Главная » 2011 » Март » 12 » Конкурс-инша: Илүзә Пазюкова, Шыгырдан авылы
15:37
Конкурс-инша: Илүзә Пазюкова, Шыгырдан авылы

        Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган язмамда мин авылыбызның күренекле кешесе дип, авылыбыз халкы өчен, гомумән, Чувашстан татарлары өчен армый - талмый көч куючы Әлбир хәзрәт Рифкать улы турында  язарга телим.

         Әлбир Рифкать улы Крганов 1976 елны Шыгырдан авылында дөньяга килә. Мәктәптә укыган вакытта ук үзе мөстәкыйль рәвештә гарәп әлифбасын һәм Коръән сурәләрен өйрәнә, шунда укыганда ук үзенә юл сала, күңелендә изгелек орлыклары бөреләнә башлый. Мәктәпне бтергәч, Казанда ислам кабул ителүгә  1000 еллык исемендәге мәчет каршында, Россия һәм Ауропадан  СНГ илләре мөслманнарының дини идарәсе мәдрәсәсен , Р.Фәхретдинов исемендәге ислам университеты, Россиянең  ЦДУМ филология һәм культура факультетын тәмамлый. Үзенең остазлары итеп Миналим хәзрәт Фәткулловны, Алялетдин хәзрәт Караны, Габделхак хәзрәт Миневалиевны саный.

           1991 елда Шыгырдан Үзәк Җәмигъ мәчетенең мәзине һәм имамы булып эшли башлый. 1992 елда Казан Мөхтәсибе Имам – Мөхтәсибенең урынбасары һәм Чуваш, Мордва, Марий-Эл республикалары буенча куратор булып билгеләнә. 1993 елда ЧР Мөселманнарының ислам үзәгенең рәисе, 1994 елда – Чуваш Республикасы мөселманнарының Дини идарәсенең Россия ЦДУМ ның эчке һәм тышкы эшләр департаментының җитәкчесе , 2005 елда   ЦДУМ  рәисенең  беренче урынбасары итеп билгеләнә.

          Әлбир хәзрәт нинди генә эшкә алынса да, үзен булдыклы, эшлекле, киң карашлы, эрудицияле, акыллы кеше итеп күрсәтә. Ул ил җитәкчеләре белән дә, авыл халкы белән дә, балалар белән дә уртак телне тиз таба ала. Менә шул сыйфатларга ия булмаса, ул шундый зур дәрәҗәләргә ирешә алмас иде, билгеле.

          Әлбир хәзрәтнең изге эшләре бик күп. Аларны санап һәм язып бетереп тә булмас иде. Үзе изге юлда йөргәч, аның эшләре дә, тормышы да кешеләргә изгелек итүгә багышланган. Шундый зур дәрәҗәле кеше булуына  карамастан, ул мәктәп укучылары янына барырга, алар белән сөйләшергә , аларга бәйрәмнәр үткәрергә , бүләкләр өләшергә дә вакыт таба. Укучы балаларга дин – нәсыйхәт өйрәтү, аларны мөселманнарча яшәргә өндәүне ул үзенең изге бурычы дип саный.

         Мөфти Әлбир хәзрәт Крагнов җитәкчелегендә күп кенә мәчетләр һәм мәктәпләр, шул исәптән Чабаксар шәхәрендәге мәчет, ДУМ ЧР резиденциясе төзелә. Әлбир хәзрәт Крганов тырышлыгы белән мәчетләр каршында мәктәпләр һәм ДУМ ЧР ның "Гөлстан” РИУ ның хәзерлек факультеты эшләп килә..

          2010 елның май аенда Шыгырданыбызда "Өч сәхәбә” мәчете ачылды. Бу авылыбыз өчен дә, халкыбыз өчен дә бик тә сөенечле, тарихка кереп кала торган вакыйга булды. Авылыбызның тормышында халык өчен мондый зур бүләкнең булганы юк иде әле дисәк тә ялгыш булмас. Мәчетне ачу гына да шундый зур тантана булды. Аның бизәлешенә, зәвык белән ясалышына, матурлгына килгән кунаклар да, авыл халкы да хәйран калды. Бу мәчетне төзүдә Әлбир хәзрәтнең хезмәте үлчәүсез. Мин "Өч сәхәбә” мәчетенә багышлап Әлбир хәзрәтнең соравы буенча шигырь язган идем, шуннан өзек:

Болгар бабамнарның истәлеге булып

Күтәрелде мәчет, бизәлде.

Шул яңа мәчеткә карап,

Йөрәкләрдә яра төзәлде.

Рәхмәт яусын Әлбир хәзрәткә,

Рәхмәт яусын төзүчеләргә

Рәхмәт, мәчет булсын диеп

Янып - көеп йөрүчеләргә.

Менә шушы мәчет ачылганнан соң, авыл халкы да, җитәкчеләр дә Әлбир хәзрәтнең булдыклылыгына, уңганлыгына, сүзе үтемле булуына тагын бер мәртәбә инандылар.

Әлбир хәзрәтне дин юлын сайларга нинди сәбәпләр өтәрде икән? Монда иң беренче сәбәп, Әлбир хәзрәтнең әбисе һәм бабасының дин тотулары, аларны хөрмәт итү билгеле инде күңелгә бирелгән изге, якты хисләр, яхшылыкка, изгелеккә омтылу, Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышану һәм дә киң күңеллелек дип уйлыйм мин.

Әлбир хәзрәт Крганов куйган хезмәтләренә дәүләт тарафыннан тиешле бәя бирелә дип әйтә алабыз.

2006 елның 28 июлендә Чуваш Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов "Эшләгән уңышлары өчен” ордены белән бүләкләнә. Чуваш дәүләт университетының мәдәният йортында халыкара Хәйрия фонды "Гасыр меценаты” бүләкләре тапшырыла. "Җирдә яшәү хакына” һәм Л.М. Горчаков орденнарына лаек була. 2009 елда үткәрелгән Бөтендөнья интернет челтәрендәге "Ел татары бәйгесендә” "Ел мөселман җитәкчесе” номинациясе конкурсының җиңүчесе дә ул.

2009 елның 24 нче декабрендә Әлбир хәзрәт Кргановка илебез алдында җаваплы эш тапшырылды. Ул РФнең җәмәгать Палатасының әгъзасы итеп сайланды. Ә яңа ел алдыннан гына Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәтенең башлыгы булып билгеләнде. Мин Әлбир хәзрәт Кргановны чын күңелемнән шундый югары дәрәҗәгә ирешүе белән котлыйм.

Хәзерге вакытта Әлбир хәзрәт Крганов гаиләсе белән Мәскәү шәһәрендә яши. Тормыш иптәше Ләйсән беләнг Гомәр исемле улларын, Хәдичә һәм Фатыйма исемле кызларын тәрбияләп үстерәләр.

Әлбир хәзрәт гаилә тормышында хатыны өчен, ягымлы, тугрылыклы ир, балалары өчен сөйкемле ата, әти-әниләре өчен булдыклы ул. Әлбир хәзрәт өчен әтисе Рифкат абый, әнисе Гөлчәчәк апа горурланып яшиләр.

Билгеле, шундый дәрәҗәләргә җитеп, шундый уңышлар яулавына изге юлда йөрү, изге эшләр кылу, Аллаһның кушуы буенча бирелгән дан һәм шөһрәт бит инде болар! Авылыбызда шундый кешенең тууы, шундый кешенең булуы белән чын күңелдән горурланабыз. Эшендә, тормышында зур уңышлар, шатлык, гаилә бәхете, озын гомер телибез. Алдагы  тормышыгызда тагын да зуррак уңышларга ирешсен иде.

Изге юлда хезмәт итәсез сез,

Уй хыяллар сезнең изгелек.

Барыр юлыгызда, гаиләгездә

Булсын иде һәрчак тигезлек.

 

Бәрәкәтле үтсен көннәрегез,

Юлыгызга чәчәк сибелсен.

Сезнең өчен, бик нык горурланып,

Һәрбер кеше чынлап сөенсен.

 

Изгелекне җирдә ятмый , диләр,

Меңе белән кайтыр, ышанам.

Сезне бик тә хөрмәт итеп,

Изге теләкләрдә мин калам.

Просмотров: 1032 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/27
Всего комментариев: 2
2 Рамиля  
0
Бик матур язгансын ,кызым

1 мөселман  
0
Ник Гөлстан чыкмый башлады икэн.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...