Барлык партияләр дә Русиядә гадел сайлаулар уздыру яклы булуларын радио-телевидениедән сөйләп, газет-журналларга язып торса да, сайлаулар якынайган саен сайлаучылар тавышлары өчен көрәш көчәя бара, канунсыз юлларга мөрәҗәгать ителүе турында хәбәрләр дә килә тора.
Дума һәм Чувашстанның дәүләт Советына берничә көн калып барганда авылда һәм районыбызда сайлаучылар тавышы өчен үгетләүләр әллә ни юк дисәңдә була. Пенсионер апа-абзыйлар гына яшь чакларын искә алып КПРФ ка әйләнеп кайтуга өмет салмакчылар. Замана алга китте, тормыш үзгәрде, тик менә аналитик йомгаклау гына халыкка авыррак. Илебездәге эшсезлек, бәяләрнең очсыз булуы, социаль яктан байлар, урта хәллеләр һәм хәерчелектә интегүчеләрнең саны күренгәннән-күренә бара. Шулай да, минемчә, илебездә тотрыклыклы система барлыкка килә башлады. Бюджетта эшләгән халык, пенсионерлар аз булса да акчаларын вакытында алалар. Кызганычка каршы авыл хуҗалыгы бик авыр хәлдә. СССР вакытында авыл халкы бик интегеп яши иде, "перестройка" дигән төшенчәдән соң, авылларыбыз халкы, мишәрләр үз көннәрен-үзләре күрергә иркенлек алдылар. Шул вакытта, Русиянең башка субъектлары, элекке тормышны кире кайтканны көтеп, хөкүмәт ясаганны көтеп ятканда, безнең халык алга китте, төрле юллар белән көне - төне эшләп йорт-җирләрен күтәрде, урамнарны карады, суын һәм газын кертте. Шуңа күрә безгә килгән кунаклар авылны күреп хәйран калалар. Хөкүмәт эшли алмаганны, халык эшләде. Бу безнең 20 ел Урмай, Тукай, Чичкан, Әлибаш,Каенлык авылларында яшәүчеләрнең иң олы нәтиҗәсе. Халык хөкүмәттән көтмәде, үз көнен үзе күрде. Бөтендөнья татар конгрессы татарлар яшәгән җиргә анализ ясый, шул вкытта халыкның иң отышлы татар булып, иманлы татар булып бездә - Чувашстанда. Бу безнең өчен иң зур горурлык. Аннан икенче күрсәткеч, җирле хөкүмәттә татарларның булуы. Чувашстанның соңгы дәүләт Советы созывында ике депутат татар милләтеннән булды, аңа кадәр өчәү иде.Ә бусында барлыгы бер кандидат. Хөкүмәт җитәкчелегендә Чувашстанда татарлардан беркемдә юк. Хәттә Батыр, Комсомол районнарында да район җитәкчеләренең урынбасарлары арасында да милләттәшләребез юк. Кем яклар татар мәнъфәгатен, җәмәгатьчелек сорауларын кем күтәрер республика күләмендә? Нинди фиркаләр татар халкы өчен эшләр? Искесеме, яки яңаларымы? Минемчә атларны су кичү уңаенда алыштырмыйлар. Илебез авырлыклар белән булса да уңай якка үзгәртмәкче. Әгәр инде без үзгәртсәктә уйлап эшлик. Эмоцияләргә бирелеп, вак-төяккә алданмыйк. Иң кирәклесе, мин Комсомол районы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе буларак, киләчәктә үзебезнең якташны, үзебезнең милләттән булганны дәүләт Советына депутатлыкка сайлап, аны республика күләмендә татарларның милли-мәдәни автономиясенең рәисе итеп, аны татарларага хезмәт иттерү. Бүген Чувашия Республикасының милли-мәдәни автономиясе зур кризис кичерә. Ул йокыда. Әгәр без берләшсәк, депутатлыкка хөрмәтле якташыбызны , кардәшебезне сайласак, республиканың милли-мәдәни автономиясен дә йөкләүне анардан сорасак һәм ул аны үз эстенә алса, районнардагы җирле милли-автономияләр бер булып , татар халкының мәнъфәгатләрен күпкә алга күтәрер дип уйлыйм. Монда үгетләүләр кирәкми, төп халык белән бергә, бүгенге әйдәп баручы партия белән үз кешебезне сайларга! Бу язманы миңа беркемдә язырга кушмады, бу минем шәхси фикерем һәм мин ышанам, күбегез минем белән килешерсез дип. Аллага тәгалә ярдәмен бирсен, аек акыл белән киләчәгебезне үз кулларыбыз белән эшләргә насыйп булсын!
|