Главная » 2011 » Март » 31 » Конкурс -инша: Сафиуллина Камилә, Болын-балыкчы, Апас, Татарстан
14:51
Конкурс -инша: Сафиуллина Камилә, Болын-балыкчы, Апас, Татарстан

                         Күренекле  якташыбыз- Таһир Нәбиуллин

Күп җырчылар, кайтып авылына,

Сокланалар алтын кырларга.

Урманнарны, чишмә,болыннарны                 

Сагыналар мактап җырларда.                                                

 

Шушы хозурлыкка ямь таратам,

Кырларымда икмәк игәм мин.

Мин дә җырчы,чөнки эшем белән

Җырчыларга илһам бирәм мин.

            

      Бу шигъри юлларның авторы – прозаик һәм шагыйрь Таһир абый Нәбиуллин Болын-Балыкчы авылында  дөньяга килә.Ул- Бөек Ватан сугышы елларындагы авыр балачагында олылар белән бергә тормыш йөген тарткан буын вәкиле.

          Балачактан күңеленә сеңеп калган табигать күренешләре, ел фасылларының кабатланмас гүзәллеге романтик хисләргә этәргән, күрәсең. Ул белемгә омтыла, бигрәк тә татар әдәбиятын йотлыгып укый. 1952 елда Апас урта мәктәбен тәмамлаган егет, бер ел комсомол райкомында эшләп алганнан соң, Казан финанс-экономика институтына укырга керә. 1957 елда аны уңышлы тәмамлап, Башкортстан республикасында һәм Чиләбе өлкәсендә 12 ел эшләгәннән соң, туган Татарстанына кайта һәм Түбән Кама нефтехимия комбинатына баш бухгалтер булып урнаша. 1986 елда "Татарстанның атказанган экономисты” дигән мактаулы исемне ала. Беренче шигырьләрен мәктәп елларында ук яза башлаган авылдашыбыз әдәбиятка соңрак, әйләнеч юллардан килә. Татарстан Язучылар берлегенә 1993 елда, 60 яше тулар алдыннан гына кабул ителә. Үзен белә башлаганнан бирле Зөядә балык тотып, аның тирәсендәге урман-болыннарда җиләк-җимеш җыеп үскән якташыбызның һәрбер әсәре, байтак шигырьләре туган якка багышланган. Әсәрләренең геройлары  туган якның яшел болыннарында, урманнарында, су буйларында йөриләр, кошлар сайравын тыңлыйлар, балык тоталар, бергә шатланалар, борчылалар. Кыскасы, үзләрен табигатьнең бер өлеше итеп тоялар.

         2003 елда Таһир Нәбиуллинның ике повестьны эченә алган "Качкын” исемле китабы басылып чыкты. Анда автор, Болын-Балыкчыдан 1953 елда ук чыгып китүенә карамастан, төбәк тарихын, элеккеге авыл тормышын, табигатен, тирә-як авыл кешеләренең үзара мөнәсәбәтен бик матур һәм җанлы итеп сурәтләп биргән.

         Повестьларның "Качкын” исемлесе укучы куңелен аеруча нык җәлеп итәрлек, әсәрләндерерлек: аңарда халкыбыз тарихындагы иң фаҗигале чор – чукындыру афәтләре күңелләрне тетерәндерерлек итеп тасвирлана. Туган төбәгебезне өйрәнү буенча менә дигән дәреслек – кулланма бу!

         Язучы Таһир Нәбиуллинның "Урман заты” әсәрен укып чыккач уйланып куясың: "Яу килә. Авыл халкы җанын , нәселен саклап калыр өчен, йорт – җирен ташлап, урманга кача. Качаклар арасында бер сабыен кулына җитәкләгән , икенчесен бәләкәй арбада тартып баручы хәлсез ана да бар. Бу бәхетсезләргә  урманда коточкыч җан иясе – албасты һөҗүм итә...

        Бүген елга – күлләргә, урман – кырларга бай илебездә халыклар арасында ызгыш,низаглар күбәйгән бер мәлдә,әкияткә тиң маҗара язу азрак сәер дә,гаҗәп тә шикелле... Әнә бит һаман сугышлар. Каф таулары тирәләрендә ,аннан арырак та ... Халык ач ул тәмам алҗаган, йөдәгән. Кая барып сыенырга белми. Тукта! Болар һәммәсе ошбу повестьтагы яу килү алды күренешләрен күпмедер хәтерләтә түгелме? Шулайрак икән шул... Күңелне кызыксыну били һәм маҗаралы повесть инде үзеннән җибәрми. Һәр вакыйга, алар эчендә кайнаган һәр адәми зат күз алдында”.

        "Бу әсәрне язарга нәрсә этәргеч ясады соң?” дигән сорауга автор үзе малай чагында ишеткән бер вакыйга турында сөйли.

         Карамасар авылыннан бер хатын ялгызы урманга утынга барган икән. Анда аңа аюдай йонлач,ләкин кеше сыман аяк – куллы,үзенчә сөйләшкән коточкыч нәрсә - албасты якынлашкан. Кочаклап каядыр алып китәргә теләгән. Хатын, балтасы белән каршы торып, көч – хәл белән моңардан котылган. Авылга чапкан. Кайткач, тотлыга – тотлыга, хәлне сөйләп биргән. Ләкин, куркуыннан айнымыйча, нык авырый башлаган һәм үлгән...

         Көн саен диярлек хәсрәт- кайгы китерүче Бөек Ватан сугышы елларында үзебезнең Татарстанда булган бу коточкыч вакыйга, башка хәбәрләрне күпмегәдер оныттырып, ярым ач халык күңеленә тирәнгә кереп кала. Таһир Нәбиуллин да онытмый аны. Шундый сәер мәгълүматлар җыя.

         Кешегә охшаган ике аяклы йонлач җан ияләре ерак гасырлардан бирле билгеле икән ләбаса. Алар турында Коръәндә, Библиядэ, антик әдәбиятта да әйтелә. Атаклы табигать белгече Карл Линней һәм башка илләрнең галимнәре тирәнтен кызыксына бу җан ияләренең серле тормышы белән. Безнең илдә дә галимнәр бу өлкәдә уңышлы эшләп килделәр, күп нәрсәләргә ачыклык керттеләр.

           Тормыш сукмакларыбызда сирәк очрый торган "кар кешеләре” , "албасты” кебек могҗизалар турындагы хәбәрләрнең әледән- әле ишетелеп, гәҗит – журналларда басылып торуы авторга бу повестьны язарга зур этәргеч ясаган.

           Шулай ук " Урман заты” әсәрендә автор туып - үскән Болын- Балыкчы, Югары Ындырчы авыллары тирәсендә Шәм күле, Баткак асты сазлыгы, Имән күпер, Бия инеше кебек тарихи атамаларының мәгънәләрен аңлата, килеп чыгу тарихын ачыклый.

         "Урман заты” әсәрендә автор безгә эндәшеп: " Кешеләр, бер- берегезгә мәрхәмәтле булыгыз!” – дип тәмамлый. Ул хаклы. Бик хаклы.

            Болын-Балыкчы  мәктәбенең туган як музеенда әдипнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган махсус экспозиция, китапларыннан торган күргәзмә бар. Авылга еш кайтып йөргән авылдашыбыз бүген безнең арада юк инде. Ләкин без аның белән бәйле хәтирәләрне гел яңартып торабыз. Аның повесть-хикәяләрен кулдан-кулга  йөртеп укыйбыз, һәр елны аңа багышланган кичәләр үткәрәбез.          Сафиуллина Камилә Нияз кы        422348, Татарстан Республикасы, Апас районы    Болын-Балыкчы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы 

       

Просмотров: 1532 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.2/6
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...