Главная » 2011 » Март » 31 » Конкурс-инша: Миләүшә Зәйнуллина, Татарстан, Сарман районы, Илексаз авылы
14:58
Конкурс-инша: Миләүшә Зәйнуллина, Татарстан, Сарман районы, Илексаз авылы

Яшьлегеңдә күп тырышсаң,

                                                                         эшкә бирсәң чын күңел,

      Каршыларсың картлыгыңны

                                                                          бик тыныч һәм бик җиңел.

       Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның бу сүзләрен үзенә тормыш девизы итеп алучы, апрель аенда 50 яшен тутыручы укытучыбыз Ләззәт абый Хуҗин турында сезгә язып үтәсем килә.

     Язгы кояш елмаеп, җылы нурларын сипкән көннәрнең берендә Морбаш авылында Котдус абый һәм Тәския апа гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. Балачакта шук, шаян малай булып үсә. Укуга бик һәвәс була. Мәктәпкә кергәнче үк әнисеннән укырга – язарга өйрәнә. Морбаш сигезьеллык мәктәбен "яхшы” билгеләренә генә тәмамлагач, Сарман урта мәктәбендә 9-10 нчы классларны укый. Мәктәптә укыган елларында ул төрле спорт бәйгеләрендә, Сабантуй бәйрәме ярышларында катнаша, һәрчак беренчелекне ала. Шуның нәтиҗәсе: 1977 нче елда Әлмәт              физкультура техникумына укырга керә. Анда укыган елларында республика күләмендә уздырылган спорт ярышларында катнашып, призлы урыннар яулый.

     Ләззәт абыйның күңеле һәрвакыт авылга – туган ягына тартыла. Яшь белгеч 1979 нчы елда хезмәт юлын Морбаш сигезьеллык мәктәбендә физкультура укытучысы итеп башлый. Балаларны яраткан, алар белән тиз арада уртак тел тапкан, эшкә бөтен күңелен биргән Ләззәт абыйны әти – әниләр, коллектив үз итә. Ләззәт абый Хуҗин укучыларда төпле белем бирү өстенә кешелеклелек сыйфатлары да тәрбияли, көчле рухлы, сәламәт булып

үсүләрен тели.

      1986 нчы елда Илексаз авылында урта мәктәп ачылгач, Ләззәт Котдус улы үзенең хезмәт юлын шунда дәвам итә. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп узасым килә: авылда мәктәп ачкан вакытта булышып йөрүчеләрнең берсе була ул. Өч дистә ел эчендә укытучыма күп авырлыклар белән очрашырга туры килгәндер, әмма ул аларны җиңә килгән, һәрвакыт ачык йөзле, шат күңелле булып кала белгән.

     Безнең күңелләргә  миһербанлылык, изгелек орлыкларын белем бирүдән тыш, тәрбия чаралары ярдәмендә дә сала. Укытучы җырга – моңга, сүзгә, сәхнә осталыгына ия.

     Бер акыл иясе әйткән: берничә айдан уңыш алыйм дисәң – иген чәч, ун елдан җимеш ашыйм дисәң – агач утырт, гомерең буе кадер – хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң – бала укыт! Язмыш сезнең өлешкә соңгысын язган икән. Үзегез сайлаган әлеге юлдан атлавыгызга 30 ел вакыт узган! Бу кеше гомере өчен күп ел санала. Ләззәт абый кулы астыннан күпме бала гомере узган! Аның тырыш хезмәт нәтиҗәсе булып, укучыларының ярыш – бәйгеләрдә алган призлы урыннары санала. Баскетбол, волейбол түгәрәге Илексаз мәктәбендә һәрвакыт эшли, без анда бик теләп йөрибез, шуңа күрә инде менә ничә еллар кызлар һәм малайлар командасы беренче урынны кулдан "ычкындырмыйлар”. Волейбол түгәрәген хәтта укытучы апаларыбыз өчен дә үткәрә. Көрәш түгәрәгенә йөрүче егетләребез призлы урыннарны алып, республика күләмендә уңышлы чыгыш ясыйлар.

    Укытучым мәктәптә дә күп төрле чаралар уздыра. "Аҗаган”, "Күңелле стартлар”,  кросслар, "Әти – әни һәм мин – спорт сөюче гаилә”, "Ягез әле, егетләр”, "Джунгли чакыра” һ.б. -  безнең күңелләрдә  тирән истәлекләр белән истә калучы бәйрәмнәр.

      Оештыру сәләте белән аерылып торгангадыр, Ләззәт Котдус улын    Сарман      спорт   мәктәбе  директоры   да  итеп билгелиләр. Заман сулышы  

белән яшәве, һәрбер яңалыкны эш тәҗрибәсе белән сынавы,      хезмәттәшләренә үрнәк күрсәтүе аның, әлбәттә, тынгысыз холкыннан килә. Хезмәттәшләрен бер йодрыкка туплый белә, һәрберсенең сәләтен ачыкларга тырыша, аларга үз вакытында дөрес юнәлеш бирә, хезмәтләрен дә гадел бәяли.

      Ләззәт абый – гаилә җанлы кеше дә. 1986 нчы елда үзе белән бер коллективта эшләүче иң чибәр, иң булдыклы укытучы Зилә апа белән таныша. Кызның да күңеле башка ярлар сыйдыра алмый. Ике арада сагыну, ярату билгесе булып хатлар йөри, эштә дә гел бергә булалар. Алар арасында күпме генә киртәләр булса да, йөрәк ике яшь парны 1987 елда кавыштыра. Шуннан бер - бер  артлы Рәмилә, Айдар дөньяга аваз сала. Балаларның мәшәкатьләре дә, шатлыгы да, тырыш хезмәт тә инде инештәге су кебек ага бара.  Зилә апа Хуҗина 24 ел балалар арасында. Беренче категорияле укытучы ничәмә - ничә баланы җитәкләп, "Әлифба”дан башлап, олы тормыш юлына алып чыккан. Тырышлыгы, сабырлыгы, үз эшен чын күңелдән яратуы белән укучылар гына түгел, ә ата – аналар күңеленә дә тирән эз салган Зилә апа Әкмал кызы.

     Ике бала тәрбияләп үстергән бу гаиләдә бары мәхәббәт, бер – береңне аңлап яшәү хөкем итә. Кызлары Рәмилә тормышта үз юлын тапты: хәзерге вакытта кечкенә Әминәне үстерә. Рәмилә әти – әниләре юлыннан китә: Яр Чаллы педагогия институтының география факультетын тәмамлый. Ә уллары Айдар мәктәптә укый.

     Илебез киләчәгенең тоткасы кулларында икәнен белеп эш итә Ләззәт абый.  Балаларга белем ачкычы бирүче, кешеләрне Кеше итүче олуг мөгаллимгә укучыларыгыз мең рәхмәтле.

       Шушы  катлаулы  чорда  да  көндәлек  мәшәкатьләрне  бер  читкә  куеп, башкалар  өчен  яши белә укытучым. Авыр, ләкин  дөньдагы  иң  кирәкле  хезмәтне  бар  көчеңне  куеп  башкара. Нарасый  күңеленә  Сез  чәчкән  игелек  орлыклары  шытымнар  бирсен, үссен, корымасын  иде. Алдагы көннәрегездә дә бәхетле, сәламәт яшәгез, кайгы җиле сезне читләтеп үтсен. Эшегездә зур уңышлар Сезгә, Ләззәт абый.

Миләүшә Зәйнуллина

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

5 нче сыйныф укучысы

Просмотров: 782 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...