Главная » 2011 » Март » 31 » Конкурс- инша: Гыйззатуллина Эдилэ, Кукмара районы, Татарстан
14:39
Конкурс- инша: Гыйззатуллина Эдилэ, Кукмара районы, Татарстан

 "Минем тормышымда  укытучының роле.”

"Туган ягымның күренекле кешеләре” турында язарга уйладым да уйга калдым.  Безнең Кукмара районы күренекле шәхесләргә бик бай. Ләкин шулай да минем өчен иң зур урынны укытучылар алып тора. Аларга булган ихтирамымны шушы язмамда күрсәтәсем килә.

Укытучым, хәреф танытучым,

                                                                                         Безнең юлның якты маягы.

Йөздерәсез белем диңгезендә,

Сез – диңгезнең ап-ак корабы.

М.Гыйззәтуллина.

      Укытучы...Нинди матур исем.Дөньяда ул – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе.

Әгәр дә укытучы булмаса, башка төрле һөнәрләр дә булмас иде.

      Укытучы...Бу кечкенә генә сүзгә нинди олы мәгънә салынган. Укытучы безгә белем бирә, укыта, үстерә, дөньяны танырга булыша, ягъни безнең икенче әниебез була.

      Үткән 2010 нчы ел укытучылар елы дип игълан ителгән иде.Алар турындабик күп әсәрләр иҗат ителгән, нәфис фильмнар төшерелгән. Мин әлеге иншамда үзем өчен үрнәк булган яраткан укытучыларым турында җылы сүзләремне язып үтәргә телим.

      Беренче сентябрь. Бүген мин мәктәпкә барам. Нинди татлы мизгелләр.

Тиздән мин беренчн укытучымбелән очрашам. Менә әтием зур чәчәк бәйләмнәре әзерли, әнием чәчләремә кабарып торган ак бантиклар берке-

тә, күңелендәге җылы хисләрен миңа өсти.

      Чәчәк бәйләмнәре тотып, горурланып мәктәпнең ишеген ачам. Беренче укытучым елмаеп каршы ала. Әйе, нинди татлы минутлар, истәлекле көннәр.

      Шушы көннән башлап, мәктәпнең күңелле мизгелләре башланды.

Зифа буйлы горур укытучым,

Өйрәттең син хәреф танырга.

Исәпләргә, кушып алырга.

Кайсы диңгез кайда урнашканын

Карталардан эзләп табарга.

                                                              М.Гыйззәтуллина.

      Чыннан да, Гөлфия Радик кызы безгә күп нәрсәне танырга, аңларга ярдәм итте. Ул үзенең сабырлыгы, йомшаклыгы, балаларга биргән назы белән без-

не таң калдырды. Әгәр берәр кешене ошатасың икән, аның берниди дә тскәре ягы юк кебек тоела. Гөлфия апа турында да шул ук сүзләрне әйтер идем, чөнки укытучыма бәяләрем бары тик уңай яктан. Беренче укытучым миндә мәктәпкә мәхәббәт тәрбияләде. Укытучымны күбрәк яраткан саен,

мәктәбемә хөрмәтем арта барды.

      Башлангыч сыйныфның санаулы еллары күз ачып йомганчы үтеп тә китте.

Без атлаган яшел сукмак зур юлга чыгарды. Алда бишенче сыйныф. Яңа укучылар, яңа укытучылар.

шуңа күрә дәресләрнең ничек үткәнен дә сизми калабыз. Кыскасы, зур осталыкка ия булган укытучы гына укучыларга аның кебек тәрбия һәм белем бирә ала.

                            Йомшак сүзле гадел укытучым,                                    

                            Олы хөрмәт яши күңелемдә

Туган телне саклау, аңлау өчен                                                                                                                                                 

                            Күпме көч куясыз сез безгә.

      Бары безнең мәктәп кенә шундый оста, булдыклы укытучылар белән горурлана ала. Шуның өчен без көн саен сөенеп мәктәпкә ашыгабыз. Анда безне сәләтле укытучыларыбыз, белем диңгезе көтә. Укытучыларыбызның авыр хезмәте макталсын, югары бәяләнсен иде.                                                                   

Просмотров: 909 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...