Главная » 2011 » Март » 12 » Конкурс-инша: Рәсил Җамалетдинов, Тукай авылы
21:12
Конкурс-инша: Рәсил Җамалетдинов, Тукай авылы

Комсомол районы Тукай авылы урта мәктәбенең 4 класс укучысы Рәсил Мәүлет улы Җамалетдиновның Г.Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан уздырылган конкурска катнашу йөзеннән язылган иншасы

"Әбием Ф.Бурнаш бүләге лауреаты”

Минем әбием Җамалетдинова Сания Зарифҗан кызы 1940 елның салкын декабрь аенда Комсомол районының Тукай авылында ишле балалы Багаутдинов Зариф белән Минехаят гаиләсендә дөньяга килә. Аның балалык чоры каһәр суккан Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Әбиемнең әтисе һәм Галимҗан белән Шакирҗан абыйлары Ватанны дошманнан саклау йөзеннән фронтка китәләр. Әтисе Зарифҗан бабай бер кулын югалтып кайта, ә Шакирҗан абыйсы чит-ят җирләрдә мәңгелек йокыга талып кала. Минехаят әбием берсеннән берсе кечкенә биш бала, килен һәм карт әби карчык белән калып тора. Әбиемнең әтисе белән Галимҗан абыйсы яу кырыннан кайткач та тыныч кына яшәргә булмый. 1946 елның көзендә аларның йортлары янып кара күмергә кала һәм ишле генә гаилә туганнарында яшәргә мәҗбүр булалар. Әбием Тукай мәктәбендә җиде класс тәмамлагач колхозда эшли һәм Чабаксарда торф чыгарган җирдә эшли. Вакыты җиткәч тә әбием Галләм бабам белән гаилә корып җибәрәләр. Шунысы кызык, алар ике кыз туган бер гаиләгә килендәш булып киләләр.

Әбием белән бабам алты бала үстерәләр. Балалары һәрберсе гаиләле. Әбием белән бабамның 10 оныгы бар. Балаларының балалары һәрберсе малайлар. Әбиемнең олы кызы Илхамия апаның олы малае Наил абый өйләнгән. Аның хәзер кызы бар инде. Ул кызына пәйгамбәребезнең хатыны Хәдичә исемен куя. Наил абый урта мәктәпне тәмамлагач Мәскәү шәһәрендә Ислам мәдрәсәсендә белем ала. Ул бик тырыш була һәм аңа Төркиягә барып белемен камилләштерергә юллама бирәләр. Наил абый Төркиядә дүрт ел укый. Ул Төркиядән белем алып кайткач, Шыгырдан авылындагы "Гөлстан” мәдрәсәсенең ректоры һәм Тукай авыл мәхәлләсенә имам итеп билгеләнә.

Сания әбием әти-әнисе гаиләсендә ишле балалы гаиләдә үсә һәм тормышка чыккач та ул ишле гаиләдә яши.Әбием төп йортта өч килендәш белән тату гына яши. Алаларның гаиләләре ишле була, хәтта алар 15 кешегә җитәләр. Андый гаиләләрне хәзер күз алдына да китереп булмый. Ул вакытта авылда ишле гаиләләр күп булган.

Сания әбием Галләм бабам белән Комсомол райпосында дистә еллап гаиләләре белән кондитер цехында эшлиләр.

1947 елларда авылда намаз укырга урын булмый. Мәчетнең бинасы булса да, анда картларга намаз укырга рөхсәт ителми. 1947 елдан авыл бабайлары җомга намазы укырга аерым йортларга йөриләр, тик 1970.. елда төрле сәбәпләр аркасында тагын урынсыз калалар. Җәй көннәрендә алар җомга намазларын  укырга зираттагы сарайга йөриләр, ә көзге, кышкы, язгы начар һава шартларында аерым йортларда укыйлар. Моңа халык бик борчыла. Бер кем дә бу җаваплылыкны үз эстенә алмый.  Галләм бабабызның әтисе Җамалетдин үз йортында намаз укырга рөхсәт бирә. Ул вакытта мулла вазыйфасын Төхфәтуллин Гайнулла алып бара, тик аңа бу йортта җомга намазы укытырга туры килми. Гайнулла бабай 1970 елның сентябрендә вафат була. Безнең йортта җомга намазын 1970 елның 25 сентябреннән алып 1990 елның 26 апреленәчә укыйлар.Бабайлар җомга намазы укыткан өчен акча алмыйлар.Әбиебез һәм апалар һәр җомгага намазлыклар җәеп җомга картларын ачык йөз белән каршы алалар һәм озатып калалар. Әбием: "Авыл мәчетен җитештерү бер яктан яхшы булса, икенче яктан безнең гаилә өчен авыр кичереш булды, чөнки без нәрсәнедер югалткан кебек булдык. Озак еллар, җомга көне җиткән саен менә-менә картлар килә дип, көтеп тора идек”, - ди. Җомга картлары әби-бабайларга бик рәхмәтле булдылар.

Озак еллар үтсә дә, 2010 елда Чувашстан мөселманнарының Диния нәзарәте аның изге хезмәтен онытмаган һәм аңа "Дин сакчысы” номинациясендә Фәтхи Бурнаш исемендәге бүләк тапшырды 

 

Просмотров: 1277 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 1
1 мөселман  
0
Ислам динен шул авыр заманда саклап калуда зур эш эшлэгэнсез инде. Аллахынын зур рэхмэте Сезгэ

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...