Главная » 2011 » Март » 1 » Конкурс-инша: Гөлназ Салеева, Чичкан авылы
15:57
Конкурс-инша: Гөлназ Салеева, Чичкан авылы

Сиңа мәхәббәтем турында яздым,сөекле халкым.           

    Тормыш ыгы-зыгысыннан туктап,

     Мәшәкатьләреңне ташла да,

     Әй,туганым,үткәнеңә кара,

     Анда синең нәселең башлана.

    Ерак бабайлардан аваз килә:

    "Тамырыңны өйрән,и бала!

    Оныта күрмә,нинди җепләр белән

    Кеше заты җирдә саклана”.     

     Менә шулай дип язып калдырган минем татар халкымның бер танылган бөек шагыйре . Дөрес тә, минем халкымның бәхете өчен җиң сызганып эшләүче кешеләре бар безнең арабызда. Мин халкыма булган мәхәббәтемне, хисләремне үзебезнең авылның эшчән, тырыш кешеләре мисалында язарга булдым.

     Ул - минем бабамның бертуган абыйсы  – Салеев Шәйхулла бабай Шакирҗан улы.

      Шәйхулла бабай 1930 елның 27 сентябрендә беренче бала булып дөньяга килә. Ул туган еллар бик авыр була. Унбер яшенә җиткәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Әтиләре Шакирҗан бабай өч баласын һәм әнисенең карынындагы тумаган баласын калдырып сугыш кырларына дошманга каршы көрәшкә чыгып китә. Әтиләре сугыш кырында вакытта сеңелләре Рафия апа дөньяга килә. Шундый авыр тормышта, әнисенең олы улы -ярдәмчесе булуына карамастан, авыр булса да Чичкан 7 - еллык мәктәбен тәмамлый. Укуын дәвам иттерү максаты белән Канашта авыл хуҗалыгы механизаторлар хәзерләү мәктәбендә белем ала. Ул тракторчы һөнәрен үзләштерә.Тракторчы-механизатор таныклыгын алгач, Чичкан авылында оешкан  "Игенче” хуҗалыгында, соңрак  "Заветы Ильича” колхозында тракторчы булып эшли. Бу елларда авыл хуҗалыгын торгызу, ныгыту өчен мондый белгечләрнең булуы бик урынлы була, чөнки авылның, хуҗалыкның киләчәге алар кулында була.

   Шәйхулла бабайның яшьлеге сугыштан соңгы елларга туры килә. Ул бөтен көчен якты тормыш төзүгә куя, чөнки әтиләре Шакирҗан бабай сугыш кырларында һәлак була. Ул әнисенең төрәге буларак, үзе белән бертуганнарын аякка бастырырга булыша. 1955нче елда күрше Тукай авылы кызын Зәкия әбине өйләнеп кайта . Аларның балалары туа башлый. Ул үзенә йорт салып туган нигезеннән аерылып чыга.  Берөзлексез 1986 нчы елга кадәр туган хуҗалыгында тракторчы булып эшли, ә 1986 нчы елда,сәламәтлеге какшый башлагач, терлекчелек фермасында азык хәзерләү цехында оператор булып эшли. 1990нчы елда лаеклы ялга чыга.

       Ул үзенең тормыш иптәше Зәкия әби белән дүрт ир бала тәрбияләп үстерәләр .Балаларына белем бирәләр, барысы да илебезнең сакларында хезмәт итәләр, ә кече уллары Рәис Әфган кырларында үзенең хезмәт бурычын үтәп кайта.                                             

      Шәйхулла бабайның хезмәт стажы 40 елдан артык.Ул үзенең озак еллар уңышлы хезмәте өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. 1973 нче елда "Мактау билгесе” (Знак Почета) ордены белән, ике медаль, ”Социалистик ярыш җиңүчесе” билгесе белән 1974нче елда, ә 1970нче елда районның Мактау Китабына кертелгән.

     1997нче елның 1нче февралендә Шәйхулла бабабыз бу дөньядан мәңгелеккә күчте. Хәзергесе вакытта аның сөекле хатыны Зәкия әби кече улы Рәис тәрбиясендә яши, оныкларын үстерергә булыша.

     Бу язмамны язган вакытта, Зәкия әби күз яшьләрен сөртә - сөртә,  яшьли үлде шул бабагыз, - диде. Шулай, 67яшь бик аз шул ул.

      Үзем аны бер дә күргәнем булмаса да, миндә аның белән горурлану хисләре уянды.

       Менә шундый булган минем бабамның абыйсы - Шәйхулла бабай - минем сөекле татар халкымның фидакарь улы.                                                                                 

                                                                                     

                                                                              Салеева Гөлназ,

                                                                              Чичкан төп мәктәбенең

                                                                              6 нчы сыйныф укучысы

Просмотров: 883 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/7
Всего комментариев: 3
3 Гельназ  
0
Рэхмэт сезгэ!

2 авылдаш  
0
Шейхулла абый бик ун,ган кеше иде. Аны искэ алып язуын, очен бик зур рэхмет.

1 !!!!  
0
Чичканнар, бер-берегездән уздырып, берсеннән-берсе шәп иншалар язасыз, молодцылар!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...