеше. Ул авылым халкы белән тыгыз бәйләнештә. Аларга багышлап әдәби әсәрләрен, шигырьләрен язып безне сөендерә.

Гелсирин апа кулыннан меңләгән укучылар үз юлларын дөрес сайлап, илгә кирәкле кешеләр булып тормыш юлына чыктылар.

Гелсирин апа Гаделҗан кызы үзе турында сөйләргә яратмый. Шулай да тормышта аның үз юлы бар. Ул болай ди: "Мине иң куандырганы – укучыларымның тормышта ирешкән уңышлары, аларның һәм ата-аналарның халкымның рәхмәте һәм хөрмәте”-ди.

Туган  ягыбызда яшәүче күренекле кеше буларак, илгә, авылыбызга зур файда китерә Гелсирин апа. Аның кулы астыннан меңләгән укучылар дөрес юлга басып, илгә кирәкле кешеләр булып тормыш юлына чыкканнар.

Гелсирин апа, мин Сезнең белән горурланам, сезгә балаларыгызның рәхәтен күреп, укучыларыгызның рәхмәтен ишетеп, безне сөендереп, бик озак еллар безнең арада яшәвегезне телим. Мин дә, сезнең шикелле, укытучы булып Сезне куандырырмын дип уйлыйм.

Илүзә Якушева. Шыгырдан авылы..

Просмотров: 1066 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/5
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...