Главная » 2011 » Март » 31 » Конкурс-инша: Гөлшат Нәбиуллина, Сарман районы, Илексаз авылы
15:03
Конкурс-инша: Гөлшат Нәбиуллина, Сарман районы, Илексаз авылы

                                                                                      Укытучы, мәктәп!

                                                                                      Бу ике сүз

                                                                                      Күңелемдә яши янәшә

                                                                                      "Мәктәбем”, - дип дәшкән  

                                                                                                       чакта күңел,

                                                                                      "Укытучым!” – дип йөрәк

                                                                                                      эндәшә.

      Кеше... Ул һәрвакыт төрле каршылыкларга юлыгып яши. Гомер юлында аларны җиңәргә өйрәнә, сыный-сынала. Сынау-сыналу чорында кеше, әлбәттә, тәҗрибә дә туплый, акылга да үсә, ныгый.

Көрәш кагыйдәсе буенча тормышта кемдер җиңә, ә кемдер җиңелә, кемдер онытыла, ә кемдер данга күмелә. Шулай итеп, адәм баласы бу тормышта үз юлын таба, олы бәхеткә ирешә. Ләкин ул, бәхеткә ирештем дип, үзенең дөньядагы иң зур байлыгын − кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска тиеш.

Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен. Кеше үз-үзен хөрмәт итәргә тиеш. Берәүләр малга кызыгып, икенчеләр эчкечелеккә бирелеп, кешелек сыйфатларын югалта.

Чыннан да, кешелек дөньясы яратылганнан бирле, кеше үзе генә бер дөнья булып яши алмый. Аны чолгап алган мохит, аралашу, яшәү – болар барысы да кеше дөньясының үсешенә йогынты ясый. Шуңа күрә дә икенче берәүләр белән аралаша белү, үз-үзеңә карата таләпчәнлек булдыру, гаделлек, тыйнаклык, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларны тәрбияләү, ихтирамлы һәм игътибарлы булу − болар барысы да Кеше дигән сүзне зур хәреф белән язарга мөмкинлек бирә.

Тормыш никадәр катлаулы булса да, кеше үз язмышына үзе, бары тик үзе генә хуҗа була ала. Яшәеше, эш-гамәле белән үзенең исемен акларга, гомер елларын барлаганда, тирән горурлык хисе тоярга тиеш ул. Әлеге юллар нәкъ менә безнең укытучыбыз турында.

      Ана исеме белән тиңләшердәй, синең өчен көенеп ут йотучы, синең өчен сөенүче, тормышта бар нәрсәне җиңеп алга барырга өйрәтүче, гомумән, кешелеккә лаеклы буын үстерү өчен, үзен аямыйча, эш һәм ял сәгатен санамыйча эшләүче кеше – ул мөгаллим!

        Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбыз башында укытучы торганын һәркем аңлый. Әйе, нәкъ менә алар кешелекне мәгърифәт  дөньясына алып керә, хәреф танырга, язарга өйрәтә, белгәннәрен хәтергә сеңдерергә тырыша, тәрбияле булырга өнди.

       Менә шундый олуг мөгаллимнәрнең берсе – Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Риф абый Нуриәхмәтов.

       1945 нче елның 16 июнендә Иске Имән авылында туган ул. 1953 – 1960 елларда Карашай – Саклау җидеелык мәктәбендә белем ала. Укытучы гаиләсендә туып – үскән егет үзенең гомерен белем бирү белән бәйләргә уйлый. Кулына аттестат алган егеткә 1960 елда Минзәлә педагогия училищесы ишекләре ачыла. 1964 елда дипломлы белгеч Азалак урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы буларак хезмәт юлын башлый. 1965 елдан  1967 елга кадәр Совет Армиясендә хезмәт иткәч, 1967 елда Сарман урта мәктәбенә география укытучысы итеп билгеләнә. Белемгә булган омтылышыаны Казан якларына китерә: 1969 елда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының география факультетына укырга керә. Риф абый аны 1974 елда уңышлы гына тәмамлый.

     Югары белемле егет 1974 – 1986 елларда район мәгариф бүлегенең методика кабинеты мөдире булып эшли.

     Язмыш җилләре яраткан укытучымны Илексаз авылына китерә: 1986 елда урта мәктәп төзү эшләрен башлап йөри. Мәктәп төзелеп бетүгә, аны директор итеп билгелиләр. Менә шушы көннән башлап заман белән бергә атлаучы Риф абый Нуриәхмәтов 24 ел инде җитәкче вазифасын башкара.

    Риф Нурмөхәммәт улы - намуслы, тырыш хезмәте, сабырлыгы һәм гаделлеге белән укучылары, авыл халкы, хезмәттәшләре арасында да зур абруй казанган хөрмәтле укытучы. Ачык йөзле, шаян, кешелекле, чисталык һәм тәртип яратучы укытучым – укучыларның иң яраткан мөгаллимнәренең берсе.

     Риф абыйның йөзеннән генә түгел, йөрәгеннән дә нур сирпелеп тора. Күпләрнең: "Кайдан килә микән аңа бу кадәр көч, куәт, дәрт?” – дип исләре китә. Ә менә мин: "Бу кадәр мәгълүматны аның баш мие ничек сыйдырып бетерә ала микән?”- дип тә шаккатам. Укыту өлкәсендә белмәгәне юк аның.

    43 ел география укытучысы булып эшләгән мөгаллимнең хезмәтләре бушка китми – бүген шәкертләре илебезнең төрле почмакларында хезмәт куялар. Мәктәп диварлары директорыбызның күп еллык хезмәт җимешләрен – укучыларның уңышларын үзенә сыендырган: мәктәпне медальгә тәмамлаучылар да, район, республика ярыш – бәйгеләрендә җиңүчеләр дә бар. Җиңүләрнең нигезендә укытучының белеме, тәҗрибәсе, зур тырышлыгы, ә иң мөһиме – мәктәп коллективын бергә туплый алуы ята.

     Укытучы булу өчен һөнәри белем, ә иң яхшы укытучы булыр өчен балаларны яратып, эшеңә күңел җылыңны салу кирәк. Директорыбыз – әнә шундыйлардан.

     "Мин бәхетне күктән эзләмәдем, ул һәрвакыт янәшәмдә булды”, - ди ул. – тынгысыз булдым, бер минут та тик тормадым: эзләндем, укыдым, укыттым, үземнең, укучылар һәм укытучыларымның кечкенә генә уңышларына да чын күңелдән куана белдем”.

     Бу мөхтәрәм шәхескә, гомумкешелек һәм педагогик кыйммәтләргә ия булган, быел үзенең 65 яшен тутыручы олуг мөгаллим – Риф абыйга без, укучылар, сокланып карыйбыз, торган саен аңа ихтирамыбыз арта бара.

   Иртәдән кичкә кадәр белем йортында ул. Берәүне дә игътибарсыз калдырмый, һәммәсендә дә ярдәм итәргә вакыт таба. Компьютерны да биш бармагы кебек белә, мәгариф өлкәсендәге һәм илкүләм яңалыклар белән дә танышып бара, аларны безнең белән бик теләп уртаклаша.

     Аның хезмәте дә югары бәяләнде: 200 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек булды Риф абый Нуриәхмәтов.

     Мин горурланып, директорыбыз турында: "Алар – бөтен нәселләре белән мәгарифкә хезмәт итүчеләр”, - дип әйтә алам. Укытучы гаиләсендә туып – үскән Риф абыйның улы Айрат та әтисе һөнәрен сайлаган: ул Сарман мәктәбендә информатика фәнен укыта.

    Кайда гына булмасын, Риф абый үзенең укытучы дигән горур исеменә тап төшерми. Ул – яшь буынга белем, тәрбия һәм киңәш бирүче.

   Мин сезнең укучыгыз булуым белән горурланам. Сез безгә, канат яручы кошчыкларга, белем биреп кенә калмыйсыз, ә олы тормыш юлына да әзерлисез. Мең – мең рәхмәт сезгә. Иншамны үзем чыгарган шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

 Рәхмәт сиңа, укытучым!

Мәктәбемне ошатамын

Диңгездәге корабка,

Сөекле укытучыларны –

Корабтагы морякка.

Шул моряклар капитаны

Директорыбыз Риф абый

"Дулкыннар” белән көрәшеп,

Еллар узганын саный.

Тормыш давылларына да

Мәктәбем һич бирешми:

Белем һәм тәрбия бирә,

Аңа җиңелү килешми!

"Моряклар”ның девизы:

Укучым таза булсын;

Дөнья белемле, тәүфыйклы

Балалар белән тулсын!

Рәхмәт сиңа, укытучым!

Зур хөрмәт белән сиңа

Шигырь юллый укучың.

                                                       Гөлшат Нәбиуллина

                                                       Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                       5 нче сыйныф укучысы

 

Просмотров: 7280 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...