15:03 Конкурс инша: Айзатуллова Ризилә, Шыгырдан авылы | |
Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел. Укытучы, бала гел янәшә, Сикәлтәле юллы тормышта. Серләр уртак, шатлык-кайгы бергә, Әйтерсең Сез бер үк сулышта. Шыгырдан авылының танылган кешеләре күп. Авылның галимнәре, доцентлары, профессорлары, шагыйрьләре, язучылары бар. Ә мин гади укытучы турында язарга уйладым. Дөресрәге, укытучылар гаиләсе турында. Укытучы! Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укытучы - җәмгыятьтә хөрмәткә лаек кеше! Укытучы - кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче. Бөек педагог Ян Омос Каменский "Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк” дигән фикерләре белән бик хаклы. Минем әниемнең бабасы Махмутов Минзаһит Мәүлет улы Шыгырдан авылында 1916нчы елда туган. 1932нче елда Батыр педагoгик техникумына укырга керә. 1935енче елда уңышлы гына тәмамлый һәм Шомыршы районы Өч Балтай эшләргә җибәрелә. Колхоз яшьләр мәктәбендә тарих фәнен һәм хәрби эш дәресләрен алып бара, директор вазифасын да башкара. Шул ук мәктәпкә әниемнең әбисе дә эшләргә килә. Мөхлисә Абдрахим кызы 1917нче елда Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Грибаново авылында туган. Педагогик училище тәмамлагач, Өч Балтай авылына укытырга җибәрелә. Яшьләр бер-берсен ошаталар һәм гаилә корып җибәрәләр. 1938енче елда алар Шыгырдан авылының җидееллык мәктәбендә эшли башлыйлар. Минзаһит бабай тарих һәм хәрби эш дәресләре алып бара. Ә Мөхлисә әби башлангыч сыйныф укытучысы була. Бер-бер артлы 3 уллары туа. Тулы гаилә бәхете белән яшәгәндә генә ил өстенә кара кайгы килә. 1941енче елның 22нче июнь таңы Советлар Союзына сугыш алып килә. Минзаһит бабай да шул елны сугышка алына. Мөхлисә әби 3 бала белән ирен фронтка озатып кала. Күпме йокысыз төннәр үткәргәнен, күпме күз яше түгелгәнен ул үзе генә белгәндер. Җитмәсә, 1 баласы вафат була. Ничек кенә авыр булса да түзәргә кирәк. Чөнки сугыш авырлыгы бөтен ил халкы җилкәсенә төшә. 1418 көнгә сузылган бу сугышта Совет солдатлары җиңү яулаган. Ә бу җиңү җиңел генә бирелмәгән бит! Бу сугыш күп корбаннар, күз яшьләре, йокысыз төннәр, җәфалы көннәр таләп иткән. Ул һәрбер йортның ишеген шаккаган. Сугыш күпме аналарны баласыз, хатыннарны ирсез, балаларны ятим иткән. Минзаһит бабай өлкән лейтенант исемендә хезмәт итә. Тула шәһәре янындагы сугышларның берсендә яралана. Күрсәткән батырлыклары өчен 1942нче елда "Кызыл Байрак” орены белән бүләкләнә. Мөхлисә әбине һәм балаларын шатландырырга язган була Минзаһит бабайга. 1945енче елда исән-имин Шыгырданга әйләнеп кайта ул. Җиң сызганып эшкә керешә. Мәктәптә физкультура һәм хәрби эш дәресләре алып бара. Көчле спортчы да була ул. 1946нчы елда "За победу над Германией в ВОВ 1941-1945гг” медале белән бүләкләнә. Тыныч тормышка ямь өстәп, ир балалары туа. Ләкин сугышта алган яра үзе турында оныттырмый. Аяз күктә яшен суккан кебек, Минзаһит бабай кинәт авырып китә һәм 1948енче елда вафат була. Мөхлисә әби 31 яшендә тол кала. Кинәт килгән хәсрәттән дөнья караңгыланып китә аңа. Ләкин ничек кенә булса да, үзендә көч табарга кирәк. Кулында 3 ир бала бар. Олысына 10, икенчесенә 8, ә кечесенә 2 яшь кенә була. Сугыштан соңгы авыр елларда ай-һай җиңел булмагандыр аңа... "Минзаһитым кайта дисәләр, әллә нәрсәләр дә бирер идем”, - дип әйтә торган була ул. Ятимлекнең ачысын күп татыган бабам (әниемнең әтисе). Ул вакытлар турында сөйләгәндә, күзләрендә һәрвакыт яшь була аның. Тормыш дәвам итә. Мөхлисә әбигә балаларын аякка бастырырга кирәк. Тормышның авыр йөген үзе генә тартса да, балаларына югары белем бирергә тырыша. Укысыннар, белем алсыннар, кеше булсыннар дигән өмет белән яши ул. Икешәр смен эшләргә туры килә аңа. Тормыш авырлыкларын җиңеп, улларына белем бирү өчен көчен кызганмый. Өч улы да Казан дәүләт университетына юл тоталар. Олы улы Рауф фтизиатр, икенче улы Равил травматолог, өченче улы Вилсор хирург булып эшли башлыйлар. Мөхлисә әби 1980енче елга кадәр мәктәптә эшли. 40 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Ул улы Равил гаиләсе белән яшәгән. Оныкларын тәрбияләүдә ярдәм иткән. Оныкларының яраткан әбисе булган. Әниемнең укытучы булуы, бәлки, Мөхлисә әбинең тәрбиясе нәтиҗәседер. 1990ынчы елда ул вафат була. Бүгенге көн яшьләре Махмутов Минзаһит бабай һәм Мөхлисә әби турында белмиләр. Мин үзем дә алар турында бабаемнан, әбиемнән һәм әниемнән генә ишетеп беләм. Олы яшьтәге кешеләр аларны җылы сүзләр белән искә алалар. Мөхлисә әби күп кенә авылдашларымның беренче укытучылары булган. Беренче укытучы һәркемнең күңелендә якты истәлек булып, гомер буе саклана. Еллар үтсә дә, аны хөрмәт белән искә алалар. Укытучы - зур тормыш юлына чыгаручы. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен иң беренче нәүбәттә укытучыларына, остазларына бурычлы. Муниципаль белем бирү учреждениесе "Икенче Шыгырдан урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 8енче сыйныф укучысы Айзатуллова Ризилә Рәмис кызы | |
|
Всего комментариев: 2 | |
| |