Главная » 2011 » Март » 27 » Конкурс-инша: Айзатуллова Алсу, Шыгырдан авылы
16:47
Конкурс-инша: Айзатуллова Алсу, Шыгырдан авылы

        Миңа авылыбызның горурланырлык кешесе турында язырга булгач, бик күп уйланырга туры килде. Алар бездә күбәү. Тик шулай да күп уйлагач, мин Якушев Ринат абыйда туктарга булдым.

      Ринат абый 1952 елда Шыгырдан авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Солтан абый мәктәптә математика , ә әнисе Галия апа биология укытучысы була. Ринат абый мәктәптә бик әйбәт укый торган малай була һәм мәктәпне алтын медальга тәмамлап В. И. Ленин – Ульянов исемендәге Казан дәүләт университетының мехмат факультетына укырга керә. 1974 елда Казан университетын Кызыл Диплом белән бетереп аспирантурада укый. Физика – математика фәннәре буенча деформацияләнүче каты җисемнең механикасы өлкәсендә кандидатлыкны яклап чыга һәм университетта эшләвен дәвам итә. Шулай итеп " Физика – математика фәннәре кандидаты” дигән исемгә лаек була.  Математика һәм механика буенча 60 тан артык фәнни – популяр китаплар бастыра. "Почетный работник высшей школы РФ” дигән исемгә лаек була.

      Язучы Флүс Латыйфи белән берлектә кызыклы әдәби әсәрләр иҗат итәләр. Ринат абый дистәдән артык әдәби әсәрләр бастырган. 2001 – 2004 елларда Якушев Ринат МГУның механика композитов кафедрасында доцент булып эшли. 2002 елдан бүгенгә кадәр Рәсәйнең федераль хезмәттә белем бирү һәм фән сферасында күзәтү буенча эксперт, ФГУ "Росийское акредационное агенство” сында Мәскәү вәкиленең директоры.

      Тормыш иптәше Рәшидә апа белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Марат биолог,  Калиниград техник университетында  аспиритант, кызлары Наилә Штутгартта экономика институтында магистратурада.

     Ринат абый турында язуымның төп сәбәбе, математика һәм физика фәннәрен яратуда, аннары аны кечерәктән бирле белеп үскәнгә. Чөнки безгә Галия апа Ринат абый турында еш кына  сөйли иде. Минемчә, Ринат абый чыннада хөрмәткә лаеклы кеше. Чөнки ул әлегә кадәр күп көч куеп эшли. Безнең авыл Ринат абый кебек кешеләр белән горурланырга тиеш.

Просмотров: 854 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/12
Всего комментариев: 5
5 NNN  
0
умничка)

4 ландыш  
0
молодчина алсушка:*

3 Эльмира  
0
Молодец,курше)****
Яратам)*

2 Gala  
0
Какие умные и талантливые выходцы из села!!! Побольше про таких людей хочется читать. Молодец Алсуша!

1 345  
0
молодец Алсукаем)

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...