Главная » 2011 » Март » 31 » Конкурс-инша: Сафиуллина Камилә , Болын-Балыкчы
14:46
Конкурс-инша: Сафиуллина Камилә , Болын-Балыкчы

 Иегелек иясе.  

 Дөньяда  әле  мәрхәмәтле , ярдәм  кулы  сузарга  теләүчеләр  бетмәгән икән!  Шуларның  берсе – Әсгать ага  Галимҗанов. Бу  якты  йөзле , матур җанлы  кешенең  исеме Татарстан  халкына  яхшы  таныш. Балаларга да , өлкәннәргә  дә  татарга  да , урыска  да.  Берлинны  да  алмаган  ул .Айга  да  менмәгән. Әмма  айга  менеп  танылудамыни  хикмәт. Җир  кешесе   җирдә  яшәргә  тиеш.  Якты  дөньяга  килгән  кеше, аны  шушы  җиргә  кабул  иткән табигать – әнкәгә  рәхмәт  йөзеннән, тирә-юньгә  игелек  чәчәргә  тиеш.Кешеләргә ,җиргә,һавага,суга...Әсгать  ага  яшәү  канунының  менә  шул  маддәсен  кулланып  дөнья  итә. соңгы елларда гына кылган игелекләрен санасаң да хәйран каласың!2001 елда Әсгать Галимҗанов Казан шәхәреннең 1 нче балалар йортына  берничә комплект җиһаз,2003 елда "Газель”автобусы һәм үзненең "Нива” машинасын бүләк итә, велосипед, уенчыклар ,җиләк-җимешләрен санаган да юк инде. 2 номерлы балалар йортына да нәкъ шундый ук бүләкләр тапшыра.  2003 елда тимер юл хастахәнәсенең сабыйлар бүлегенә ,2004 елның октябрендә  4 нче интернат – мәктәпкә, шул ук елның балалар йортына машина бүләк итә. Үз туган авылында, Болын-Балыкчыда, мәчет төзетүгә акчалата ярдәм итә.Яңа Киндер интернат-мәктәбенә 3 сыер, ”Курск”су асты көймәсендә һәлак булучыларның  сабыйларына  30 мең акча тапшыра.

     Аның ятимнәр, инвалидларга ярдәме игътибарсыз калмады. Аерым күрсәткән казанышлары һәм шәфкатълелек эшчәнлеге өчен Ленин исемендәге Балалар ,”Бөтенроссия ятим балаларга ярдәм” фондларының  хөрмәтле әгъзасы итеп сайлана, Халыкара Л.Толстой исемендәге алтын медальгә лаек була. Мин  аны  кылган  гамәлләрен  санап  һич  изгеләштерергә  теләмим.  Алар  һәркемгә  мәгълүм . Әсгать абый  үзе  дә  моны  өнәмәс  иде.

   Әйдәгез, танышуны  аның  туган  ягыннан  башлыйк  әле. Әсгать  Галимҗан  улы  Галимҗанов 1936  елның 2 мартында  Апас районы Болын-Балыкчы  авылында  гади  крестьян гаиләсендә  туа. Сугыш  алды, тормыш әле рәтләнергә  өлгермәгән  чак ... Шуңа  да  Әсгатькә  бишектә, ата-ана итәгендә  озак  иркәләнергә  туры  килми. Яшьли  ятим калып , нинди генә эшләрдә эшләми : көтү дә көтә, колхоз җирләрендә дә эшли, урман да кисә, фермада маллар да карарга өлгерә. Ләкин  кайда гына эшләмәсен-яшәмәсен, газиз туган ягы-Апас, Болын-Балыкчы  гел үзенә тарта,ул туганнары, дуслары,  якын  кардәшләре   белән  арасын өзми . Авылына  кайтып, хәл-әхвәл белешеп, беркадәр  колхозга  булышып  китүне үзенең  намус эше дип саный. Кайтса - һәр  өйнең  иң олы, кадерле  кунагы.

      1980 ел. Бу- Әсгать  Галимҗановның   тормыш,яшәү рәвешен тамырдан үзгәрткән  ел. Егет  беркем белән  киңәми–нитми, химкомбинатта  слесарь булып  эшләп  яткан  җиреннән  Бауман  районы   азык –төлек  торгына  караган  кибетләрнең берсенә  йөк  ташучы  булып  күчә һәм  1986 елда  лаеклы  ялга чыга. Шуннан  соң  үзен  шәхси  эшкуарлыкка  багышлый : мөгезле  эре терлек  үстерүче  фермерга   әйләнә. Хезмәт    яратучан, тыйнак, эчкерсез, кешеләргә игелек кылучы Әсгать   абый  ятимнәрнең , кыерсытылганнар, гарипләрнең,  инвалид  балаларның якын дустына әверелә.Аның тормыш маягы- шәфкатьлелек  күрсәтү.

      Һәм менә шулай ул бөтен калган  гомерен кешеләргә игелек  кылуга багышлый. Ятим балалар гына түгел ,Грузиядә су басудан,  Әрмәнстанда   көчле җир тетрәүдән  зыян күрүчеләр, Иваново  шәһәрендәге  интернациональ  мәктәп-интернатта  тәрбияләнүчеләр, Чернобыль фаҗигасенә   таручылар  турында да    кайгырта. Почта белән  җибәргән  акчасын санап бармый ,  бу игелеген  - изгелеген  ихлас күңелдән ,Аллах   ризалыгы  өчен эшли.

    Безнең  авылыбызда ,аның  туган  ягында, ул  күп  изге  эшләр  эшләде.  Авылыбыздагы  инде  күптән  кипкән  Япьле  күлебезгә  җан  өрде, киңәйтертте-тирәнәйтертте , янәшәдә  агып  ятучы  Зөя елгасыннан су керттерде. Күл  буендагы  ике  катлы  йортын  кече  яшьтәгеләргә  балалар бакчасы  итеп  бирде, бу  бинаны  ул  заманча  җиһазландырган : төсле телевизор, суыткыч, келәм, затлы  мебель.

   2006-2007нчы  уку  елы   безгә  аеруча  истәлекле  булды : Әсгать  абый  безгә  автобус  бүләк  итте.Урамдагы  юлларда  йөрүе  аеруча  күңелле,чөнки  Әсгать  абый  юлга таш щебёнка җәйдерде. Бөтен  авылдашлар  исеменнән  аңа  чиксез  рәхмәтебезне  белдерәбез!

   Бүген  Әсгать  Галимҗанов  кебек  тыйнак,  юмарт, батыр  кешеләрнең яшәвенә  бик  ышанасым  килә. Алар  һәр  чорда, һәркемгә  саф   һава, чиста су, якты  кояш  кебек  кирәк.

 

Просмотров: 1044 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/6
Всего комментариев: 1
1 Азат  
0
Бик әйбәт булган бу. Андый кешеләр турында язарга кирәк. Авылы өчен дә , балалар өчен дә яхшылык эшләгән кеше изге кеше инде ул.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...