Главная » 2011 » Март » 1 » Конкурс-инша: Гөлназ Идиатуллина, Чичкан авылы
15:50
Конкурс-инша: Гөлназ Идиатуллина, Чичкан авылы

Сиңа мәхәббәтем турында яздым,сөекле халкым.

Мисалим  кызы Вагизә Сафьянова      (1927-2010) 

                       Игелекле татар мөгаллиме,

            Синнән күчә безгә мәрхәмәт.

            Йөрәк утың балкып торса гына,

            Яшәр иман, яшәр мәхәббәт. (  К.Фәтхетдинова.Ъ

       Гүзәл дә, ямьле дә минем туган авылым! Җир йөзендә аннан да матур, аннан да кадерле  нәрсә юк минем өчен! Авылыбызның уртасында биш вакыт азан яңгыраган мәчетебез, аның эчендә "Кәримә” мәдрәсәсе эшләп килә. Мәдрәсәдә без тирән белем алабыз. Ныклы белем алу өчен төп мәктәбебез бар. Элек -электән безнең авылыбызда  зур шәхесләр, оста педагоглар, язучылар аз булмаган. Шуларның берсе - Мисалим кызы Вагизә Сафьянова.

         Бу язмамны 40 елга якын  гомерен балаларга аң-белем, тәрбия бирүгә багышлаган,  хөрмәтле, мәрхүмә укытучыбыз  Вагизә Мисалим кызына багышлыйм. 

      Вагизә Мисалимовна 1927 елның 19 гыйнварендә крестьян гаиләсендә туа. Шәхес культы шукымы алар гаиләсен дә битараф калдырмаганлыктан, Вагизә апалар гаиләсе төрле урыннарда яши.1941 елны  Канаш районы Янгильчи урта мәктәбенең 5 сыйныфын тәмамлый.1941 елны алар гаиләләре белән Чичкан авылына күчеп кайталар һәм ул "Игенче” колхозында эшли башлый. 1943 елда Алатырь шәһәрендә  ул 6 айлык бухгалтер курсын тәмамлый. 1944-1945 елларда  Комсомол  райпотребсоюзында баш бухгалтер булып эшли. 1951-1954 елларда Чурачык урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлый. 1954-1959 елларда ЧГПИ  физика- математика факультетын тәмамлап, "Математика һәм сызым” укытучысы белгечлеген ала.

Безнең авылыбызда хатын- кызлар арасында  югары уку йортын тәмамлаучылардан ул беренче була.

Алган белеме белән  Ибрәс районы Бугыян урта мәктәбендә математика һәм сызым укытучысы булып эшли. 1969-1989 нчы елларда  Чурачык урта мәктәбендә  белем  бирә. Бу елларда ул үзен оста педагог  итеп таныта. Кияүгә чыгып тормыш иптәше белән бер кыз үстерәләр. Бүгенге көндә кызлары Наилә апа район хастаханәсендә врач булып эшли.

Вагизә апа беренче көннәрдән үк балаларны яратып, аларга бөтен күңел җылысын биреп белем һәм тәрбия бирә, үзен кешелекле, гадел мөгаллим, оста оештыручы итеп таныта. Мактаулы эшендә күп төрле грамоталар; "Хезмәт ветераны” һәм "Бөек Ватан сугышында Җиңүгә-50 ел” медальләре белән бүләкләнгән.

Авылыбызның күп кенә танылган шәхесләре аны үзләренң остазлары итеп саныйлар. Якташыбыз, шагыйрь, прозаик , драматург Р.Зәйдулла, Татарстанда күп еллар югары оешмаларда җитәкче булып эшләгән А.Садретдинов, дистәләгән укытучылар, врач,юрист аның алдында баш ияләр.

Ул лаеклы ялга чыккач та, һаман эзләнә, уйлана, тикшеренә. Үзе җыйган мәгълүматларны кәгазь битенә төшерә. Күп еллар буе Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз турында документлар җыя. Нәтиҗәдә, мәктәбебез архивында биш альбом тупланды. 1990-2002 нче елларда мәктәп һәм авыл турында күп истәлекләр җыеп, 2007нче елда "Чичкан авылы муллалары” исемле китабы басылып чыкты.

Вагизә апа бүгенге көндә безнең арабызда булмаса да, аның рухы күңелләрдә яши. Авыр туфрагың җиңел булсын, тыныч йокла, без Сезне онытмыйбыз!

 

 


 

 

 

Просмотров: 1343 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/6
Всего комментариев: 1
1 АВЫЛДАШ  
0
ВАГИЗӘ АПА БИК ТАЛӘПЧӘН, ҮЗ ЭШЕНӘ БИРЕЛГӘН ЧЫН УКЫТУЧЫ ИДЕ. УРЫНЫ ОҖМАХТА БУЛСЫН! ГӨЛНАЗ СЕҢЕЛЕМ, СИНЕҢ ЯЗМАХ АНЫҢ РУХЫНА ДОГА БУЛЫП ИРЕШСЕН!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...