Главная » 2011 » Март » 30 » Конкурс-инша: Шамсутдинова Зифа, Шыгырдан авылы
18:24
Конкурс-инша: Шамсутдинова Зифа, Шыгырдан авылы

" СИҢА МӘХӘББӘТЕМ ТУРЫНДА ЯЗДЫМ,СӨЕКЛЕ ХАЛКЫМ”

Туган ягыбызда яшәүче алдынгы, күренекле кешеләр турында ,инша (хикәя) язарга булгач,мин күп уйланып тормыйча ,Шыгырдан авылы җирле үзидарә башлыгы Рәшит абый Зиатдин улы  Купкенов турында язарга булдым.

  Ул Шыгырдан авылында 1959 елда дөньяга килә.1977 елда авыл мәктәбен уңышлы гына тәмамлый.Чебоксар шәһәрендә шоферлык профессиясен ала.Армия сафларында хәрби бурычын намуслы гына үти.1980 елда милиция мәктәбендә укый һәм Алатырь шәһәренә эшкә җибәрелә.1985 елда  хезмәтен Шомыршыда башкара.2003 елда Шыгырдан администрациясенең башлыгы итеп билгеләнә.

   Безнең авылда аны белмәгән кеше бик сирәктер..Рәшит абыйны мин бик яхшы беләм.Кечкенә вакытта ,мин аны авылның бер абыйсы дип белсәм,мәктәптә укый башлагач,кем икәнен тагын да яхшырак белә башладым.

   Авыл халкына газ кертү,спортны тиешле дәрәҗәгә күтәрү,мәдәният йортын

җайга салу,урамнарны чистарту да зур көч куя. 

  Мәктәптә беренче кыңгырау,соңгы кыңгырау бәйрәмнәре,әти- әниләр җыелышы дисеңме,Рәшит абый котларга килә һәм җирле үзидарә исеменнән лаеклы укытучыларга һәм укучыларга мактау кәгазьләре тапшыра. Кайберәүләргә кадерле,кыйммәтле бүләкләр дә алып килергә онытмый ул.Мәктәпкә дә күп булыша.

 Минем туган авылым көннән көн зурая һәм матурая.Һәрбер урамда яхшы юллар,йорт – каралты тирәсендә матур чәчәкләр үсеп утыра.Юлларны берөзлексез тәзекләндереп торалар.Быел кышын бик күп кар  яуды.Шүңа карамастан,  юллар көндә яхшы хәлдә иде.Рәшит абый шуның өчен бик тырыша,һәр көн безнең урамнан трактор карны чистартып үтә.Без шатлана,шатлана,Рәшит абыйга рәхмәт әйтеп ,шул юлдан мәктәпкә йөрибез. 

  Авылыбызда быел тагын бер шатлыклы вакыйга булды.Безнең өчен мәктәп янында,тимераякта шуар өчен мәйданчык барлыкка килде.Рәшит абыйның катнашы һәм  көче монда да бик зур.

  Яз башы җитеп,чәчүләр беткәч,сабантуйлары була.Сабан туе безнең авылда да бик матур итеп уза.Мин ул бәйрәмне бик сагынып ,көтеп алам.Рәшит абый бу бәйрәмне дә бик матур итеп үткәрергә күп көч түгә.

  Барлык эшләгән эшләре өчен мин аңа үземнең һәм яшьтәшләрем исеменнән зур рәхмәт әйтергә телим.

  Киләчәктә дә шулай ару- талуны белмичә исән- сау,үзенең изгелек эшләре белән безне сөендереп, озак еллар авыл халкына хезмәт итәргә язсын иде.

 

Шамсутдинова Зифа-

Шыгырдан авылы беренче номерлы урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укычысы
Просмотров: 1282 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.8/4
Всего комментариев: 3
3 мудрец  
0
ГФА га Бер да килешеп бетми,оценка биру сезнен эш тугел дер диеп уйлыйм.Куршенен хатыны кыз,а тавыгы каз булып курена шул.АФФАРИН

2 брат  
0
ГФА,ну ярый белесен дэ бит э?

1 ГФА  
0
Шыгырдан авылы узе дэ анлап житэ алмый..нинди затлы руководительгэ тиенгэннэрен..Просто безнен, кешенен исэн чагында кадерен белуче юк..Шыгырдан авылы Купкяновка кадэр яхшы Главага тэенэлмэде.. Рэшит Зиятдинович югары фикерле, янына команда жыеп авыл интересы белян яшэуе кеше-руководитель. Жаль башка татар авылларында андый Главалар юк..эшлэгэн эшлэре, гамэллэре белян Рэшит Купкяновка якын да килэ алмыйлар..Мин анын белян таныш, хэм горурланам анын хезмэте, кешелеклеге белян. Просто эфэрин!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...