Главная » 2012 » Февраль » 1 » "Кара пулат" мәүлед бәйрәменә чакыра
19:24 "Кара пулат" мәүлед бәйрәменә чакыра | |
Җомга көн Урмай авылының "Кара пулат" мәчетендә, җома намазыннан соң, 14 сәгатьтә "Мәүлед бәйрәме". Бүгенге көннәрдә шәкертләрнең мөгаллимәсе Әлмира ханым мәдрәсәгә йөрүче балалар белән тамаша программасы әзерли. Пәйгамбәребез Мөхәммәт Г.С. багышланган зикер мөнәҗәтләр, шигырьләр сәхнәләштерелгән сценкалар әзерлиләр. Фәнис хәзрәтнең исәбе, шушы көнгә тәһаратнәмәне җайга җибәрү. Монда да кызу эшләр бара. Җылы кертелде, коммуникация, ирләргә һәм хатын-кызларга аерым итеп санузелләр куелды, стеналарга, идәнгә плиткалар җәелде. Бүген Урмай авылы шәхси кибет хуҗалары бәйрәм чәе әзерләү өчен тәм-томнардан өлеш чыгардылар. Мәүлед бәйрәме мөселманнар, халык бәйрәме. Шуңа күрә мәчеткә килгән булышудан беркемдә баш тартмый, киресенчә Аллага тәгалә ризалыгыннан булсын дип дога укыйлар. Булышыйм дигәннәр әле соң түгел, өлешегезне кертә аласз. Милли ризыкларны пешереп килсәгез тагын ла матуррак булыр иде.
| |
|
Всего комментариев: 0 | |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...