Главная » 2011 » Декабрь » 22 » Комсомол район татар балалары олимпиадаларда катнашу буенча аналитик язма
20:05
Комсомол район татар балалары олимпиадаларда катнашу буенча аналитик язма
Фоторәсемдә: Стамбулда төрки балалар форумында чыгыш ясаучылар Илдар Фәсхетдиов (Урмай авылы) һәм Ксения Гришина (Комсомол авылы).
Район күләмендә үткәрелгән 25 фәннән үткәрелгән олимпиадада 376 укучы призлы(1-3 ) урыннар алган, шуннан районның төрле мәктәпләрендә татар милләтеннән  булган укучылар 72 призлы урыннарга лаек булганнар, алар арасында Тукай урта мәктәбеннән 26 урын, Урмай урта мәктәбеннән 13 урын, Чурачык урта мәктәбеннән 13 урын, Шептах урта мәктәбеннән 4 урын, Шырт, Комсомолның 1нче, 2 нче урта мәктәпләреннән 3әр урын, Чичкан төп мәктәбеннән 7 урын. Монда чуваш һәм татар телләре һәм әдәбиятлары, башлангыч класслар буенча үткәрелгән уеннар керми.

Шулар арасыннан Тукай мәктәбеннән 9 класс укучысы Җамалетдинов Айнур : 6 фәннән, Урмай урта мәктәбеннән 9класс укучысы Гималдинова Айгөл 4 фәннән, Чурачык урта мәктәбеннән 10класстан  Муллина Айгөл, Тимрукова Дилә һәм Динә 3әр фәннән, Шептах урта мәктәбеннән 9 класс укучысы Гибатдинова Диана 3 фәннән, Комсомолның 1№лы урта мәктәбеннән 11 класс укучысы Минибаев 3 фәннән, Чичкан төп мәктәбеннән Муллин Айнур 3 фәннән призлы урынга лаек булганнар. Беренче урыннарның 13се татар балалары исәбендә. Шул ук вакытта бу укучыларның күбесе Чувашстан республикасы татар милли-мәдәни автономиясе оештырган "Көмеш каләм” бәйгесендә катнашырга вакыт табалар.

Просмотров: 688 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.0/4
Всего комментариев: 5
5 тукай  
0
Гел Урмай авылына гына димэгэндер бит урыннар! сатып алып кара эле синдэ.кесэн тиз бушар, э безнен кесэлэр болай да тулы тигел, шуна куре кирекмегенгэ акча эрэм итмибез!

4 Admin  
0
Нинди дәлилләрегез бар? Факт шулай..ак кәгазьгә кара итеп язылган..безнең һәр кемгә, һәр эшкә киная дәгъва бар. Бер-берең өчен шатланыр урынына, йомыркадан җөй эзлибез

3 5  
0
Тукай авылы призларны сатып алгандыр инде???

2 ******  
0
Фәрит абый, Сезгә бу язмагыз өчен бик зур рәхмәт!

1 Admin  
0
Кызганыч, таблица рәвешендә булган ,кайсы мәктәптән, исем фамилияләре белән булган таблицаны куеп булмады.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...