17:05 Конкурс-инша: Шакирова Ләйсән, Байләнгәр авылы, Кукмара, Татарстан | |
Кукмара районы язучылары. Безнең Татарстан Республикасы Кукмара төбәгенең шифалы туфрагында туып ускән һәм хәзер исемнәре Татарстанга гына түгел, хәтта башка милләтләргә дә билгеле булган данлы якташларыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Шулар арасында милләтебез язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда, матурлауда зур хезмәт куючы, әдәбиятыбызга намуслы хезмәт итүче әдипләребез дә лаеклы урын били. Татар мәдәниятендә җуелмас эз калдырган, дистәләгән фәнни, әдәби китаплар авторы, фольклорчы, тәрҗемәче Мөхәммәттаип Гыйльман улы Яхин (1845 — 1910), язучы, журналист, юрист Мәгъсүм Нәҗип улы Насыйбуллин (1925), тәнкыйтьче, галим, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин, танылган шагыйрь, нечкә күңелле лирик Әхмәт Юныс (1916 — 1976), язмыш сынавына бирелмичә иҗат иткән Рәниф Шәрипов, хәзерге поэзиябез күгендә якты йолдыз булып кабынган, талантлы шагыйрьләр Газинур Морат, Рифә Рахман, шигырьләре, хикәяләре белән якташларын сөендергән Чаллы шәһәрендә яшәүче Рәшит Бәшәр, әдәбият мәйданына кыю адымнар белән керә баручы Халисә Нигьмәтуллина, Заһид Мәхмүди һәм Кукмара төбәгеннән чыккан башка әдипләр белән хаклы рәвештә горурланасың. Безнең тарихи һәм аһәңле татар милли телен, бай үткәне булган әдәбиятын, мәдәният казанышларын укучылар күңеленә салучы мөгаллимнәребезнең бүгенге чорда иң зур бурычы, шушы кешеләребезнең әсәрләрен шәкертләр күңеленә җиткерү, алар иҗаты белән кызыксындыру, өйрәнү омтылышы тәрбияләү һәм, шул эшне башкарып, талантлы якташлары белән горурлык, ватан-пәрвәрлек хисен үстерү, камилләштерү. Югарыда саналган әдипләр арасында Таип Яхин аерым урын тота. Ул байтак еллардан бирле галимнәребез игътибарын җәлеп итә. М. Гайнуллин, М. Мәһдиев, Һ. Мәхмүтов кебек әдәбият һәм фольклор белгечләре аны К. Насыйри, Ш. Мәрҗани белән бер заманда эшчәнлек күрсәткән мәгърифәтче галим, фольклорчы, укытучы-педагог итеп саныйлар, хезмәтләренә югары бәя бирәләр. Әлегә кадәр аның хәтта туган урыны да һәм үлгән еллары да мәгълүм түгел иде. Архив материалларын, кабер ташларын өйрәнү аның биографиясенә яңа фактлар өстәде. Мөхәммәттаип Гыйльман улы Яхин 1845 елда Казан губернасының Мамадыш өязе Байлангар авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне әтисеннән алганнан соң, Казанга килеп, Ак мәчет мәдрәсәсен тәмамлый. Ул 1884 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Татарская учительская школада, зур тырышлык куеп, рус телен өйрәнә һәм фәнни эш белән шөгыльләнә. 1890— 1902 елларда җиде исемдә китабы дөнья күрә. Т. Яхин ул заманның яңача фикер йөртә торган мәгърифәтле кешеләр таләп итүен яхшы аңлый. 1898 елда язылган «Тәгълим әл-әдәп иләл-вәләд» китабында кешегә дөньяда яшәү өчен кирәк булган, буыннан-буынга күчеп килә торган әхлак сыйфатларын өйрәтә: кешене рәнҗетмәү, начар сүзләрдән саклану, эчкечелекнең зарары, ата-ана хакын зурлау һ. б. турында сөйли. Автор гыйлем алу, һөнәргә өйрәнү кирәклеген басым ясап әйтә. «Кеше нәсел вә нәсеп белән үзенең әкърибасыннан (әкъриба — якын, таныш) олуг була алмас, мәгәр һөнәр вә гыйлем белән олуг вә хөрмәтләү улыр», — дип яза. «Вакыт» гәзи-тендә барган бәхәскә кушылып, ул руслар белән бер җирлектә яшибез икән, алар белән аралашу өчен рус телен яхшы белергә кирәк, дигән фикер әйтә. Үз заманы өчен кыю әйтелгән фикер бу. Русча укыган кеше кяфир диненә чыга икән, дип коткы таратучыларны Т. Яхин кире кагылмаслык мисаллар белән фаш итә. «Дәфгыль — кәсәл мин әс-сабый-вәс-сыйбы-яти, ягъни ир балалардан вә яшь кыз балалардан ялкаулыкны җибәрә торган хикәяләр» (1900), «Сабый вә сабияләр өчен мәргуб (кызыклы) булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбит (кисәтү) өчен гаҗәеп булган гыйбрәтләр» (соңгысы 1897 һәм 1902 елларда ике басмада чыга) исемле милли мәдәниятебез үсешенә өлеш булып кергән китапларын аерым басым ясап күрсәтергә кирәк. Беренчедән, алардаТ. Яхин үзен фольклорчы, һәвәскәр галим итеп таныта. Мәкаль, табышмак, мәзәкләр җыеп, шуларны классификацияләп урнаштыра. Икенчедән, бу ике китапны балалар өчен махсус хрестоматия итеп төзи. Димәк, мәгърифәтче галим балалар әдәбияты үсешенә дә өлеш керткән. Бу хрестоматияләрдә Т. Яхин күпсанлы табышмаклар, төрле мәзәкләр, мәкальләр туплау белән бергә, И. А. Крылов мәсәлләрен тәрҗемә итүгә зур урын бирә (йөздән артык тезмә мәсәлен чәчмә формада тәрҗемә итә һәм аларны «хикәя» дип атый). А. С. Пушкинның «Балыкчы һәм балык турында әкият»ен дә тәрҗемә итеп бастыра. Т. Яхин китапларында тупланган әкият, мәзәк, табышмак, мәкальләр бүген дә зур әһәмияткә ия. Алар унике томлык «Татар халык иҗаты» җыелмаларының берничәсендә урын алган. Татар әдәбияты тарихында эз калдырган Т. Яхинның бай мирасы — башлангыч сыйныфларда халык авыз иҗатын үткәндә, IX сыйныфта мәгърифәтчелек реализмы буенча төшенчә бирелгәндә киң файдаланыла. Якташ әдипләребез арасында Мәгъсүм Насыйбуллин татар әдәбияты мәйданында үзенчәлекле урын тотучы талантлы язучы булып танылды. Бөек Ватан сугышы фаҗигасенең утын-суын кичкән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Журналистлар һәм Язучылар берлеге әгъзасы, бүгенге көндә басылып чыккан 22 китап, 612 публицистик хезмәт авторы (аларның гомуми тиражы миллионнан арта), әсәрләре татар, башкорт, урыс, үзбәк, казах, каракалпак, чуваш, якут, удмурт, кыргыз, кытай, төрек телләрендә басылган. Байлангар авылында 1925 елда туып үскән М. Насыйбулин татар әдәбиятында бик үк колачлы үсеш алмаган детектив жанрны яңа үрләргә күтәрүдә зур өлеш кертте. Аның әсәрләре китап киштәләрендә укучыларын көтеп зарыкмый. Алар мавыгып укыла. 1980 һәм 1982 елларда Татарстанда хокук саклау мәсьәләләренә багышланган әсәрләрнең укылу дәрәҗәсен билгеләү буенча конкурс уздырылган иде. Әлеге бәйгедә Мәгъсүм аганың «Алтын алка» әсәре — беренче, ә «Ярканат» повесте икенче урын алды. 1988 һәм 1993 елларда җөмһүриятебезнең Милли китапханәсе шулай ук хәзерге татар язучыларының иң күп укыла торган әсәрләрен ачыклау буенча тикшеренү үткәрде. Шулар арасында М. Насыйбуллинның «Син тикшерүче бит» исемле китабына икенче урын бирелде. М. Насыйбуллин, профессиональ юрист буларак, милиция һәм прокуратура органнары эшчәнлеген, әдәби әсәр жанр үзенчәлекләрен һәм таләпләрен яхшы белә. Шуңа күрә ул иҗат иткән әсәрләрнең сюжеты мавыктыргыч була. М. Насыйбуллин әсәрләрендә җәмгыятьтә бер генә җинаять тә җәзасыз калырга тиеш түгел, дигән фикер алга сөрелә: җинаятьче һәм хокук саклаучы образларын зур осталык белән тасвирлый. Тикшерүчеләр, милиция хезмәткәрләре батырлыгына, тапкырлыгына, тырышлыгына мәдхия уку белән генә чикләнми язучы. Һәр әсәрнең үзәгенә тәрбия мәсьәләсен, вөҗдан газабын куя, дөреслекнең күзенә туры карарга, аны аңлый, таный белергә өйрәтә. Йокымсыраган вөҗданны уяту, керләнгән күңелләрне сафландыру — аның иҗат иманы. Зур Сәрдек мәктәбен тәмамлап, олы поэзия мәйданына килеп кергән Газинур Морат, дөрестән дә, бүгенге буын шагыйрьләре арасында үзенең лаеклы урынын били. Ул 1989 — 1994 елларда Татарстан Язучылар берлегенең шагыйрьләр секциясен җитәкләде, бүгенге көндә күп әдипләрне берләштергән берлекнең идарә әгъзасы итеп сайланды. 1991 елда «Татар иле» гәзитонә нигез салучыларның берсе булды. 1995 елда, «Мәдәни җомга» гәзи-те нәшер ителә башлагач, аның баш мөхәррир урынбасары итеп билгеләнде. Ә журналистлык эшчәнлеген «Татарстан яшьләре» газетасында, «Ялкын», «Идел» журналларында башлаган иде. Беренче шигырь китабы 1985 елда басылып чыкты, бүгенге көндә ул — биш китап авторы. Аның 1991 елда басылган «Оча җырлар» җыентыгына кергән «Кош хокукы», «Черек күл», «Фидаиләр кирәк», «Тәүбә» шигырьләре, «Атом — кирмән» поэмасы хис-тойгыларның яңалыгы, тирәнлеге, ихласлыгы һәм сурәтләү чараларының заманчалыгы белән җәлеп итәләр. Буталчык, болгавыр заманда да шагыйрь хаклыкның җиңәчәгенә тирәнтен ышаныч белән яши: Һәр уйның килә Яхшы буласы — Мәҗүси булып Кабат туасы. һәр җанның килә изге буласы... — ди шагыйрь «Мәҗүси уй» шигырендә. Г. Морат ил тарихы, халык язмышы турында әрнеп, борчылып яза, гаделлек һәм матурлыкның тантана итәсенә өметләнә. Бүгенге әдәбият мәйданын лаеклы тотучылар арасында Язучылар берлеге әгъзасы, тәнкыйтьче галим, әдәбият белгече, күп дәреслекләр авторы Фоат Галимуллии да күренекле урын били. Ф. Галимуллин — рус балалары өчен татар әдәбияты дәреслекләре язу эшенә беренчеләрдән булып кереште, көн таләбе югарылыгындагы менә дигән уку әсбаплары төзеп чыгарды. VII, X, XI сыйныфлар өчен әдәбият дәреслекләрен тезүче авторлар арасында да якташыбыз булуы сөендерә. Алардагы яңалык, фән укытуга, әдәби процесска хәзерге таләптән чыгып карау укучыларга әдәбият дәресләрен тиешле дәрәҗәдә үзләштерү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Матур әдәбият барлыкка килү белән бер үк вакытта аның турында белем дә туган. Бу белемнең бер тармагы — әдәби тәнкыйть. «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер» дигән Г. Тукай. Чыннан да, әдәбиятның дөрес үсешенә ярдәм итү, аның үсеше тулы булсын өчен, объектив тәнкыйть һәм теория кирәк. Әдәби тәнкыйть бүген туа торган әсәрләрне анализлый, аларга бәя бирә, агымдагы әдәби үсешнең юлларын билгели. Әдәби тәнкыйтьче язучы белән укучы арасында арадашлык хезмәтен үти. Чөнки ул укучыга әдәби әсәрнең әһәмиятен, авторның төп фикерен, аның максатын, ягъни автор позициясен, әсәрнең сәнгати яңалыгын аңлатып бирә. Ф. Галимуллинның мондый катлаулы эшкә алынып, матбугатта актив катнашуы, тирән эчтәлекле объектив язылган хезмәтләре агымдагы татар әдәбиятының үсешенә өлеш кертә. Менә тәнкыйтьченең 1995 елда басылып чыккан «Офыкларын алдан күреп» китабы. Ул анда татар әдәбияты тарихының кайбер күренешләрен яңача бәяләүгә омтылыш ясый. Бүгенге җанлы әдәби хәрәкәтне күзәтүләре белән уртаклаша. Өлкән буын каләм әһелләре X. Туфан, Ф. Хөсни, М. Гайнуллин һәм башкаларның иҗат эшчәнлекләрен әдәбияттагы бүгенге карашлар белән чагылдыра. Шул ук вакытта Ә. Баянов, Г. Ахунов, М. Маликова, М. Хәбибуллин, X. Әюп, М. Насыйбуллин, Р. Мөхәммәдиевләрнең иҗат үзенчәлекләрен билгели. Әлеге җыентык тәнкыйтьченең әдәбият дәреслекләрендә укучыга җиткереп бетерә алмаган фикерләре белән кыйммәтле. Милли горурлык, туган төбәгеңне ихтирам итү хисе туган якның талантлы шәхесләре үрнәгендә булдырыла. Алар эшчәнлеген өйрәнү, җанлы очрашулар укучылар күңелендә тирән эз калдыра. Музейларыбызда альбом, экспонатлар да якташларыбыз эшчәнлеге хакында сөйли.Без, үсеп килүче яшь буын, төбәгебезнең данлы шәхесләре белән горурланып яшибез, аларның эшен дәвам итәрлек варислар булып үсәрбез! | |
|
Всего комментариев: 0 | |