Главная » 2011 » Декабрь » 1 » Кармыш һәм Әлмән авыллары "Мишәр" ансамбленә алкышлады
12:26
Кармыш һәм Әлмән авыллары "Мишәр" ансамбленә алкышлады
Фотода - Рәзилә Сиренеева, "Мишәр" ансамбленең солисткасы.
Кичә "Мишәр" ансамбле республикабызның башка читендә урнашкан Козловка районындагы татар авыллары Кармыш һәм Әлмәндә концерт куеп кайттылар. Бу якларда без елына бер тапкыр гына булса да күреп, концерт куеп кайтырга тырышабыз. Бу авылларда яшәүче халык "Мишәр" ансамблен үз итеп сагынып тора. Бүген Янгильдино авыл поселениясе башлыгы Вазыйх улы Фәрит Яруллин шалтыратып рәхмәтләрен укыды: "Бүген көне буе авыл халкы кичәге концерттан айный алмый, барысыда уңай тәэсир алган, барысыда килүче артистларга сокланып рәхмәтләрен әйтәләр. Республиканың көньягында урнашкан Комсомол, Батыр, Шемурша, Яльчек районнарындагы татар авыллары күмәк яши, алар бәхетле, "Мишәр" ансамблен гел күреп торалар. Безгә дә насыйп булды концерт тамашасын күрергә. Бик зур рәхмәт җитәкчеләренә: Илдус Шәйдуллин, Наил Шәриповларга һәм бөтен артистлар составына. Киләчәктә дә иҗади уңышлар сезгә. Тагын килегез!".
Концертка чакырулар килеп тора. Әле менә, Яльчек районындагы Сориле авылында чыгыш ясагач, Татарстанның Буа районындагы Исәк, Әнкәбә авыллары телефоннан шалтыратып, үтенеп "Мишәр" ансамблен концерт куярга чакырдылар. Ансамбль 9нчы декабрьдә Казанга, 10 нчы декабрьдә Чабаксар шәһәренә зур концерт программаларында катнашырга өметләнеп, олы сәфәргә җыена.
Просмотров: 716 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...