Главная » 2011 Декабрь 22 » "Кара пулат" мәчетендә эшләр дәвам итә
10:33 "Кара пулат" мәчетендә эшләр дәвам итә | |
Урмай авылы "Кара пулат" мәчетендә төзелү эшләре дәвам итә. Дөресрәге мәчет янәшәсендә төзелгән тәһарәтнамә озак тормас аякка басар. Хатын кызлар һәм ирләр өчен махсус җиһазландырган аерым бүлмәләр, душ керү кабинасы булачак. Кичә якташыбыз Җәләй улы Киям Пахалов, Чабаксар шәһәре "Дуслык" фирмасы генераль директоры, өч тоннага якын груз җибәрде, тәһарәтнәмә өчен идәнгә һәм стенага 100 кв.метр плиткалар һәм аларны ябыштырыр өчен кирәк материаллар. Авылыбызның оста-электригы, Нурислам Вахитов, тәһарәтнамәдә ут җиһазларын урнаштыру эстендә эшне алып бара.
Бүгенгесе көндә мәчет бинасының ике этаженда да һәм тәһарәтнамәдә дә җылы бар. Үткән атнада ике котел миченең берсе яңага алыштырылды. Хәзер "Кара пулат" мәчетендә намазлар үзәк зур залда үтә. Астагы катта, мәдрәсәдә укулар дәвам итә. Әле балалар Татар Сыгыт авылына КВН га барырга әзерләнәләр. Булышыйм диючеләр шөкер Аллага булып тора , Чабаксар шәһәрендәге СМУ-57 төзү оешмасы рәисе Рафаел Калмыков, мәчеткә ишекләр ясап бирергә вәгъдә итте. Кемнең булышырга өмете һәм теләге бар, рәхим итегез, сезнең булышлыкларны көтеп торабыз.
| |
|
Всего комментариев: 0 | |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...