Главная » 2011 » Декабрь » 20 » Көмеш каләм:Заһриева Ләйсән Рафаэль кызы Кукмара (кичке) сменалы муниципаль белем бирү мәктәбе
08:20
Көмеш каләм:Заһриева Ләйсән Рафаэль кызы Кукмара (кичке) сменалы муниципаль белем бирү мәктәбе
Нәсел-нәсәбегезне белегез, кардәшләрегезгә барыгыз,
чөнки бергә яшәсәгез дә, өзелгән туганлыкта якынлык юк,
еракта торсагыз да, йөрешкән туганлыкта ераклык юк.
Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисе.
Бөек мәгърифәтче, галим, күренекле әдип, атаклы мөфти, гадел Казый Ризаэтдин Фәхретдинне 1922нче елда Мәскәү Кремлендә милләтләр халык комиссары И. В. Сталин кабул итә. Мөфти хәзрәт Рәсәйдә Исламны рәсми кабул итүгә 1000 ел тулу уңаеннан аңардан Казанда мәчет салу өчен рөхсәт сорый. Сталин ризалык бирә. Озакламый 1926нчы елда, рухи мәркәзебездә зур дини тантана була – Кабан арты мәчете ачыла. Уфада Диния нәзарәтенең архивын туплау һәм мөселман мәхәлләләреннән метрика китапларын җыю Сталин терроры елларында Р. Фәхретдиннең зур батырлыгы иде, чөнки хәзер бу архив документлары һәр татар кешесенә диярлек үзенең нәсел шәҗәрәсен – җиде буынын белергә ярдәм итә. Догаларны без һәрвакыт җиде буын әби-бабаларыбыз рухына багышлап кылабыз. Ә әти-әниләр элекке заманнарда балаларын башлы-күзле иткәндә, нинди нәселдән икәнен тикшереп ала-бирә торган булганнар. Мине дә нәселебезнең тарихы – шәҗәрәбез кызыксындырды. Шәҗәрә – гарәп сүзе, "агач” дигәнне аңлата. Нәсел ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып үсүен күрсәтә, ягъни нәсел агачы була. Олы яшьтәге туганнарымнан, әти-әниемнән сорашып, мин үзем әтием ягыннан да, әнием ягыннан да 7 буын турында шактый гына мәгълүмат тупладым. Җиденче буынга кадәр булган бабай-әбиләремнең тормыш итүләре, кәсеп-шөгыльләре турында белдем. Нәселебез горурланырлык, затлы ыру булган икән дигән нәтиҗәгә килдем. 1780нче елда безнең Кукмара районы Түбән Өскебаш авылында 65 кеше яшәгән. Ә 1834нче елда авылда 36 хуҗалык булган. Ике як бабаларымның да шул еллардан ала Түбән Өскебаш төбәгендә гомер кичергән булулары белән чын күңелдән горурлана алам. Мин үзем Кукмара районы Түбән Өскебаш авылында 1974нче елда 7нче буын вәкиле булып дөньяга аваз салганмын. Әтием ягыннан бабаларым Сәләй → Сәмигол → Гыймадетдин → Гибадулла → Әдһәм → Рафаэль (әтием) →Ләйсән (мин үзем) → Ранис (минем улым). Әнием ягыннан Ишмөхәммәт → Зөбәер → Гаделша → Мотигулла → МөхәммәтСафа → Зәйтүнә → Рәкыя (әнием) → Ләйсән (үзем) → Ранис (улым). Безнең нәсел чылбырын барлау өчен авылыбызның мөхтәрәм кешесе – Мөбәрәкшин Гомәр Каюм улы (бабалары Сәмигол) бик зур ярдәм күрсәтте. Авылыбызда 2 мәчет бар. Гомәр абый аларның берсендә имам вазыйфасын башкара. Аңа ярдәм сорап барсаң, ул башта сине игътибар белән тыңлый, аннары аңлата, киңәш бирә, кулыннан килгән ярдәмне күрсәтә. Безнең нәселебез элек-электән бик тырыш, үз кул көче белән көн күрә торган нәсел булган. Шагыйрә һәм галимә Рифә Рахман, журналист, тарих фәннәре докторы Марсель Әскәров - болар һәммәсе дә Сәмигол нәселе балалары. Ә безнең иң зур горурлыгыбыз булган Татарстан Республикасы президенты – Рөстәм Нургали улы Миннеханов тора. Әтием ягыннан булган Сәмигол нәселе белән горурланырлыгыбыз бар. Хезмәт сөеп, үз тир көчен түгеп, эшләп гомер кичерәләр безнекеләр. Әнием ягыннан килгән нәсел чылбырыбыз да төшеп калганнардан түгел. 1900нче елда туган Сверигин Хәсән Сафа улы 1923нче елда Лубян урман техникумында укый. 1926нчы елда Казанда милиция мәктәбен тәмамлап зур урыннарда эшли. Белемен арттыра барып, Саба райком секретаре булып эшләүгә кадәр күтәрелә. Балалары да укымышлы кешеләр була. Рауза, Равиль, Рифат, Ренат. Язучы, тәнкыйтьче, Казан дәүүләт педагогика университетында әдәбият укытучысы Сверигин Рифат Хәсән улы, Саба урта мәктәбендә 40 ел укытып Тыл һәм Хезмәт Ветераны исемен алган Сверигина Роза Хәсән кызы, Ренат абый Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә подполковник, "Заслуженный строитель Удмуртии”. Равиль абый Үзбәксатнда – майор. 1913нче елда туган әбием гомер буе дини булды. Биш вакыт намазын калдырмады. Аш-су үткәргән вакытларда абыстай булып Коръән укып йөрде. 1952нче елда туган әнием дә дини юлда, Аллага шөкер. Ә мин үзем Казан дәүләт университетын тәмамлап, Кукмара районында Кичке (сменалы) муниципаль белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан дәресләр бирәм. Үзебезнең 7 буын нәселебездәге 2 яктан туганнарыбызның исемнәрен беләм. Дөреслеге китап битләрендә ярылып ята. Бу язмамны бик озын итеп дәвам итәргә була. Чөнки без бик күп. Бу язмамны берничә кеше мисалында бирүем. Ә нәсел агачын – шәҗәрәне төзегәндә, мин горурлану хисләре кичердем. Кайсы чорда яшәгән, кайсы гына туганымның тормышы, яшәеше турында белешсәм дә, һәрберсенең эшчән, уңган, алтын куллы, булдыклы булуын белдем. Шуның өстенә нәселебезнең һәр буынына сабырлык, башкаларга ярдәм кулы сузу, белемгә омтылу кебек матур сыйфатлар да хас икән. Һәрберсе тормышта үз урынын табып, бүтәннәргә үрнәк булып, дөньяның ямен, тәмен, ләззәтен белеп яшәгәннәр, яшиләр һәм яшәрләр дә дип ышанам.
Просмотров: 599 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...