Главная » 2011 » Декабрь » 4 » Көмеш Татарстан, Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең 8а сыйныф укучысы Фәрхетдинов Самат
11:20
Көмеш Татарстан, Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең 8а сыйныф укучысы Фәрхетдинов Самат
Нәселем горурлыгы Түбән Мактама
        Гаилә – гаҗәп универсаль гәүдәләнеш, берлек, социаль организм. Кеше шәхесенә тормышның иң тәэсирле йогынтысы гаилә аша уза, чөнки баланың күп вакыты өйдә, гаиләдә уза. Шунлыктан баланың дөньяга карашы формалашуда, һәрьяклы үсешендә өй, гаилә тәрбиясенең роле бәхәссез. Гаилә – ул олы сүз. Әти-әни, әби-бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре.
       Гаиләдә кеше бер-берсен кайгыртып яшәргә, бер-берсенә таяныч булырга тиеш. Димәк, гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Гаилә - бер нәселдә булган кешеләрнең кечкенә бер дәүләте ул. Һәр гаиләнең үз тәртибе, үз кагыйдәләре, үз бәйрәмнәре була һәм алар үзләре теләгәнчә үткәрелә.
       Балаларны тәрбияләүче – әни кеше. Кечкенә чагыннан алып үзенең көче беткәнче, ул "балам” дип яши. Күпме йокысыз төннәр, авырганда – борчулы көннәр кичерә ул. Балам бәхетле булсын дип, әти-әниләр барысын да эшләргә тырыша, минем балам иң инсафлы булыр дип өмет итә. Кеше үткәннәре белән яши. Ул үзе дә башкалар күңелендә якты хәтирәләр калдырып китәргә тырыша.Менә минем алдымда гаилә альбомы.Карт бабамнан башлап бүгенге көнгә кадәр төшкән төрле фотосурәтләр анда.Алар минем буынымның гына түгел,милләтемнең дә яшәешен теркәп барган сыман. Минем дәү әтием Насибуллин Хәби Хәбибулла улы Бөек Ватан сугышында канташкан. Ул Сталинград сугышында яраланып, үз якларына әйләнеп кайта. Сугыштан соң үзенең яраткан эшенә керешә. Ул кешеләргә матур итекләр басып бирә. Дәү әбием Насибуллина Әфәнисә Харис кызы да тыл ветераны. Алар хәзер исән түгел, ләкин мин әнием сөйләвеннән һәм фото рәсемнәреннән генә карап беләм. Мин үзебезнең нәселем белән горурланам, чөнки безнең нәселдә нинди генә төрле һөнәр ияләре юк. Минем бабам Гимадиев Сабир Шәрифҗан улы , әбием Гимадиева Флёра Хәби кызы гади эшче гаиләсеннән. Бабай шофёр булып эшләгән, әбием дә гади эшче. Алар үзләренең эшләрен яратып эшләгәннәр. Кадерле әнием Фәния Сабир кызы укытучы булып эшли. Мин аның эшенә сокланып туя алмыйм. Ул көне буе балалар белән эштә , эштән арып кайтса да, һәрвакыт безгә булыша. Әтием Фәнир Зөфәр улы слесарь булып эшли. Ул үз эшен ярата.Мин аның белән горурланам. Мин әниемнең абыйсы Гимадиев Кәүсәр Сабир улы белән дә горурланам. Ул институтны бетергәннән соң , Түбән Кама каласына эшкә кайта. Хәзергесе вакытта абыема атаклы химик исеме бирелде. Нәселебездә шундый шәхеснең булуы миңа да тырышып укырга, шәфкатьле, миһербанлы булырга ярдәм итә. Чөнки абыем безгә һәрвакыт үзенең акыллы киңәшләрен бирә, тормышының бай тәҗрибәсе белән уртаклаша. Гади эшче гаиләсеннән шулай югары дәрәҗәгә күтәрелгән, әниемнең абыйсы белән мин бик горурланам, аның кебек әрсез, алдыма куелган максатыма ирешергә, җәмгыятьтә үз урынымны табарга хыялланам.
Просмотров: 706 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.2/4
Всего комментариев: 2
2 Ландыш  
0
Самат!Киләчәктә дә нәселегез турында онытма,укуыңда уңышлар телим.

1 Айгөл  
0
Афәрин, Самат! Нәселегез буенча эзләнүләреңне дәвам итәрсең, тулыландырырсың дип ышанып калам.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...