Главная » 2011 » Март » 31 » Конкурс-инша, Шэвэлиева Айгэл, Татарстан,Сарман районы
16:08
Конкурс-инша, Шэвэлиева Айгэл, Татарстан,Сарман районы

      "Тынычлык сагында авылым кешесе”.

Аның турында уйлаганда, ирексездән Фәнис Яруллинның  сүзләре искә төшә: "Язмыш синең тез астына  китереп сукса, егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан көчлерәк ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә – асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар... Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр”.

     Бу юллар Илексаз авылында участок инспекторы булып эшләүче – тормышның кырыс сынауларына бирешмәгән, көчле рухлы Радик Рәшит улы Шәмсиевкә туры килә, минемчә.

      Хокук  саклаучылар, милиция, участок инспекторлары... Әлеге өлкәләрдә эшләүчеләр хезмәтенең никадәр җаваплы булуын без күз алдына да китерә алмыйбыз. Намуслы хезмәт итүче лачыннарның уяулыгы, кыюлыгы һәм оператив эш итүләре нәтиҗәсендә, авыллар һәм район тирәсендәге җәмәгать тәртибе ышанычлы саклана. Оператив эшчәнлек барышы законлылык, кешелеклелек, кеше хокукларын хөрмәт итү принципларына нигезләнгән.

       Кешелеклелек сыйфатларын үзендә туплаган Радик Рәшит улы - Илексаз авылының хөрмәтле кешесе. Ул үзенең иңенә авылдашларының гомерен һәм сәламәтлеген саклау бурычы йөкләнгәнен яхшы аңлый. Тик участок инспекторы булганчы, аңа гап – гади сукмакларны  үтәргә туры килә.

       1982 нче елның 19 нчы ноябрендә элеккеге Сарман районы Таулык авылында дөньяга килә ул. Алма агачыннан ерак төшәме? Сугыш кырын кичкән укытучы әбисе һәм озак еллар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган әнисенә охшап, Радик Шәмсиев өлгерлектә, җитезлектә тиңдәшсез булып үсә.

      Мәктәп еллары – тормышының иң сагынычлы, самими мизгелләре. Чаялыгы, шуклыгы белән класста аерылып торган бу егет үзенең киләчәк тормышын балалар белән бәйләргә хыяллана. Әлбәттә, монда Зәйтүнә әбисенең һәм кадерле әнисенең йогынтысы зур була. 2000 нче елда Илексаз урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлаган бу егеткә Яр Чаллы дәүләт педагогия институты ишекләре ачыла. Ул 2005 нче елда шушы уку йортының география факультетын уңышлы тәмамлый.

           Радик абыемның күңеле һәрвакыт авылга – туган ягына тартыла. Яшь белгеч  2005 нче елда хезмәт юлын Илексаз урта  мәктәбендә тарих укытучысы итеп башлый. Балаларны яраткан, алар белән тиз арада уртак тел тапкан, эшкә бөтен күңелен биргән Радик  абыемны әти – әниләр, коллектив үз итә. Радик Шәмсиев укучыларда төпле белем бирү өстенә кешелеклелек сыйфатлары да тәрбияли, көчле рухлы, сәламәт булып  үсүләрен тели.

         Язмыш аңа икенче сукмак әзерләгәнен башына да китерми ул. 2 ел балаларны укыткач, язмыш абыема үз юлын табарга ярдәм итә: юл хәрәкәте иминлеге инспекторы булып эшли башлый. Моның өчен Казан           милиция хезмәткәрләре әзерләү курсларында укып кайта абыем. Һәм, ниһаять, 2008 нче елдан Радик Рәшит улы - участок инспекторы. Төнлә дә, тәүлек буе да ул хезмәттә, бәйрәмнәр, яллар белән дә исәпләшми Шәмсиев. Бу авыр хезмәттә башкалар мәнфәгатен алгы планга куя белә. Әйе, абыем иңендәге погон җаваплылыгы – авылыбызның борчусыз төннәре, имин көннәре ул. Илексаз авыл халкы Радик абый Шәмсиев белән чын мәгънәсендә горурлана, җәмәгать тәртибен саклау, гражданнар гомере һәм сәламәтлеге ышанычлы кулларда икәнен белә. Яшь кенә булса да, ул халык белән уртак тел таба, алар белән тыгыз бәйләнештә яши, шуның өчендә инде авылыбызда һәрчак тәртип, тынычлык, татулык хөкем сөрә. Ә монда аңар үз өстенә йөкләнгән бурычның җитдилеген аңлап, намуслы каравы ярдәм итә, ул һәр эшне төгәл итеп, җиренә җиткереп эшли.

          Милиция хезмәтенең авыр һәм җаваплы булуын үз иңендә татыган бу егет  бүгенге көндә үз гаиләсе белән яраткан авылы Илексазда яши. Һәрчак әнисенә ярдәмче, сөекле хатыны Эльвирага ныклы терәк, күршеләренә таяныч, ә авыл халкына – ышанычлы яклаучы, тәртипсезлекләрдән яклаучы. Абыемның яхшы сыйфатларын санасаң – вакыт җитми, язсаң – кәгазь җитмәс иде.

Просмотров: 1021 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...