20:56 Конкурс-инша: Гильфиева Алсу, Кукмара, Татарстан | |
"913 нче аерым саперлар батальонының отделение командиры сержант Заһидуллынга Укчы Полкның махсус подразделениеләрен кабартылган зур резина көймәдә елга аръягына чыгару бурычы йөкләнә. Кичү районына дошман минометлардан көчле ут ача. Дистәләрчә миналар суда да, десант аяк басарга тиешле елга ярында да өзлексез ярылуын дәвам итә. Пулеметчыларның беренче группасын елга аша кичерергә керешкәч тә, Заһидуллинның көймәсен берничә урыннан мина кыйпылчырлары зарарлый. Көймәнең тишекләрен тиз генә ямап, аңа берөзлексез диярлек һавав өрдерергә кирәк була шул чакта акфиннәр утны тагын да көчәйтә төшәләр. Бер мина янәшәдә генә ярылып, көймәне суга күмә. Әмма тәҗрибәле сапер каушап калмый. Сугышчыларга көймәдәге суны түгәргә кушып, үзе тишкәләнгән урыннарны тиз генә ямаштыра. Кул астындагы ике өрдергечне алып, пулеметчылар ярдәмендә көймәгә бертуктаусыз һава тутырырга керешә. Шулай итеп, 536 Укчы Полкның пулемет взводы сугышчыларын төягән Заһидуллинның көймәсе, каршы як ярга беренче булып барып җитеп, десант төшерә. Дошманның берөзлексез уты астында коммунист Заһидуллин үз отделениесе белән 19 рейс ясый. Кыска гына вакыт эчендә , каршы як ярга кораллары белән 350 сугышчыны һәм танкка каршы ата торган 5 орудиене (снарядлары белән) чыгара. Дошман урнашкан ярдан үзебезнең якка чыкканда да Заһидуллинның көймәсе буш булмый, аңа яраланган сугышчылар утыра. Акфиннәр елганы утка тотуларын туктатмыйлар, ләкин Заһидуллинның юлында ут стенасы киртә була алмый..." Шунысы кызыклы: әлеге кичү вакытында кыю якташыбыз бер мәртәбә дә яраланмый- пулялар һәм миналар аны ничектер читләтеп үтәләр. Халык белеп әйтә шул- батырдан пуля да курка. Моңа кадәрге сугышчан батырлыклары өчен III дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнгән сержант Фәхретдин Гыйльметдинович Заһидуллинга,Свирь елгасын кичкәндә күрсәткән зур тәвәккәллеге өчен, СССР Верховный Советы Президиумының 1944 ел 21 июль Указы нигезендә Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелә. Шулай итеп, гади бер сапер, армия-фронт күләмендә киң таныла. Геройның Свирь елгасын кичкәндәге атаклы көймәсе, кадерле экспонат буларак, "Свирь җиңүе" дип исемләнгән музейга, Инженерлык Гаскәрләре Павильонына куелган. Намуслы , фидакарь хезмәте өчен коммунист Заһидуллин күпләгән бүләкләргә, халыкның кайнар рәхмәтенә лаек була.Туган җирен дә онытыпбетерми Герой. Байлангардагы авылдашлары, туганнары янына каиткалап, хатлар язгалап тора."Маяк"лылар аның белән чиксез горурланалар.Авылның иң ямьле урамнарының берсе һәм урта мәктәпнең пионер дружинасы Советлау Союзы Герое Фәхретдин Гыйльметдинович Заһидуллин исемен йөртә.
| |
|
Всего комментариев: 0 | |