Главная » 2011 » Март » 31 » Конкурс-инша: Лилия Рахимова, Татарстан, Сарман районы, Илексаз авылы
14:55
Конкурс-инша: Лилия Рахимова, Татарстан, Сарман районы, Илексаз авылы

Төшкә кереп һаман йөдәтәләр,                                                                                             

                                                           Тетрәтәләр сугыш юлларын

                                                           Шул яудан соң 65  җәй, кыш үтте

                                                           Җөйләнсә дә тәндә яралар.

                                                          Сызлаулары  һаман - һаман

                                                          Җанны  телеп-телеп   алалар.

    Бәхетле  бул, балам! Җирдә яңа кеше туа һәм  якты дөнья белән, исәнләшкәндәй беренче  тапкыр кычкырып аваз сала. Бәхетеннән иксез - чиксез шатланган ана, елмаеп, нәни сабыена  төбәлә   һәм   әкрен генә әлеге сүзләрне кабатлый: , "Син дөньяда килдең, син  бәхетле, илебезнең киләчәге синең кулда”.

     Әйе, безнең илебездә  һәрбер  ана  үз  сабыена  сөенеп, зур өмет белән ышанып карый. Чөнки  ул  аны  туган  иленең  киләчәген дәвам  итүче, тынычлыгын  саклаучы итеп  үстерә. Әгәр дә нәни  сабыеның  гөнаһсыз чиста   күзләренә карап,  аның  кайчан да булса үз иленә, халкына күз - яшь  алып килүче явыз   җәллад яисә кемгәдер бил бөгүче мескен кол  булуын күз алдына килсә, аның  бәхетле буласына ышаныр  идеме  икән аналар?

    Бәхетле  бул, балам! Кайсы  гына ана үз баласына бу изге  теләкне  теләмәде икән?! 1941 нче  елның  22 нче июнь таңында   илебезне, туган Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклап  калырга, аның азатлыгы, тынычлыгы  өчен   гомерләрен   кызганмыйча  көрәшергә   ант  иткән  һәм антларын  изге кайнар   каннары белән үтәгән миллионнарча  ир - егетләрнең, хатын - кызларның, ятим  калган  кайгылы  балаларның  газиз  аналары да   дөньяга  килгәндә  сабыйларына  шушы теләкне  теләгәндер. Бәлки халыкны зар елаткан канэчкеч   Гитлерның да  әнисе   улын  кешеләргә шәфкатьсез, явыз, ерткыч  булсын  дип   түгел, ә   иленә  лаеклы  алмашчы, халыкка  шатлык  китерүче   булсын  дип  үстергәндер.

    Сугыш! Ни  кадәр кайгы - хәсрәт, югалту, бәхетсезлек  китердең  син тынычлык  халкына. Син   аның  бәхетен  урлап, рухын  сындырырга, юк  итәргә, колга   әйләндерергә, кешеләрне   тезләндереп, алар  өстеннән  явызларча   хакимлек  итәргә  теләгәнсеңдер. Безнең  илнең   әзерлексез  булуыннан  файдаланырга   теләгәнсеңдер. Ләкин  бер  хакыйкатьне   син  аңламагансың. Безнең   илебезнең  горурланып  сөйләрлек, курку  белмәс, җиңелмәс  батыр  уллары, кызлары, шундый  батыр  йөрәкле  балалар үстергән  бөек  аналары бар.

    Менә  шундый  батыр, кыю, пәһлеван Илексаз  авылы  егете  Әхматҗанов  Шәрифҗан   Әхмәтҗан   улы да  без бәхетле  яшәсен  өчен  сугыш   кырына    күтәрелгән.

     Ул  1924 елның 22 июнендә туа. Карт әтисе   белен энекәшен калдырып, 1942 елның  сентябрь аенда 18 яшьлек егет Сарман хәрби комиссариатына юнәлә. "Яшьтәшләрем яз көне үк китеп беткәннәр иде, авылдан берүзем генә киттем, - ди Шәрипҗан абый. - Сугыш мине куркытмый иде, әниемне үз кулларым белән жир куенына салудан да авыррак яра юктыр кебек тоелды".

Комиссариаттан аларны Бөгелмәгә алып китәләр, анда башка район егетләре дә кушыла. Бөгелмәдән Норлатка, аннан Рязаньга юл тоталар. Кузләре - тәрәзәдә. "Хәсрәт тулы йөзләрне, сагыш тулы күз-ларне хәзер дә онытасым юк, - дип сөйли Шәрипҗан абый. Барыбызның да күңелләрдэ бер уй: канга туймас фашист этләреннән үч алырга! Себер тимер юлы буйлап Ленинградка барып җиттек. Бу вакытта ул камалышта иде, Ладога күле аша кердек. Беравык карантинда торганнан соң, частьләргә озаттылар. Мин 9 нчы авиацион төзекләндерү батальонына элэктем. Безне очу полосаларын чистар-ту, әзерләү, окоплар казу һәм башка эшлэр көтә иде. Илне фашистлардан азат итү теләге шулкадәр көчле, дошман пулялары, бомбалары да куркытмый иде” 1944 елның гыйнварында, Ленинград блокадасы өзелгәч, аларны Кронштадт аэродромына күчерәләр. Урман кисеп, төпләп, территорияне чистарту, таш ташып, самолетлар өчен урын азерлаү кебек  эшләр  дә  өстәлә.

 Дошман уты астында эшли - эшли көнбатышка таба юл алалар. Тирә - якта төтен, көек исе, үле гәүдәләр, снаряд, миналар шартлавы. Эстониядә, Латвиядә, Көнчыгыш Пруссиядә hәм башка бик күп урыннарда аэродромнар төзиләр - самолетлар тоткарланырлык сәбәпләр булырга тиеш түгел. Шулай итеп, Германиягә дә барып җитәләр. Җиңү көнен Шәрипҗан абый Германиядә каршылый.  Сугыштан соң да тиз генә кайта алмый, ул хезмәт иткән баталь­он әле ике ел шул равешле эшлэрен дә­вам итә. Туган авылы Илексазга 1947 елнык җәендә кайту бахетенә  ирешә.  "Эткәй миннән  кош теледәй хатлар көткән. Биш ел буена хәбәрем булмагач, үлган дип уйлаганнар. Мине кургәч, шатлыктан кабынган күзләре - һаман да исемдә", -ди Шәрипҗан абый.

      2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, "Сугышчан батырлыклары  өчен", "Ленинград оборонасы өчен", "Георгий Жуков" һәм юбилей медальләре ветеранның батырлыгын, фидакарьлеген  раслап, күкрәгендә балкыйлар. Тыныч хезметтә дә сынатмый ул, көнне төнгә ялгап  тырышып эшли.                                             !

    1947 елның  7 нче ноябренда  Илексаз  авылының иң уңган, чибәр кызларынын берсе - Миңненурга тәкъдим ясый егет, hәм  яңа гаилә учагы кабызыла. Шуннан бирле, инде менә алтмыш елдан артык, авыл да иң үрнәк гаиләләрдән булып яшиләр. Берсеннән - берсе акыллы биш бала үстерәләр. Сугыш ачыларын кичергән Шарипҗан абыйга язмыш тагын бер авыр кайгы алып килә: олы уллары Сәхипҗан вакытсыз гүр иясе була. Шәрипҗан абый бе­лән Минненур апа, иңгә - иң куеп, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны уртак итеп  яшиләр.   Балаларны  башлы - күзле итеп, оныкларны гына түгел, оныкчыкларны тарбияләшергә булышалар. Уллары Фәрит, Риф, Илдус, кызлары Фәридә Сарманда яшиләр.  Шәрипҗан абый - гаиләсендә дә, авылда да ихтирамлы кеше. Мин аңа озын гомер, тыныч көннәр, Җинү бәйрәмен әле күп тапкырлар каршылавын телим.

                                                          Лилия Рәхимова

                                                          Илексаз мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

Просмотров: 877 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.3/3
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...