Главная » 2011 » Декабрь » 10 » Камал театрында премьера, Ркаиль Зәйдулланың "Үлеп яратты" драмасы.
23:33
Камал театрында премьера, Ркаиль Зәйдулланың "Үлеп яратты" драмасы.

Кичә һәм бүген Камал театрында аншлаг. Драматург, якташыбыз Ркаил Зәйдулланың "Үлеп яратты" драмасаның премьерасы. Комсомол районы Чичкан һәм Тукай авылларыннан махсус карарга дип укытучылар, авылдашлар  Казанга килделәр, үз күзләре белән тарихи  премьераны күзәттеләр. Бәхеткә каршы миңа да әлеге драманы күрергә насыйп булды. 
Халкыбыз, ниһаять, тамырларына, милли үзаңына һәм иманына кире кайткан бу чорда үз туган телендә гомуми һәм дини белем алуга мохтаҗ. Нәкъ шушы, бүгенге көн өчен әһәмиятле мәсьәлә Ркаил Зәйдулла иҗат иткән "Үлеп яратты” пьесасының төп фикерен тәшкил итә. Сталин чорында мәдәниятебез коточкыч зур югалтулар кичерә: йөзләгән, меңләгән татар зыялылары, әдәбиятчылары, фән вәкилләре, җәмәгать эшлекләре һәм дин әһелләре юк ителәләр, ә аларның хезмәтләре тыелалар. Үзләрен аямыйча халкыбызга хезмәт иткән бу шәхесләрнең исемнәре, эшләре һәм фаҗигале язмышлары бүген тарих төпкелләреннән күтәрелеп тормышыбызга керә баралар һәм гүя кисәтү булып яңгырыйлар...
Мөхлисә Бубый – беренче татар мөгаллимәләренең берсе, Россиянең мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салучы һәм беренче хатын-кыз казый. Ул бөтен гомерен татар халкын мәгърифәтле итүгә, алдынгы караш тәрбияләүгә багышлый. Әмма Сталинның кансыз сәясәте бу фидакарь шәхесне дә аямый. НКВД төрмәләрендә җәзаланса да, атылуга хөкем ителсә дә халкына һәм диненә хыянәт итми ул. Кансыз тикшерүчеләрне кызганырга, сатлык дусларын кичерергә үзендә көч таба, аяусыз сәясәт адаштырган бу җаннарны Аллаһка мөрәҗәгать итәргә һәм бары тик аннан гына ярдәм сорарга өнди. Соңгы сәгатенә кадәр Мөхлисә Бубый үзенең рухи көченә һәм какшамас иманына таяна.

Просмотров: 1270 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 7
7 Тукайдан  
0
Рәхәтләнеп, ял итеп кайттык башкалабыз Казаннан. Спектакльдә уйнаучы артистларның уйнавы таң калырлык иде. Авторы да, режиссеры да бик шәп әсәр тудырганнар.Рәхмәт аларга! Киләсе спектакль 27 декабрьдә куела, барасы килгәннәр билетларны алдан заказ бирегез, югыйсә билетлар көнендә табу кыен.

6 Мөршидә КЫЯМОВА  
0
Ркаил Зәйдулла Ротмистр (Айрат Арсланов) авызына хәзерге заман белән кисешкән чынбарлык мизгелләрен “салган”. Бәрәкалла, ничә ел узса да, ил чынбарлыгында әллә ни үзгәрмәгән икән ич, бары тик машиналар аркан да, тормыш технологияләре генә алга киткән. Ркаилның бу әсәре милли драматургиядә уңышлы яңалык дип аталырга хаклы. Хәер Тукай премиясе лауреатыннан без башка нәрсә өмет итәргә хаклы да түгелдер. Әлеге “Үлеп яратты” әсәре дә драматургның “Яңа татар пьесасы-2010” бәйгесендә Татарстан мәдәниятенең махсус бүләгенә ия булган иде.
Бәйләнер урыннарга килгәндә, пьесаның исеме “Үлеп яратты” уңышлы ук түгел кебек. Әсәр эчтәлеген белмәгән гавам халкы аны төрлечә “вариацияли”. Әсәрдән җырлап тора торган, саф татарча, күркәм яңгырашлы берәр гыйбарә, сүз йә җөмлә дә табып булган булыр иде, мөгаен.
Г.Камал театры коллективын, шулай ук барлык татар тамашачысын уңышлы премьера белән ихластан котлыйбыз.

5 Мөршидә КЫЯМОВА  
0
Быелгы “Һөнәр”фестивалендә егет үзен драма режиссеры буларак сынап карады. (Әлбәттә, Илгизне төрле чараларда режиссер сыйфатында күргәләгән бар иде.) Ләкин “Үлеп яратты” спектаклендә егетне фикерле режиссер буларак күрдек. Спектакль тулаем җылы тәэсир калдыра, милли горурлык хисенә кагылып, селкетеп куя. Тамашаның сценографиясе дә уңышлы хәл ителгән: арттагы декорацияләрдә шәүлә театры элементлары белән тулыландыру, гаять үтемле музыка, училище студентлары башкаруында борынгы татар халык җырларының берничә тавышка яңгыравы (хормейстер Марат Яхъяев), алгы планда саран гына реквизит белән дә куәтле актерлар ансамбле туплау нәтиҗәсендә бик камил һәм отышлы куелыш килеп чыккан.( Илгиз Зәйниевкә янә бер сокланып куйдык. Бу егетебез күп нәрсәгә сәләтле. Аны саклап, кадерләп, гөл тамырына су сипкән сыман тансыклап яшәргә иде).



Спектакльнең героинясы Мөхлисә Бубый – тарихта беренче татар мөгаллимәләреннән санала. Бу шәхес Россия мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салган һәм беренче хатын-кыз казый буларак мәгълүм. Ул бар тормышын яшь буынга аң-белем бирүгә багышлаган шәхес. Халык дошманы дигән яла ягып төрмәгә ябылып, җәфаланса да, тоткан кыйбласын югалтмый, иманына тугъры кала алган олуг зат.

“Халкыбыз, ниһаять, тамырларына, милли үзаңына һәм иманына кире кайткан бу чорда үз туган телендә гомуми һәм дини белем алуга мохтаҗ. Нәкъ шушы, бүгенге көн өчен әһәмиятле мәсьәлә Ркаил Зәйдулла иҗат иткән “Үлеп яратты” пьесасының төп идеясен тәшкил итә. Сталин чорында мәдәниятебез коточкыч зур югалтулар кичерә: йөзләгән, меңләгән татар зыялылары, әдәбиятчылары, фән вәкилләре, җәмәгать эшлекләре һәм дин әһелләре юк ителә, ә аларның хезмәтләре тыела. Үзләрен аямыйча халкыбызга хезмәт иткән бу шәхесләрнең исемнәре, эшләре һәм фаҗигале язмышлары бүген тарих төпкелләреннән күтәрелеп тормышыбызга кайта бара һәм гүя кисәтү булып яңгырый...” дип яза Г.Камал театрының рәсми сайты.

Мөхлисә Бубыйны Татарстанның халык артисты Дания Нурлы башкарды. Дания ханым - тамашачы мәхәббәте яулаган мөхтәрәм артистларның берсе. Аны без характерлы рольләрдә дә, калку-кодрәтле образларда да күрергә күнеккән. Яңа премьерада артист кабатланмас уены белән күңелләрдә уелып калды. Актриса күрәләтә тирән, күкрәк тавышы белән сөйли, шунлыктан аның фикере саллы һәм ышандыргыч. Дания ханым чып-чын мөгаллимәне, иманлы, зыялы татар хатынын гәүдәләндерүгә ирешкән. Артистның баш ияргә ап-ак шәл бөркәнеп чыгуында да әнә шул фикер ята иде сыман.
Мөхлисәнең асрауга алган кызы - Наҗияне театрның тагы бер талантлы артисты Миләүшә Шәйхетдинова башкарды. Миләүшә нинди образга алынса да хасиятле, үзенә генә хас алымнар белән башкарырга сәләтле “башлы”, интеллектуаль актерлардан саналырга хаклы. (Ни хикмәт: Миләүшәгә бүгенге көнгә кадәр мактаулы исем бирелмәве генә күңелне кытыклый, югыйсә артист олуг исемнәргә күптән лаек икән бит инде... Ул иҗат иткән бөтен бер плеяда образлар – көчле һәм ягымлы, сынмас рухлы хатын-кызлар галереясе инде татар тамашачысының хәтер сандыгында урын алды дип әйтәсе килә).
Яшь актер Эмиль Талиповның Корбанов образы да уңышлы һәм ышандыргыч килеп чыккан. Аның кеше асылын ачыкларга теләве, замана борылышларында эчке умырткаңны саклап кала алу мөмкинлеген эзләве, шулар җирлегендә Мөхлисә Бубыйга соклануы шактый тулы һәм экспрессив буяулар белән эшләнелгән иде. Аның коллегасы Дәүләтов - Илдус Габдрахмановка “Ул синең үзеңне төрек шпионы ясарга мөмкин!”, диюе нигезсез түгел. Корбанов кеше холкын нык өйрәнгән. Аның кушаматы да “колун”. Ләкин Аллаһ рәхмәтен, Аның кодрәтен һәрнәрсәдә күрә белгән мөслимәнең иман ныклыгы, какшамас тәкъвалыгы система итеген ялаучы чекистны да уйланырга мәҗбүр иткән!
Алсу Каюмовага бу спектакльдә Бубиның шәкерте булып, хәзер аның белән бергә төрмәгә эләккән комиссар кыз Галия ролен тапшырганнар. Алсу һәр образын ярата. Аның эчкерсез, тирән уенында органика да, драматизм да җитәрлек. Яңа җәмгыять төзүгә бар калебе белән инанган (һәм шуның белән ялгышкан) Галия кызганыч та, күркәм дә. Нәкъ тормыштагыча, җәмәгать! Актер өчен бу зур мәртәбә дип саналырга хаклы, минемчә. Афәрин, Алсу!

4 Матбугаттан  
0
егодня, когда наш народ наконец-то возвращается к своим корням, национальному сознанию и вере, а с другой стороны остро нуждается в получении светского и религиозного образования на родном языке, как никогда актуально звучит тема пьесы «Любовь бессмертная» Р.Зайдуллы. В годы сталинского произвола наша культура понесла колоссальные потери, оказалась на грани исчезновения: сотни и тысячи татарских интеллигентов, литераторов, философов, общественных и религиозных деятелей были физически уничтожены, а их труды – преданы забвению. Сегодня эти славные имена и деяния возвращаются из небытия, входят в нашу жизнь, трагические судьбы людей, беззаветно служивших татарской культуре, звучат нам тревожным предостережением…
Мухлиса Буби… Одна из первых татарских женщин-просветительниц, основательница первой медресе для девочек, первая и до сих пор единственная в мусульманском мире женщина-Казый и, как результат ежедневного неустанного труда на благо татарского просвещения, – невинная жертва сталинских репрессий. Рассказ об оказавшейся в застенках НКВД, подвергаемой пыткам и унижениям, приговоренной к расстрелу, но не сломленной пожилой женщине исполнен Веры в возрождение татарской нации. Даже перед лицом смертельной опасности героиня находит в себе силы пожалеть следователей-садистов, простить предавших ее друзей, поддержать сокамерниц, обратить взоры заблудших к Создателю и уповать на его милость. Неколебимая вера и чувство собственного достоинства становится содержанием последних дней Мухлисы Буби…
Уродливая гримаса повторяющейся истории – в родной деревне героини, знаменитом ауле Иж-Буби, уже в наши дни хотят закрыть татарскую школу, и театр Камала не может остаться в стороне от этого печального события. «Готовы ли мы к новым испытаниям?», - ставят вопрос и предостерегают создатели спектакля

3 Рамилә Мәҗитова  
0
Өч сәгатькә кадәр сузылган спектакльне бер тын алмыйча, күз яшьләренә тыгылып карадык. Шундый бөек әсәр язган якташыбыз Ркаил Зәйдулла белән горурлану кичердек. Аңа иҗатында тагын да зуррак уңышлар, шәхси тормышында тынычлык, иминлек, исәнлек телибез. Киләсе юбилеең белән!

2 Admin  
0
“Һөнәр” режиссура фестивалене кысаларында Ркаил Зәйдулла әсәре буенча өметле Илгиз Зәйниев куйган “Үлеп яратты” спектакле күрсәтелде. Моңарчы шигъри яисә биюгә корылган тамашалар гына куерга өлгергән яшь режиссерның бу беренче зур эше. Бу спектакльдә камаллылар дөньяда беренче хатын-кыз казый булып торган данлыклы Мөхлисә Бубый тормышын күрсәттеләр.

20 нче гасыр башында, Сталин хаким иткән заманда дин һәм мәгариф әһелләренең репрессияга дучар булуы күрсәтелә. Шушы дәвердә Мөхлисә Бубыйның да бу дулкынга эләгүе билгеле. Хаҗга барыр алдыннан НКВД хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынган Мөхлисә Бубый – татар хатын-кызы рухына мәдхия булып тора. Бөтен тормышын Аллаһ Тәгаләгә хезмәткә, татар милләтен югары баскычка күтәрүгә һәм балалар укытуга багышлаган горур персонажны гәүдәләндерергә тырышалар камаллылар. Спектакль кайбер җитешсезлекләргә бай булса да, аны уңышлы дип санарга була. Соңгы араларда матбугатта Мөхлисә Бубыйның туган авылы Иж-Бубыйда гомуми мәктәп ябыла дигән хәбәр таралгач, Бубыйлар нәселенә игътибар артып китте.

1 Admin  
0
Андый аяныч хәлләр үзебездә дә күп булган. 30 мулла мәзинне Алатырга алып китеп төрмәләргә салганнар, атып үтергәннәр. Кошелейда мятеж (Кишәл) Урмай авылы халкын, авылнын тирә ягында пулеметлар белән сакка алганнар. Әзрәк хәлле булганнар, йорт-җирләреннән берни ала алмый авылдан чыгып качканнар. Балаларны Чичкан, Әлибаш авылларында саклап торганнар. Күпме кеше югалган..

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...